Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Пассажирларны ташулар: әлеге эшләр җайга салынырмы?

    2018 елның беренче көннәрендә пассажирларны ташу буенча канәгатьләнерлек булмаган эш шәһәрлеләрнең бәйрәм кәефен бозды. Чистайда җәмәгать транспорты турында шәһәрлеләр нәрсә уйлыйлар?

    Леонид Мамаков, Эчке эшләр министрлыгы пенсионеры:
    - Автобусларның шулай начар йөрүен минем күптән күргәнем юк иде. Миңа ЮХИДИга кадәр барып җитәргә кирәк иде. Сәгать заводы поселогы тукталышында 20 минут басып торганнан соң, мин җәяү барырга булдым, АТПга шалтыраттым, трубканы алучы булмады. Соңрак тендерны башка компаниянең отуын белдем. Халыкка бу турыда массакүләм мәгълүмат чаралары аша хәбәр итәргә һәм ел башында килеп чыгарга мөмкин булган хәл турында алдан кисәтергә иде дип уйлыйм.
    Наталья Алексеева, бюджет тармагы хезмәткәре:
    - Безнең шәһәрдә пассажирлар ташу буенча хәл һәрвакыт проб­лемалы булды. Автобусларның хәрәкәт итү графигы да үтәлмәде, гаражга да алар бик иртә туктый иделәр. Чистайлыларны юньрәк бәягә йөртергә әзер булган предприятиенең тендер отуы, әлбәттә, яхшы. Дөрес, «яшел» автобуслар җитәкчелеге дәүләт тарафыннан аларга күрсәтелгән ышанычны аңлауларын һәм кешеләрне ташу сыйфатын яхшыртуларын телим.
    Яңа елның беренче көннәрендә пассажирлар ташу белән килеп чыккан проблемага килгәндә, әлбәттә, ул бернинди кысаларга да сыймый. Бу пассажирлар ташучыларның да, шәһәр властеның да эшләп җиткермәве дип уйлыйм. Әле ярый хәл акрынлап җайлана.
    Резидә Сибгатуллина, балалар бакчасы тәрбиячесе:
    - Социаль челтәрләрдә пассажирларны ташу буенча конкурс узуын һәм бер ташучының калуын укып белдем, әмма тәртип, нигәдер, һаман юк, автобуслар 9 гыйнвардан гына ярыйсы йөри башладылар. Ә кешеләргә бәйрәм көннәрендә җәяү йөрергә яки таксистларны ашатыргамы? Гаеплеләр җавап бирергә тиешләр дип уйлыйм.
    Илдар Зарифуллин, эшмәкәр:
    - Яңа елның беренче көннәрен елмаеп искә төшерәм. Үзәк район дәваханәсе микрорайонында яңа фатир алдым. Үзәккә кадәр хәзер бару авыррак, «Эссен» янындагы тукталышка кадәр барырга туры килә. Таксистлар кешеләрне тукталышларда ташлап калдырмадылар. Бер яшь егет килеп туктады да: «20 сумнан һәркемне кая тели, шунда алып барам!», - дип кычкырды. Шулай, гаилә белән Яңа ел бәйрәмнәрендә күбесенчә таксида йөрергә туры килде. «Автобуслар, сез кайда? Ау!» - диясе генә калды.
    Константин Звягин, мәктәп укучысы:
    - Автобуслар арасында бер-берсен узып китү буенча ярышлар, автобус йөртүчеләрнең һәм кондукторларның әдәпсезлеге тәмам туйдырды: руль артында тәмәке тарталар, сүгенәләр. Транспорт предприятиесе җитәкчеләреннән «Сез маршрутларда хезмәткәрләрегезнең үз-үзләрен ничек тотуларын күзәтәсезме?», - дип сорыйсы килә.
    Луч поселогында яшәүче:
    - Ни өчен беркем дә Луч, Данауровкада яшәүчеләр турында искә төшерми. Чистай Выселкасына һәм элеватор микрорайонына җиденче маршрут автобусы ярыйсы йөри, ә менә безгә... Кич белән автобуста кайтып булмый, кешеләр җәяү йөрергә мәҗбүр!
    Узган елның 19 декабрендә шәһәр башкарма комитетында Чистайда пассажирлар ташу буенча тендер үткәрелде. Шәһәрдә автобусларда кешеләр ташу базарында бердәнбер фирма «Экспресс» кына калды.
    - Конкурс ике лотка бүленгән иде: аның берсен «Экспресс» предприятиесе, икенчесен «Экспресс+» ширкәте отты, - дип ачыклык кертә шәһәр башкарма комитеты белгече Надежда Матвеева. - Шәһәрнең элеккеге АТП базасын биләүче «Йоктранс» фирмасы тендерны оттырды. 9 гыйнварда исә муниципалитет бинасына «Йоктранс» фирмасыннан машина йөртүчеләр һәм кондукторлар килде. Алар муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов белән очрашырга теләк белдерделәр. Үткәрелгән тендер нәтиҗәләре буенча алар эшсез калганнар.Башлык кушуы буенча аларга килеп туган вәзгыятьне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Александр Заиконников аңлатты. Әңгәмә барышында ул әлеге хәлгә канәгатьсезлек белдергән автобус йөртүчеләрнең һәм кондукторларның һәр соравына җавап бирде.
    - Тендер катгый рәвештә закон таләпләрен үтәп үткәрелде, - дип хәбәр итте безнең газета редакциясенә Александр Генна­дьевич, - комиссия бөртекләп дигәндәй машина йөртүчеләрнең тәкъдим иткән нәрсәләрен карады, ә конкурс комиссиясе ягыннан таләпләр бик күп иде. «Йоктранс»ның билет бәясен 17 сумга хәтле күтәрергә теләве, Ә «Экспресс»ның 16 сум итеп калдырырга риза булу факты да әлеге мәсьәләне чишүгә нык тәэсир итте. Нәтиҗәдә, комиссия «Экспресс»предприятиесен сайлады.
    1 гыйнвардан «Экспресс» чистайлыларны көндәшеннән башка йөртә башлады. Һәм менә бернәрсә турында да шикләнмәгән пассажирлар авыр хәлдә калдылар: тукталышларда кешеләргә автобусларны сәгатьләр буе көтәргә туры килде, хәтта көтеп җиткерә алмыйча кирәкле урыннарына таксиларда яисә җәяүләп китүчеләр дә булды. Әлеге вәзгыять кышкы каникул азакларына табан гына яхшы якка үзгәрә башлады.
    - Чыннан да, яңа елның беренче көннәрендә предприятие кайбер авырлыклар кичерде, бу пассажир ташуларда да чагылды. Тудырган уңайсызлыклар өчен пассажирлардан гафу үтенәбез. Комиссия чыгарган карар ярдәмендә чистайлылар өчен билет бәясенең күләмен элеккеге дәрәҗәдә саклап кала алдык,- дип хәбәр итте «Экспресс» фирмасы директоры Сергей Королев. - Хәзер барлык шәһәр маршрутларында 26 автобус йөри. «Йоктранс» фирмасыннан унбишләп автобусның хәзерге вакытта пассажир ташуларда катнашмау фактын да исәпкә алдык. Шуңа күрә дә өч яңа автобус алачакбыз, шулай ук лизингка ун яңа транспорт чарасы алу планлаштырыла.
    «Экспресс» составына ШЭ «Мартышова» да җиде автобусы белән кушылды, шуңа күрә пассажирлар ташу белән проблемалар булмаячак. «Йоктранс» фирмасының элеккеге маршрутларында да «Экспресс» автобуслары йөриячәк. Пассажир йөртүчеләр алдына кышкы көннәрдә кичке сигезгә, ә җәен тугыз сәгатькә кадәр йөрү бурычы да куелды.
    Хәзер исә тендерны оттырган фирмадан эшсез калган машина йөртүчеләрне һәм кондукторларны эшкә урнаштыру проблемасы кискен тора. Аларның күпчелек өлешен хезмәт килешүләре төзеп «Экспресс» фирмасына эшкә алырга әзерләр. Шуңа күрә дә кешеләр эшсез калмаячак.
    Яңа үзгәрешләр кертелгәннән соң үзенчәлекле авырлыклар, киртәләр дә барлыкка килде. Сүз автобуста йөрү билетлары турында бара.
    Тендерның 19 декабрьдә үткәрелүенә карамастан, АТПда йөрү билетларын (проезднойларны) 31 декабрьгә кадәр сатканнар.
    - Күптән түгел баланы мәктәпкә озатканда яңа проблема белән очраштым, - дип сөйли Галина Ишмөхәммәтова, -чөнки без йөрү билетларын АТПда сатып алдык. «Экспресс» фирмасына шалтыраткач, мине балалар шушы билетлар белән бу айда йөри алачаклар, аларның бит монда бернинди дә гаепләре юк дип ышандырдылар.Икенче бер шәһәрле исә аңа гыйнвар ае өчен алынган билет бәясен кире кайтаруларын әйтте.
    Без әлеге оешмада алынган айлык билет бәяләрен кире кайтаруларына инану өчен аноним рәвештә АТПга шалтыраттык. Дөрестән дә, трубканы тиз арада бер хезмәткәр алды һәм бик итагатьле итеп безгә алынган юл билетларын тапшырырга һәм акчаны кире алырга мөмкин булуын әйтте.
    Акрынлап җәмәгать транспорты белән хәл җайлана. Яшел номерлы автобуслар төзек хәлдә йөри, әмма әлегә алар барысы да халык белән шыгрым тулы.
    10 гыйнварда Чистайга Нижегород өлкәсеннән өч Евро-4 стандартлы ПАЗ- 32054 автобусы алып кайттылар.
    - Бүген ЮХИДИ бүлегендә әлеге автобуслар номерлар алдылар, иртә­гә алар линиягә чыгачак, - дип хәбәр итте «Экспресс» фирмасы директоры Сергей Королев. Киләсе атнада парк тагын Нижегород өлкәсеннән кайткан берничә автобус белән тулыланачак.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: