Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Парлы гомер- ямьле гомер

Еллар үтә, гомер уза, Сүтә-сүтә тормыш йомгагын, Тагын-тагын бергә яшәгез сез Таптый-таптый тормыш сукмагын.

Бәхет төшенчәсен һәркем үзенчә аңлый. Кем өчендер байлыкта, муллыкта яшәү бәхет булса, икенче берәүләр сәламәт булуны, исән-имин яшәүне, ә өченчеләре исә гаиләдә тату, тигез яшәүне олы бәхет дип саный.

Чыннан да, гаиләсендә имин, тулы булган кеше, чын мәгънәсендә бәхетле кеше ул. Менә шундый бүгенге көндә үзләрен бик бәхетле санау чы Саматовлар гаиләсе турында язасым килә. Фәргать абый белән Зөлфия апа 40 ел кулга-кул тотынышып, иңне-иңгә куеп, бер-берсенә таяныч, нык лы терәк булып, барлык авырлыкларны бергә җиңеп, шатлыкларны бүлешеп, тирә-юньдәгеләр, якыннары өчен ышанычлы, якын һәм кирәкле кешеләр булып гомер итәләр.

Фәргать абый Гарәфетдин абый белән Асия апа гаиләсендә икенче бала булып 1956 елның августында Кызыл Ялан авылында дөньяга килә. Абыйсы һәм энесе белән бергәләп тәгәрәшеп үсәләр. Әниләренең кызы булмагач, бөтен эшне дә эшләргә өйрәнәләр, бездән булмый дип тормыйлар. Фәргать абый исә башлангыч белемне Яланда ала, аннан Талкышка йөреп 4-8 сыйныфларны, 9-10 сыйныфны Мөслимгә йөреп укый. Мәктәпне бетергәч Жданов исемендәге колхозда төрле эшләрдә эшли. 1974-76 елларда Куйбышев шәһәрендә армия хезмәтен үтә. Армиядән кайткач Буа ветеринария техникумына читтән торып укырга керә, колхозда зоотехник-селекционер булып эшли. Башка авыл яшьләре кебек үк кичләрен клубка йөриләр. Ул вакытта клуб дигәннәре ике яклы агач, утын яга торган өй. Шунда төрле бәйрәм-кичәләр булып тора, кинолар карыйлар, төрле уеннар уйныйлар. Шунда егетнең чем кара чәчле чибәр генә бер кызга күзе төшә. Ул кыз Зөлфия исемле, фельд шер булып эшкә килгән икән. Гаяз кызы Зөлфия апа Татар Ялтаны авылында 1957 елның 12 февралендә өченче бала булып, дөньяга килә, абыйсы һәм апасына сеңел була. Уз авылларында 10 сыйныф белемне ала да, Чистай шәһәренә медицина училищесына укырга керә (1974-1977), укып бетергәч Ялан авылына эшкә җибәрәләр. Үз эшен яратып, җиренә җиткереп, җиң сызганып эшли башлый. Ә медпункт дигәннәре, ярты ягы клуб хезмәтен башкарган агач өй була, утын ягарга, су ташырга… Ул елларда хәзерге кебек яхшы юллар да юк, машиналар да санаулы гына. Юлга чыгып, ярты юлны җәяү үтеп Изгарга даруга да, отчетларын тапшырырга, киңәшмәгә дә йөри. «Ике кулымда гел тулы сумкалар булды инде» – ди Зөлфия апа. «Ярый әле янымда ышанычлы, сабыр, тыйнак санитаркам Сания апа булды, аның белән бик дус-тату аңлашып эшләдек, апалы-сеңелле кебек яшәдек», – дип искә ала ул. Электр плитәсендә шприцларны кайнатып (хәзерге кебек яхшы уңайлы бер тапкыр куллана торган шприцлар юк бит) барлык чакыруларга да, килгән сырхауларга да җиткән. «Җәй көне кыш чыгарлык утынны да үзебез әзерләп, сарайга төяп куя идек», – дип искә алды Зөлфия апа.

1980 елның декабрендә Фәргать абый белән Зөлфия апа гаилә корып җибәрәләр. Төп йортта кайната-кайнана белән тату, кайтучыларны каршы алып озатып бергә зур, тату гаилә булып, бәхетле генә яшәп китәләр. Яшьләр гел эштә, өйдә Асия апа, ә йортта Гарәфетдин абый күз-колак булып, кулдан килгәнчә хуҗалыкта ярдәм итәләр. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре 1981 елда – Фоат, 1984 елда – Алсу, 1994 елда – Земфирә дөньяга киләләр. Балаларны карашып-үстерешергә, әлбәттә инде, әби-бабай бик булышалар. Фәргать абый терлекчелектә үз эшен яратып, җиренә җиткереп башкара. Зөлфия апаны авыл халкы да бик ярата, үз итә. Чөнки ул бөтен тырышлыгын, көчен, белемен куеп халыкка хезмэт итә, тәүлекнең кайсы вакытында мөрәҗәгать итсәләр дә, берсен дә кире бормый, кирәк чакта өйләренә дә бара. Ул эшләгән елларда авылда кеше саны, бигрәк тә балалар күп була, исән-сау әйләнеп кайткан сугыш ветераннары барсы да исән вакыт, аларның һәрберсенә өйләренә йөрү аның төп эшенең берсе булып тора. Әле хәзер дә күрше-тирә киңәш сорап керсә, берсен дә кире бормый, ишек-капкасы һәрвакыт ачык, кирәкле киңәшен биреп, ярдәм итәргә тырыша. Фәргать абый техникум белеме белән генә чикләнеп калмый, читтән торып Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлый, лаеклы ялга чыкканчы колхозда зоотехник булып эшли.

Бүгенгесе көндә алар үзләре әби-бабай, дүрт оныклары: өч малай, бер кызлары бар. Балалары Чистай шәһәрендә яшиләр, әби-бабай кирәк чакта балаларына ярдәм итеп, ә балалар әти-әниләренә булышып торалар. Авылда терлек асрап, бакчалар чәчеп, кирәк- яраклар үстереп торучы әти- әниләр булганда балаларга зур ярдәм инде ул. Әйе, балаларның да теләкләре изге, әти-әни исән-сау, тигез генә булсыннар, диләр. Ике якның да әти -әниләре күптән мәрхүмнәр инде. Бертуганнары, кода-кодагыйлары белән аралашып, кунакларга йөрешеп, кирәк чакта ярдәмләшеп, дус-тату яшиләр.

Аларга исәнлек-сау лык, тыныч, тигез картлык, бала ла рының, оныкларының бәхет ләрен тоеп, пар канатлары каерылмыйча яшәргә язсын. Шундый тату гаиләләр, якты, ачык парлар яшьләргә үрнәк булсалар иде.

Арабызда мәхәббәт, тугрылык, сабырлык белән тигез гомер итүче, күпләргә өлге булырдай мондый парларның булуы сөендерә. Аларга бүгенге көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик кырык ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының һәм оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә.

Резидә Вәлиева,

Кызыл Ялан авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев