Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өстәмә җайланмалар һәм караңгылатылган пыяла – игътибар үзәгендә

Автодромда җирле үзидарә органнары хезмәткәрләренең хезмәт автомобильләре тикшерелде.

Мәйданда 50гә якын хезмәт автомобилен тезеп куйдылар. Машина йөртүчеләрне штрафларның, рәсмиләштерелгән документациянең, рейс алды медицина тикшерүенең булу-булмавына тикшерделәр.

ЮХИДИ хезмәткәре транспорт чарасын җиһазлауга аерым игътибар бирде.

– Җитәкчеләр үрнәк булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә тиеш. Барлык өстәмә җайланмаларны да исәпкә алырга, теркәргә кирәк, чөнки вак-төяк тә төзексезлеккә һәм юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин. Бу исә юл хәрәкәте куркынычсызлыгына турыдан-туры йогынты ясый. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, ЮХИДИ белән берлектә мондый тикшерүне квартал саен уздырачакбыз, – дип аңлатма бирде Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов.

Олы Талкыш авыл җирлеге башлыгы Эдуард Ильин мондый чаралар ешрак үткәрелеп торса, хезмәт машинасы озаграк хезмәт итәчәк дигән фикердә. Аның автомобилендә караңгылатылган пыяла юк, чөнки ул юлда комачаулаячак.

– Кичтән барлык документларны әзерләп куйдым, тикшерүгә җыендым. Бүген без башка авыл җирлекләре башлыклары белән очраштык, киңәшләштек, машиналарыбызга кагылышлы нечкәлекләр турында фикер алыштык. Алар күп, барлык сорауларны белгечләргә бирергә кирәк, – дип уртаклаша Эдуард Борисович.

ЮХИДИ хезмәткәрләре караңгылатыл ган пыялага игътибар юнәлттеләр. Алар биргән мәгълүматларга караганда, беренче өч айда гына да республикада яшәүчеләр арасында 11 меңнән артык караңгылатылган пыяла яратучылар җаваплылыкка тартылган, шуларның 387се – чистайлылар.

Кагыйдәләр буенча караңгылатыл маган пыяла машина йөртүченең реакциясен акрынайта, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында. Бу фаҗигале тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләренә китерергә мөмкин.

Массалы тикшерү барышында җитешсезлекләр ачыкланды.

– Пыялалары караңгылатылган машиналар, урнаштырылган фаркоплар бар, бу техник чараны өстәмә җайланмалар белән җиһазландыруны аңлата. Боларның барысын да билгеләнгән тәртиптә теркәргә кирәк, – диде Эдуард Рөстәм улы.

 

Белешмә

«Тәгәрмәчле транспорт чаралары иминлеге турында»гы таможня берлегенең техник регламенты нигезендә, транспорт чарасының алгы һәм алгы ян тәрәзәләре пыяласының яктылык үткә¬рүчәнлеге 70 проценттан да ким булмаска тиеш. Әгәр бу норматив үтәлмәсә, транспорт чарасыннан файдалану тыела. 2021 елның 1 гыйнварыннан караңгылатылган пыяла өчен җәза 500 сум дәрәҗәсендә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев