Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Педагоглар халык дружиналарына актив керәләр

    Узган атнада 40тан артыграк педагог үзләренең актив тормыш позициясен һәм полицейскийлар белән бергә җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә катнашырга әзер булуын күрсәтте.

    4нче, 5нче гомуми белем бирү мәктәпләре укытучылары халык дружиначылары таныклыклары алдылар һәм аның тулы хокуклы әгъзаларына әверелделәр.
    5нче мәктәптә сәламләү сүзләре белән «Чистай шәһәре» МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов чыгыш ясады. Ул педагогларның актив тормыш позицияле кешеләр булуын, аларны ышанып тапшырылган территорияләрдә законлылык һәм хокук тәртибе үтәлеше мәсьәләләре борчуын билгеләп үтте.
    Полициянең участок уполномоченныйлары хезмәте начальнигы, полиция майоры Эдуард Гаффаров дружиначыларның хокуклары һәм вазифалары, аларны матди стимуллаштыру турында сөйләде. Ул шундый җәмәгать берләшмәләренең полиция, шулай ук халык өчен мөһим булуын ассызыклады.
    - Безнең урамнарда тынычлык һәм тәртип тәэмин итү белән хокук саклау органнары шөгыльләнә, әмма хулиганлык һәм җинаятьчелек белән бары халык ярдәмен­дә генә чын мәгънәсендә көрәшергә мөм­кин. Бу безнең шәһәр, безнең микрорайон, безнең мәктәп һәм безнең балаларыбыз. Нәкъ менә без хокук саклау органнарына хокук тәртибен саклауда ярдәм итәргә тиешбез, - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Людмила Бакалдина.
    4нче мәктәптә яңа әгъзаларга таныклыкларны җәмәгать тәртибен саклау буенча инспектор, полиция капитаны Василий Сергеев тапшырды. Ул дружиначыларның полиция хезмәткәрләренә хокук тәртибен саклауда бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтүләрен ассызыклады.
    Сез шулай ук ирекле халык дружиналары сафларына керә аласыз. Моның өчен ирекле халык дружинасы штабына мөрәҗәгать итәргә кирәк, аның начальнигы «Чистай шәһәре»МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов.
    Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең матбугат хезмәте

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: