Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Палата лагеренда шартлар армиядәгегә якынайтылган

15 июньдә сигезенче тапкыр «Яшь армияче» хәрби-патриотик палата лагере ачылачак.

 Биш смена дәвамында, Чистай яшүсмерләреннән кала, биредә якын- тирәдәге районнардан яшьтәшләре дә ял итәчәкләр. Шушы еллар дәвамында «Яшь армияче» ничек үскән, нинди үзгәрешләр кичергән? Барысы турында без лагерь начальнигы Юрий Ильин белән сөйләшәбез.
– Быел лагерь урынын үзгәртте.
– Әйе, хәзер ул Олы Талкыш авыл җирлегендә, мәктәп территориясендә урнаша. Башта лагерь аэро­порт тирәсендә урнашкан иде һәм ул «Яшь десантчы» исемен йөртә иде, аннары – Данауровка авыл җирлегендә. Вакыт узу белән армия тормышы турында белемнәрне киңәйтергә кирәклеге ачык­ланды, чөнки намус, бурыч, түземлек, батырлык кебек шундый төшенчәләр десантчыларга гына түгел, ә башка төр гаскәрләр вәкилләренә дә хас. 2012 елдан башлап ул – «Яшь армияче».
– Лагерьда яшүсмер­ләрнең көне ничек уза?
– Хәзер парашют әзерлеге белән бергә балалар сафка тезелү, урманда махсус подразделениеләрнең сугышу тактикасы («Диверсант» пейнтбол уйнау), армиядә кул сугышы нигезләре буенча белемнәр алалар. Шулай ук алар Калашников автоматын җыярга һәм сүтәргә өйрәнәләр, чигенүче разведка төркеме эзе буенча җирлекне миналау ысулларын өйрәнәләр, мәҗбүри рәвештә ГТО нормаларын тапшыралар, автомобиль йөртү күнекмәләрен үзләштерәләр.
«Батырлык сукмагы» ясалды, теләге булганнар берет алуга норматив тапшыра алалар. Шулай ук смена саен бер көнлек табигатькә чыгып өйрәнүләр була, бу туризм нигезләрен үзләштерергә һәм исән калу күнекмәләре алырга ярдәм итә.
– Парашюттан сикерү, походлар... Лагерьда тагын нинди традицияләргә нигез салынды?
– Чыннан да, ел саен ки­мен­дә 20 яшүсмер махсус әзерлек үтә һәм «Коркачык» аэродромында парашюттан сикерә (автордан: бары кыюлар гына күкләрне яулый ала!). Хәрби-патриотик темага һәрдаим викториналар үткәрелә. Бирегә йөрүчеләрнең тарихны, хәр­би җырларны һәм шигырь­ләрне үз итүләре сөендерә.
Ике ел элек аеруча тырыш балаларны хуплау өчен ант кабул итү тантанасы оештырылды һәм үткәрелде. Шушы тантаналы чарага килгән Казан кунаклары лагерь җитәкчеләренең һәм инструкторларның яшь буынны ватанпәрвәрлек ру­хында тәрбияләүгә керт­кән өлешләрен югары бәяләделәр. Шундый ук сүзләрне без узган ел лагерь ачылуга килгән «Яшь армия­че» җәмәгать хәрәкәтенең республика штабы начальнигы урынбасары, отставкадагы ФСБ подполковнигы Ленар Сафиннан ишеттек.
Лагерьда өйрәнүләр һәм шартлар армия мохитенә бик якын. Һәр взводка 22-24 кеше керә. Командирлар – яшь армиячеләр үзләре, бары зурраклар, тәҗрибә туп­лаганнар, кыр шартларында берничә сезон яшәгәннәр. Армиядә кул сугышы һәм спортның хәрби-гамәли төрләре буенча инструкторлар – кадет мәктәбе укытучылары һәм тәрбиячеләре.
Малайлар һәм кызлар армия палаткаларында яши­ләр һәм алар өчен бу берника­дәр романтика! Мин узган ел­ны шушы малайлар һәм кызлар белән очраштым (узган ел җәй көне барлыгы 650 кеше биредә ял итте), аларның шат йөзләрен, яңа үрләр яулау теләген күрдем. Алар аралашучан, ачык, әмма сөйләүгә караганда эш күрсәтүне өстенрәк күрәләр, шуңа кү­рә журналистларга биредә алган белемнәрен, туплаган тәҗрибәләрен күрсәтергә ашкындылар. Алар шулай ук лагерьара муниципаль спартакиадада, республика спартакиадаларында – Минзәләдә «Ватанның туг­ры уллары» палата лагерьлары спартакиадасында һәм Мамадышта «Йолдызлы десант» палата лагерьлары фестивалендә катнаштылар. Ирешелгән җиңүләр, уңышлы чыгышлар аларның иҗади сәләтләрен, спорт мөмкинлекләрен исбат итү булып тора.
Аларның күбесе быел да палата лагерена кабат кайтачак һәм барысы да кабатланачак. Бераз көтәргә генә калды!
Гөлнур САДЫЙКОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев