Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Паллиатив хезмәт пациентларга авыртуларсыз яшәргә ярдәм итә

Чистай үзәк район дәваханәсендә төрле урыннарга барып паллиатив хезмәт күрсәтү кабинеты ачылды.

Поликлиникага керү юлында «Медицина хоспис ярдәме» дип язылган автомобиль тора. Нәкъ менә шушы машина авыр хәлдәге авыруларның өйләренә барачак. Автомобиль, кабинет өчен офис жиһазлары, медикаментлар, чыгым материаллары, гигиена чаралары «Татнефть» компаниясенең грантын откан Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды ярдәмендә барлыкка килде.

Яңа кабинет Галактионов урамындагы поликлиникада урнашкан. Аңа урын, шулай ук ярдәмчел склад бинасы һәм хезмәткәрләр өчен кирәкле ставкалар Чистай үзәк район дәваханәсе тарафыннан бүлеп бирелгән.

Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов билгеләп үткәнчә, мондый ярдәм җирле халык өчен кирәк. Һәм хәзер коллективның бурычы булып күчмә бригадалы кабинетның эшен башлап җибәрү генә түгел, шулай ук хезмәт күрсәтүнең югары дәрәҗәсен саклау да тора.

– Бу безнең район өчен яхшы, җитди бүләк, – дип ассызыклап әйтте Дмитрий Алексеевич.

Проектны тормышка ашыру өчен безнең район сайланып алынганда түбәндәге факторлар: яхшы комплектланган үзәк район дәваханәсе, белемле кадр лар, баш табибның шәхси инициативасы һәм кызыксынучанлыгы, шәһәр хаккимиятенең ярдәме исәпкә алынды.

Авыр хәлдәге пациентларга махсус өйрәтелгән персонал ярдәм итә. Табиб вазифасын биш ел хирург булып эшләгән һәм Казан хосписында уку тәҗрибәсе булган Шөһрәт Абдусаттаровка йөкләделәр. Ул пациентлар белән тәүлек әйләнәсе элемтәдә булырга әзер. Кирәкле вакытта авыртуны баса торган препаратларга рецептлар язалар, паллиатив пациентның туганнарына өйдә ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен өйрәтәләр.

Ачу тантанасында мактау лы кунаклар арасында каты авырулы пациентларга ярдәм күрсәтү өчен кабинет булдыруда зур роль уйнаган кеше дә бар иде. Ул – ТР Дәүләт Советы депутаты, лейкемия белән авыраучы балаларга ярдәм итү буенча Анжела Вавилова исемендәге хәйрия фонды иҗтимагый идарәсе рәисе Владимир Вавилов.

– Татарстанда, аеруча кечкенә шәһәрләрдә һәм авылларда, 20 меңгә якын кеше паллиатив ярдәмгә мохтаҗ. Аның төп вазифасы – пациентның һәм якыннарының тормышын яхшырту өчен авыртуны җиңеләйтү. Авыручылар беренче чиратта авырту-сызлауларны бетерүгә, симптоматик дәвалауга мохтаҗ. Күчмә бригада пациентларның тормышын җиңеләйтергә ярдәм итә, – дип сөйли Владимир Владимирович.

Кабинет заманча аппаратура белән жиһазланган.

– Биредә кичектергесез ярдәм күрсәтү өчен контакт сыз термометрлардан алып күчермәле кислород концентраторларына кадәр бар, аларны өй шартларында да файдаланырга мөмкин. Алар сулыш алырга авыр булучыларга ярдәм итә, – дип аңлата Чистай үзәк район дәваханәсенең баш табибы Рәис Мостафин.

Хәйрия фонды грант акчалары хисабына кирәкле медицина жиһазлары белән баетылган. Моңардан тыш проект кысаларында кабинет хезмәткәрләренә өстәмә акча түләнәчәк.

Бер ел эчендә проектны тормышка ашыруда паллиатив ярдәмне Чистай районында яшәүче, каты авыру белән интегүче 300гә якын кеше алачак. Әмма кабинет күчмә бригадасы эше моның белән генә тәмамланмаячак. Грант тәмамланган вакытка күчмә бригадалы паллиатив ярдәм күрсәтү кабинеты барлык алынган жиһазлар белән үз эшен үзәк район дәваханәсенең юрисдикциясе астында дәвам итәчәк. Аның эшчәнлеге Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хисабына финанс ланачак.

Белешмә

Каты авырулы туганыңны карау – җиңел хезмәт түгел. Ике якка да ярдәм итү өчен паллиатив күчмә хезмәт эшли. Опекага күп очракта авыруы белән бер үзен ялгыз калдырырга ярамаган кешеләр: авыл халкы, ялгыз яшәүче карт кешеләр һәм онкологик авыруның соңгы стадиясе белән авыраучылар алына. Авыртуны басарга, психологик ярдәм күрсәтергә, кәефләрен күтәрергә – паллиатив хезмәт персоналының төп бурычлары. Каты авыруга ярдәм тору урыны буенча күрсәтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X