Педагоглар өчен яңа уку елы гадәттәгечә җәй азагында, мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясендә катнашканда башлана. Биредә узган уку елына йомгак ясыйлар һәм киләсе елга бурычлар билгелиләр. Быел педагоглар киңәшмәсендә муниципаль районның мәгариф системасында этномәдәни һәм тәрбияви потенциал мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Чара уку йортлары эшләре күргәзмәсеннән башланды, ул кызыклы мәктәп тормышы, белем бирү оешмаларының укудагы, спорттагы, үзешчән сәнгатьтәге уңышлары турында сөйләде. Кунакларны төрле милли киемнәрдән балалар каршы алдылар, бу чираттагы тапкыр Чистайда яшәүче барлык халыклар вәкилләренең дуслыгын ассызыклады.
Август киңәшмәсенең пленар өлеше шыгрым тулы залда үтте. Киңәшмәдә мәктәп укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре, өстәмә белем, югары һәм урта звенодагы һөнәри белем педагоглары, педагогик хезмәт ветераннары, яшь белгечләр катнаштылар. Педагоглар киңәшмәсе эшендә район башлыгы Дмитрий Иванов һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Галина Задворнова катнаштылар. Чакырылган кунаклар арасында ТР муниципаль берәмлекләре Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, ТР Дәүләт Советы депутаты Рафил Ногманов, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бүлеге начальнигы Жанетта Соркина, ТР икътисад министры урынбасары Наталья Таркаева бар иде.
Педагогик хезмәт ветераннары тамашачылар залының беренче рәтендә урын алдылар. Хезмәтләре өчен рәхмәт йөзеннән аларны алкышладылар һәм чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр. Яңа уку елы башлану белән яшь белгечләрне дә котладылар. Быел педагогларның зур, тату коллективына җиде кеше кушыла. Шуларның икесе - мәктәпләрдә, бишесе балалар бакчаларында эшләячәк.
Педагоглар киңәшмәсен муниципаль район мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллин ачты.
- Безнең казанышларыбыз күп, проблемалы урыннарыбыз да бар, алар өстендә ныклап эшләргә кирәк. Мәктәпкәчә тәрбия буенча республикада безнең район сигезенче урында тора, олимпиада призерлары һәм җиңүчеләре саны буенча без алтынчы урында, ә менә белем сыйфаты буенча гомуми рейтингта, кызганычка каршы, бары 24нче урында гына. Киләсе уку елында бу күрсәткечне яхшыртырга кирәк, чөнки Чистай алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе һәм шундый шәһәр өчен төрле яклап үсеш алган чыгарылыш укучылары кирәк, - дип билгеләп үтте Госман Әнвәр улы.
Конференциянең төп темасы буенча берьюлы берничә педагог чыгыш ясады. Алар үз эшләрендә этномәдәни тәрбиянең нинди ысулларын кулланулары турында сөйләделәр, тәҗрибә уртаклаштылар. Әмма төп фикер бер - Чистайның барлык белем бирү учреждениеләре - зур, дус гаилә, биредә барысына да хөрмәт белән карыйлар, туган илебезнең һәм анда яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен саклыйлар һәм арттыралар.
Муниципаль районның муниципаль берәмлеге системасы турында уңай бәяне ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Жанетта Соркина бирде.
- Чистай педагоглары республиканың мәгариф системасына ел саен саллы өлеш кертәләр. Быел сез безгә йөз балл җыючыларны, бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләрне бүләк иттегез. Сезнең районыгыз - бердәм команда булып ничек эшләргә кирәк булуның үрнәге, - дип билгеләп үтте ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәктәпкәчә белем бүлеге начальнигы.
Шуннан соң бүләкләү тантанасы булды. Балаларны укытуга һәм тәрбияләүгә саллы өлеш керткәннәре һәм күпьеллык хезмәтләре өчен РФ Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән дүрт педагогны бүләкләделәр, биш педагог республика әһәмиятендәге Мактау грамотасына ия булды, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесенә биш педагог лаек булды. Бу көнне Минсәгыйть Шакировның Рәхмәт хатлары да, Александр Таркаевның ел саен бирелә торган исемле премияләре дә, район башлыгының Мактау грамоталары да тапшырылды. Чистай муниципаль районының иң яхшы белем бирү учреждениеләрен игълан итү август конференциясенең кульминациясенә әверелде. Аларның җитәкчеләренә Дмитрий Иванов күчмә кубоклар тапшырды.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев