Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Откан грант акчасы спорт мәйданчыгын төзекләндерүгә тотылачак

    «Үзәк» җирле үзидарә территориаль советы республика конкурсында катнашты һәм грант отты.

    Акчаны нәрсәгә тотарга планлаштырасыз? ТҖС җитәкчесе Рәмис Ислямовка без шундый сорау белән мөрәҗәгать иттек.
    - Күптән түгел җирле үзидарә территориаль советлары арасында «Елның иң яхшы территориаль җәмәгать советы» республика конкурсы булып узды, - ди Рәмис Сәгыйть улы. - 100 мең кешегә кадәрге торак пунктлар төркемендә безнең «Үзәк» ТҖС икенче урынны алды. Дипломнан тыш, 500 мең сум күләмендә грант алдык. ТҖС әгъзалары белән без әлеге сумманы нәрсәгә тотсак яхшырак булыр дип озак уйладык. Нәтиҗәдә откан акчаны Балалар һәм яшьләр иҗат йорты бинасы артында урнашкан стадионны төзекләндерүгә тотарга карар иттек. Биредә спорт мәйданчыгы бар, әмма безнең карашка, ул шактый киңәйтелергә тиеш.
    Грант акчасына ГТО нормаларын тапшыру өчен ике комплекс, зур футбол кыры өчен җиһаз (киртәләү ятьмәсе, яңа капкалар, 50 урынлык трибуна өчен утыргычлар), воркаут белән шөгыльләнү өчен эксклюзив конструкцияләр сатып алдык. Мәйданчык территориясендә 15 диодлы яктырткыч урнаштырылачак. Барлык җиһаз складта инде.
    Мәйданчык чистайлылар арасында бик популяр. Биредә 1нче мәктәп, татар гимназиясе һәм медицина училищесы укучылары шөгыльләнәләр.
    Кечкенә чистайлылар да онытылмаячаклар. Балалар йортын­да тәрбияләнүчеләр өчен мәйдан­чык барлыкка киләчәк (бирегә күптән түгел зур төркем килде). Пружиналы «Бака» һәм «Күбәләк» тирбәлмә таганнар, карусельләр һәм башка җайланмалар куелачак.
    Мәйданчыкта эшләрне апрель аенда ук башларга планлаштырыла, шуңа күрә тиздән ул танымаслык үзгәрәчәк.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: