Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

ОСАГО полислары мотоциклистларга авырлык белән бирелә

Иминиятләүчеләр ОСАГО рәсмиләштерүдән баш тарта.

Ни өчен мотоциклда йөрү челәр шундый проблема белән очрашалар? Тиешле хезмәтләр аны ничек хәл итәргә ярдәм итәләр? Бу хакта безгә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Чис тай территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге консультанты Владимир Еремеев сөйли.

– ОСАГО полисын рәсмиләш терүдә Чистай мотоциклистлары гына түгел, башка районнарда яшәүчеләр дә авырлыклар белән очрашалар. Еш кына алар сезон эчендә медицина ярдәме күрсәтүне таләп итә торган берничә имгәнү ала. Шул рәвешчә, нәтиҗә үзеннән-үзе барлыкка килә: мотоцикл йөртүчеләр зыянга эшләүче категориядә. Шуңа күрә иминиятләүчеләр мондый клиентлардан баш тарту өчен бик күп сәбәпләр уйлап табалар, – дип аңлата Владимир Михайлович.

– Алар үз теләкләре белән ОСАГО полисларын сатудан баш тарта алалармы? Алар баш тартырга хокуклы дип кайда язылган?

– Транспорт чаралары хуҗаларының гражданлык җаваплылыгын иминият ләштерү турындагы закон 2003 елның 1 июленнән гамәлдә. Ул мотоциклистларга да кагыла. Транспорт саны елдан-ел арта. Күпләр иминиятләүчеләргә полисның гамәлдә булу вакыты чыкканнан соң мөрәҗәгать итәләр. Әлеге документны кайдан алырга дип эзләгәндә вакыт бара. Полиссыз йөргән өчен ЮХИДИдан штрафлар килә.

Закон нигезендә ОСАГО килешүе төзүдән иминиятләүче баш тартырга хокуклы түгел. Иминләштерүче ОСАГО килешүе төзү турында язмача гариза белән мөрәҗәгать итәргә хокуклы, аны карау срогы – бер ай. Өстәмә иминият килешүләре көчләп тагылса, алардан 14 календарь көн эчендә баш тартырга мөмкин. Моннан тыш, мәҗбүри иминият килешүе төзүдән нигезсез баш тарту яки мәҗбүри иминият килешүе төзегәндә өстәмә хезмәтләрне көчләп тагу вазифаи затларга – 20 меңнән 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 100 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф салуга китерә.

– Чистайлылар арасында бу мәсьәлә буенча киңәш сорап мөрәҗәгать итүчеләр бармы?

– Әйе, безгә бер елга иминият рәсмиләштергән ир-ат мөрәҗәгать итте. Беренчедән, аны полисның гамәлдә булу вакыты канәгатьләндерми, чөнки кышын ул мотоциклда йөри алмый, ә бу чор өчен түләргә туры килгән. Әмма закон буенча бер елдан да ким вакыт каралмаган. Икенчедән, иминият кәгазе алу өчен аңа берничә көн кирәк булган.

– Аңа нинди киңәшләр бирдегез?

– Проблемалар килеп чыкмасын өчен, ОСАГО рәсмиләштерүне, күп кенә транспорт чаралары хуҗаларында кабул ителгәнчә, бер-ике көн калгач түгел, ә мотоцикл руле артына утырганчы, бер ай алдан башларга кирәк. Өстәмә хезмәтләр сатып алуга ризалашырга, ә аннары 14 көн эчендә алардан баш тартырга мөмкин. Шулай эшләгәндә иминиятләүче өстәмә түләнгән акчаны кире кайтарачак, ә гамәлдәге полис кулда калачак.

Стажлы байкер Виталий Игнатьев өчен үз мотоциклын сезонга әзерләү – һәрчак күңелле мәшәкать. Әмма яңа көч белән иминият компанияләрен «штурмларга» туры киләчәк дигән уй гына кәефен төшерә.

– Еш кына шундый җавап ише тәм: без аны рәсмиләш терүдән баш тартмыйбыз, бездә бланклар бетте – бер атнадан соң килегез. Яки форманы тутырганнан соң почтага: «Кызганыч, ләкин без килешү төзегәндә авырлыклар белән очраштык», – дигән хәбәр белән белдерү кәгазе килә. Иминиятләүчеләр бусагасын кат-кат таптаганнан соң, ниһаять, полис алам. Гомумән, барысы да университетка укырга кергәндәге кебек булса иде. Берьюлы берничә иминият компаниясенә соратып алу җибәрәсең, хуплау көтәсең, ә аннары сайлап аласың. Шәп булыр иде, – дип сөйли Виталий.

Без иминият компаниялә ренең берсе белән элемтәгә кердек. Анда безгә мотоцикл йөртүчеләрне иминиятләштерү ләре турында хәбәр иттеләр, әмма мондый клиентларның югары куркыныч зонасында булуын онытмауларын белдерделәр.

– Бездә клиентлар базасы бар, без аларны елдан-ел проблемасыз иминләштерәбез. Алар – төнге узышлар белән мавыкмау чы, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүче стажлы йөртүчеләр. Әгәр яңа затлар мөрәҗәгать итәләр икән, башта без аларның йөрү тарихын өйрәнәбез, бары шуннан соң гына карар кабул итәбез. Әмма шулай да закон буенча безнең алардан баш тартырга хокукыбыз булмавын онытмыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев