Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдә утырганда юл йөрү кагыйдәләрен кабатлыйбыз

«Юл йөрү кагыйдәләре – рәсемнәрдә» конкурсы тәмамланды.

Юлларда иминлекне пропагандалауда иң яхшы эшләр дип табылган авторларның исемнәрен атау безгә бик күңелле.

Бу ЮХИДИ бүлекчәсе, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе һәм безнең газета редакциясе белән берлектә үткәрелгән беренче конкурс булды. Сәнгать чаралары ярдәмендә анда катнашучылар юллардагы куркынычсызлыкка үз карашларын белдерделәр. Шулай итеп, жюри беренче урынны (эшләрне Дәүләт автоинспекциясе һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ хезмәткәрләре бәяләде) Артем Фоминга (аның эше рәсемдә) бирде.

Икенче урынны Рамазан Нигъмәтуллин һәм Мария Долганова үзара бүлештеләр.

Өченче урында шулай ук ике автор – Рада Ильдимирова һәм Тимур Горшенин.

Моннан тыш, «Чистопольские известия» («Чистай хәбәрләре») газетасы редакциясе ике яшь катнашучыны – Ева Егорованы һәм Богдан Әхмәтҗановны билгеләп үтәргә уйлады. Аларның рәсемнәре күңелгә хуш килде.

Малайлар һәм кызлар, бик тырышкансыз, афәрин! Конкурска барлыгы 38 рәсем җибәрелгән иде. Барыгызга да рәхмәт!

Бу конкурста катнашып, балалар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен камилләштерделәр.

 

«Бөтен гаилә белән иминлек өчен!»

Сүз уңаенда, үз-үзеңне изоляцияләү режимы барганда, без «Бөтен гаилә белән иминлек өчен!» икенче уртак конкурсыбызда катнашырга чакырабыз. Конкурсның исеменнән үк күренгәнчә, бу тема буенча хәбәрдар булганлыкларын балалар белән бергә аларның әти-әниләре дә күрсәтә алачак.

Конкурс дүрт аерым номинациядән тора:

1. Кул астындагы әйберләрдән транспорт чаралары эшләнмәләре (фотолар тәкъдим итәргә);

2. «Юл этикеты» темасына шигырь язу;

3. Яктылыкны чагылдыручы элементлар белән бизәлгән өс киеменнән балалар фотосурәтләре конкурсы (ата-аналар өчен);

4. «Бергәләп юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнәбез» дигән видеоролик әзерләү –гаилә видеокадрларын җырга салу.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны газетабызның http://chistopol-rt.ru сайтында укыгыз. Гаилә һәр номинациядә берәр эш тәкъдим итә ала. Аларның һәркайсында биш җиңүче дипломнар һәм бүләкләр алачак. Ә барлык конкурслар нәтиҗәләре буенча гран-при – видеорегистратор бирелә.

Үз эшләрегезне 27 апрельгә кадәр rus2069@mail.ru электрон почта адресына җибәрегез. Нәтиҗәләр 30 апрельдә билгеле булачак.

Ике конкурста җиңүчеләрне бүләкләү үз-үзеңне изоляцияләү режимы тәмамланганнан соң булачак. Безнең яңалыкларны күзәтеп барыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев