Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Педагоглар һөнәри осталыкта ярыштылар

1нче мәктәп базасында узган «Ел укытучысы-2021» Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында катнашучылар тәҗрибә уртаклаша, үз мөмкинлекләрен күрсәтә һәм коллегаларының ничек эшләвен күрә алдылар.

Конкурста җиңү яулау өчен муниципаль этапта шәһәрнең 8 мәктәбеннән 12 педагог көч сынашты. Шуларның өчесе «Туган тел укытучысы» номинациясендә үз осталыкларын күрсәтте. Ярышта катнашучылар арасында төрле мәктәп дисциплиналары буенча белем бирүче педагоглар бар иде. Алар – башлангыч сыйныф, биология, тарих, инглиз, рус һәм татар телләре укытучылары. Конкурс сынаулары ике биремнән торды, шуларның берсе – дәрес үткәрү. Бу гаҗәп тә түгел кебек, чөнки бу укытучыларның көндәлек һәм төп эше. Әмма авырлыгы шунда, педагоглар дәресне башка мәктәптә, таныш булмаган балалар белән үткәрергә тиеш булдылар. 40 минут эчендә аларга укучылар белән элемтә урнаштырырга һәм аларга дәрес темасын мавыктыргыч, аңлаешлы формада аңлатырга кирәк иде. Шуны да онытмаска кирәк, бөтен процесс жюри әгъзаларының игътибар үзәгендә бара. Конкурсантларның берсе, 4нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Резидә Азарная сөйләвенчә, ул дулкынлануын җиңеп, дәрес үткәрә алган. Аның педагогик стажы10 ел.

– Мин «Ел укытучысы» бәйгесендә беренче тапкыр катнашам һәм аңа максатчан әзерләндем. Шуны да әйтергә кирәк, мин дәреснең ничек үтүе белән канәгать калдым. Балалар белән уртак телне җиңел таптым, алар дәрестә актив җавап бирделәр, биремнәрне үтәделәр, шул рәвешле миңа ярдәм иттеләр. 40 минут тиз һәм сизелмичә үтеп китте. Мондый конкурста катнашу минем өчен яхшы тәҗрибә, үземне күрсәтү һәм башкаларны карау мөмкинлеге дә, – ди Резидә Раиф кызы.

Дәрес тәмамланганнан соң һәр конкурсант жюри әгъзалары алдында дәрескә анализ ясады һәм сорауларга җавап бирде. Икенче сынау – мастер-класс. Әйтергә кирәк, алар төрле, кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Ә иң мөһиме, педагоглар практикада, көндәлек эшләрендә ниләр куллануларын күрсәттеләр, ә жюри әгъзалары аларда бик теләп катнашты. Мәсәлән, 24 ел стажы булган биология укытучысы Альбина Рәхмәтуллина смарт-дәфтәрләр белән эшләү буенча мастер-класс күрсәтте.

– Мин дәресләрдә һәрвакыт заманча технологияләр, шул исәптән смарт дәфтәрләр кулланырга тырышам. Укучыларга алар белән эшләү ошый, ә мастер-класста жюри әгъзалары да смарт дәфтәрләр белән эшләүне сынап карады. Тулаем конкурс турында сөйләгәндә, анда катнашу файдалы тәҗрибә, дип саныйм. Хәтта тәҗрибәле кешеләргә дә һәрвакыт үсәргә урын бар. Без монда хезмәттәшләребез белән ярышып кына калмыйбыз, аралашабыз, кичерешләребез белән уртаклашабыз. Миңа катнашу бик ошады, – дип сөйли Альбина Халик кызы.

Елена Емельянова да конкурста катнашудан алган тәэсирләре белән уртаклашты. Ул 2нче лицейда инглиз телен укыта, укытучы булып 11 ел эшли. Һөнәри осталык конкурсында беренче тапкыр ул, яшь белгеч буларак, 2013 елда катнашкан булган.

– Минем карашка, «Ел укытучысы» конкурсының асылы һөнәрдә иң яхшыларны ачыклау белән генә чикләнмичә, төрле мәктәп фәннәрен укытучы тәҗрибәле һәм яшь педагог­ларны берләштерү. Һәр катнашучының хезмәттәшләре белән уртаклашыр һәм жюрига күрсәтер тәҗрибәсе бар. Үзем дәрес үткәргән балаларны да билгеләп үтәсем килә. Үзләренең активлыгы һәм ачыклыгы белән алар миңа дәрестә ярдәм иттеләр, – ди Елена Емельянова.

Район мәктәпләре укытучылары арасында күркәм гадәткә кергән һөнәри осталык конкурсының максаты – иҗади инициативаны һәм яңалыкны үстерү, алдынгы педагогик тәҗрибә белән уртаклашу, педагогик хезмәтнең абруен күтәрү һәм укытучылык традицияләрен саклау. Быел конкурс сынаулары ике көн дәвам итте. Бу вакыт эчендә катнашучылар үзләренең казанышлары турында сөйләү, үзләренең иҗади һәм һөнәри осталыклары серләрен ачу, фикердәшләр табу һәм яңа казанышларга рухлану мөмкинлеге алдылар. Кайсы педагогның биремнәрне иң яхшы үтәвен жюри хәл итәчәк. Конкурс нәтиҗәләре бер атнадан соң билгеле булачак. Гадәткә кергәнчә, муниципаль турда җиңүчеләр Чистай районы данын «Ел укытучысы» конкурсының зона этабында яклаячак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев