Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Паспортның озын тарихы бар

1932 елның 27 декабре рәсми рәвештә паспорт хезмәте туган көн дип санала, бу вакытта "Паспорт системасы булдыру турында" указ бирелгән. Хәзерге вакытта Федераль миграция хезмәте дип аталучы әлеге хезмәткә иртәгә 80 ел тула.

Дөрес, паспортның үзенең тарихы озын, берничә тапкыр үзенең тышкы күренешен һәм билгеләнешен үзгәртте.
Борынгы Мисырда хакимлек итүче фараонның исеме язылган йөзек шәхесне раслаучы таныклык булып торган. Борынгы Кытайда исә, ә соңрак Алтын Урдада алтын табличкалар әлеге максатларда хезмәт иткән. Киев Русенда билбау шәхесне раслаучы үзенчәлекле документ булып тора, ир-атларныкы - киң һәм озын, хатын-кызларныкы тар һәм матур итеп бизәлгән. Кечкенә баланы җеп белән бәйләгәннәр.
1932 елда крестьяннардан кала 16 яшькә җиткән һәр гражданин паспорт алган. Крестьяннарга элеккечә вакытлыча документлар биргәннәр. Узган гасырның 60-70 нче елларында гына илебездә яшәүче барлык кешеләргә дә паспорт алу хокукына тигезлек урнашкан. 1997 елда Россия паспортлары бирә башлыйлар.
- Законнар үзгәрә, паспорт кагыйдәләрен үтәү буенча таләпләр катылана. 20-45 яшькә җиткәч 30 көн дәвамында паспортыңны алмаштырырга кирәк. Сүз уңаенда, аңа яшәү урыны буенча яки мөрәҗәгать иткән урын буенча алмаштырырга мөмкин. Даими яшәү урыны буенча җиде көн эчендә теркәлергә кирәк, паспорт режимын бозган өчен гражданнар административ җавапка тартылалар.
- Эш һәр хезмәткәрдән игътибарлылык, тупланганлык таләп итә, берникадәр күләмдә киеренкелек белән дә бәйле. Барысы да үз вазифаларын төгәл башкаралар, - дип сөйли РФ Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Чистай районындагы бүлеге начальнигы Равил Мәзгутов. - Бернинди тоткарлык та булырга тиеш түгел. Быел гына да 4 меңгә якын паспорт бирдек, кемдер аны беренче тапкыр алды, кемдер яше җитү сәбәпле алмаштырды. Документларны рәсмиләштерү, эшчәнлекне теркәү, мигрантлар белән эшләү - боларның барысы да безнең һөнәри бурычлар санала. Консультация бирү характерындагы сораулар да күп вакытны ала.
Җитәкче ихтирам белән үзенең кечкенә генә коллективы турында сөйли, биредә үз эшләрен яхшы белүче тәҗрибәле белгечләр хезмәт итә. Мәсәлән, Марина Нагумановна, Татьяна Чурбанова (рәсемдә), шулай ук Гөлия Журавлева, Лилия Песчанова, Гөлия Хәсәншина.
- Чын күңелдән барлык хезмәткәрләрне, кадерле ветераннарыбызны хезмәт юбилее белән тәбрик итәсе килә, - ди Равил Рафаэль улы. - Сезнең һәрберегезгә иң изге теләкләрне юллап гаилә иминлеге, бәхет, ныклы сәламәтлек телим.
Без дә котлауларга кушылабыз, миграция хезмәте бүлегенә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев