Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Озак яшәвенең сере – хезмәттә

8 июньдә Байтирәк авы­лыннан Газизә Мингалиева үзенең йөз яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Гаиләнең иң хөрмәтле, иң зирәк әгъзасын котларга бөтен туганнары җыелды. Газизә Сафиулла кызының ун оныгы, унбиш оныкчыгы һәм алты оныгының оныгы бар.
- Без әниебезне бик яратабыз, - ди Әлфия Ногманова. - Бүген аны котларга, аңа исәнлек-саулык һәм озын гомер теләргә дип бөтен туганнарыбыз җыелды.
Өлкән яшьтә булуына карамастан, Газизә Мингалиева үзенең бала чагын һәм яшьлеген яхшы хәтерли, үз җилкәләренә төшкән авыр­лык­лар турында еш сөйли.
Газизә Сафиулла кызы - тыл хезмәтчәне. Бөек Ватан сугышы елларында авыр ир-атлар эшен үти һәм бервакытта да үзен кызганырга ирек бирми.
- Сугыш вакытында без көн-төн эшләдек, бик авыр һәм салкын иде, - дип билгеләп үтә Газизә Сафиулла кызы. - Без чабатада йөрдек, өскә кияргә дә рәтле кием юк иде һәм бары эш белән генә җылына идек. Әтиемнең миңа каяндыр иске киез итек табып бирүен хәтерлим. Мин үзем аларны калын җепләр белән ямадым. Берничә километрга сузылган тирән окоплар казыдык. Буага кадәр җиттек. Кайберәүләр түзмичә эштән качып китә иде, ә мин ахырга кадәр эшләдем, шуннан соң өйгә кайттым.
42 яшендә хатын-кыз тормыш иптәшен югалта, биш баланы үзенә генә тәрбияләргә туры килә.
- Ничек кенә авыр булмасын, мин һәрвакыт балаларым турында уйладым, аларны сакладым. Бәлки, шуңадыр, Аллаһы Тәгалә миңа исәнлек бирде, - ди әби. - Тормыш иптәшем якты дөньядан бик иртә китте. Мин балалар белән ялгыз калдым. Аларны кечкенәдән үк хезмәткә өйрәттем, алар хуҗалыкта ярдәм иттеләр. Колхоз кырында эшләделәр, уңыш җыйдылар. Акча аз булса да, мине тынычландырып, барысы да яхшы була, борчылма дип әйтә торган иделәр.
Газизә Мингалиева озак яшәвенең төп сере хезмәттә дип саный.
- Әниебез һәрвакыт авыр эш­ләрдә тырышып эшләде. Аның ярдәмендә без бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәдек, һәрвакыт тук идек, - дип билгеләп үтә Раифә Мифтиханова. - Ул безне үстерде, аякка бастырды. Әниебез ничек хезмәт итсә, без дә шулай эшлибез, эштән курыкмыйбыз.
Йөз яшьлек юбилеен бил­геләп үтүче Газизә Сафиулла кызы бу көнне күп кунаклар һәм изге теләкләр кабул итте. Йөзьяшәр әбине бәйрәм бе­лән котларга Чистай муниципаль районы башлыгы Дмит­рий Иванов һәм Кубасс авыл җирлеге башлыгы Сергей Логинов килделәр.
Әниләренә, әбиләренә үз теләкләрен туганнары да белдерделәр. Алар әбине кайгыртып, тәрбияләп торалар.
- Әбиебез белән без горурланабаз, аңардан үрнәк алабыз. Һәркем дә йөз яшькә кадәр яши алмый, - дип билгеләп үтә оныкчыгы Эльвина Сәлахова.
Газизә Мингалиева җырларга ярата. Үзенең бәйрәме уңаеннан ул моңлы көй сузып җибәрде.
Аңа карап һәм аның үз тормышы турында сөйләгәннәрен тыңлап, аның чыннан да, аерым хөрмәткә һәм игътибарга лаек хатын-кыз булуын аңлыйсың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистополь