Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Пандемия сезнең ялыгызга йогынты ясадымы?

    Пандемиягә карамастан, ял итү хокукын беркем дә гамәлдән чыгармады.

    Хәер, һәркемнең күңел ачасы, эштән ял итәсе килә. Сораштырылучыларның күбесе коронавирус белән хәл тотрыксыз булганлыктан, нигездә, туган якларында ял итә. Кемдер, санитар кагыйдәләрне үтәп, чит илгә барырга җыена. Әмма эпидемиологик хәл күп кенә чистайлыларның планнарына үзгәрешләр керткән. Без чистайлылардан: «Пандемия сезнең ялыгызга йогынты ясадымы?» – дип сорадык.

    Вероника Ульянова, студент:

    – Сессия артта калды, ял турында уйланырга вакыт. Әти-әни белән Төркиягә юлламаны бер ел элек сатып алган идек, әмма чик ябылганлыктан, сәфәрне кичектерергә туры килде. Август аенда барырга җыенабыз, көтәбез һәм чит илгә бара алырбыз дип өметләнәбез. Ә әлегә йокы туйдырырга, спорт белән шөгыльләнергә, белемне арттырырга мөмкинлек бар. Элек кул җитмәгән иске дәфтәрләрне, китапларны араларга мөмкинлек туды.

    Алексей Костин, «Татарстан почтасы» федераль почта хезмәте идарәсенең операция идарәсе буенча департаментының территориаль идарәчесе:

    – Пандемия безнең гаилә ялына йогынты ясамады. Бары тик саклык чараларын үтәдек: битлекләр һәм антисептиклар сәяхәт вакытында безнең юлдашларыбыз булды. Ял итү өчен Россия курорты – Сочины сайладык, күптән түгел аннан кайттык. Барыр алдыннан курорттагы санитар-эпидемиологик вәзгыять белән таныштык. Һәм, әлбәттә, очар алдыннан ПЦР-тест тапшырдык.

    Артем Кипров, 67нче янгын-коткару бүлеге башлыгы:

    – Быел гаиләбез белән Чистайдан читкә чыкмасак та, ялымнан мин канәгать. Хатыным белән минем ялым төрле вакытка туры килде, шуңа күрә быел җәен без эшләргә һәм ял итәргә барган бердәнбер урын – бакча булды. Шулай итеп, шәһәр ыгы-зыгысыннан бераз ял итәбез.

    Әлфия Вафина, медицина хезмәткәре:

    – Быел җәен беркая да бармаячакбыз, чөнки эпидемиологик хәл бик борчый. Минем туганнарым күптән түгел курортка барып кайттылар һәм авырадылар. Климат алыштырганнан шулай булгандыр дип уйлыйбыз, чөнки ПЦР-тест коронавирус булуын расламады. Мин ялымны балаларга багышларга булдым. Алар белән авылга әби янына кайтырга планлаштырабыз, саф һава суларбыз, атта йөрербез. Күңелсез булмаячак.

    Виктор Романов, эретеп ябыштыручы:

    – Узган ел карантин аркасында ял итү өчен вакыт җитәрлек булды. Хәзер эшләргә кирәк. Хатынымның бик тә Кырымга барасы килә, әмма сәфәрне әлегә кичектердек. Ял итү өчен башта акча эшләргә кирәк. Ә баргач, ПЦР-тестлар белән ыгы-зыгы булмаячак дип уйлыйм, чөнки прививка ясаттык.

     

     

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: