Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Операциядән соң өч көн үткәч, мин инде өйдә идем»

    Безнең районда табиблар лапароскопия ысулы белән беренче операция үткәрделәр.

    Чистай үзәк район дәваханәсе хирурглары Әхәт Зарипов һәм Булат Туктамышев районда бүсергә беренче лапароскопик операция уздырдылар. Организмның яшәү өчен мөһим функцияләрен табиб анестезиолог-реаниматолог Александр Логинов һәм операция шәфкать туташы Любовь Майорова контрольдә тоттылар.

    Яңа ел алдыннан дәваханәгә эче каты авыртуга зарланып бер хатын-кыз мөрәҗәгать иткән. Тикшерү уздырганнан соң аңарда операциядән соң вентраль бүсер һәм корсак ярысы авыруы булуы ачыклана. Оператив чаралар үткәрү кирәк була. Чистай үзәк район дәваханәсе хирургы Әхәт Зарипов пациент хатын-кызга лапароскопия тәкъдим итә һәм бу аның районда беренче тәҗрибәсе булуы хакында кисәтә һәм элегрәк республика медицина учреждениеләрендә мондый операцияләрдә катнашканы булуын билгеләп үтә.

    – Районда мондый ысул белән операция ясатачак беренче пациент булачагымны белгәч, әлбәттә, бераз дулкынландым. Әмма тиз арада ризалаштым, чөнки озак уйларга вакыт юк иде, авырту көчәя барды. 24 декабрьдә миңа операция ясадылар, барысы да уңышлы узды. Төшке аштан соң мине палатага күчерделәр, кич белән мин караватта әйләнеп ята ала идем инде, ә икенче көнне яраны бәйләтергә үзем бара алдым, – дип сөйли Гөлфинә Гатина. Әхәт Радик улы операциядән соң хәлемне һәрдаим белеп торды, кизү вакытында сәгать саен диярлек палатага керде, мине карады, хәтта бандаж кияргә дә ярдәм итте. 27 декабрьдә мин инде өйдә идем. Җепләрне алдырырга Яңа елдан соң, 3 гыйнварда бардым. Хәзерге вакытта үземне яхшы хис итәм. Табибларга мең-мең рәхмәт!

    Бүгенге көндә Гөлфинә Габделхалик кызы – районда лапароскопия ысулы белән бүсергә операция ясаткан беренче һәм бердәнбер пациент. Хирургларның сүзләренә караганда, районнарда оператив катнашуның әлеге төре популяр түгел.

    Чистай үзәк район дәваханә сендә мондый практика дәвам итәчәк. Әлеге операциянең асылы турында «Чистай-информ» корреспондентына табиб-хирург Әхәт Зарипов сөйләде.

    – Лапароскопия пациентка бөтен процессны, аерым алганда, тернәкләнүне җиңелрәк кичерергә мөмкинлек бирә. Операция гомуми наркоз астында үткәрелә, пациент йоклый, авыртуны сизми. Корсакта диаметры бер сантиметрдан артык булмаган өч-дүрт тишем ясала. Алар аша без оптика белән җиһазландырылган медицина әсбапларын кертәбез. Камера күп тапкырга зурайтылган сурәтне мониторга чыгара, хирургия әсбапларының һәр хәрәкәтенең төгәллеген тәэмин итә. Шулай ук корсак эчендә киң диагностика үткәрергә була. Бу очракта без тишемнәр ясау ярдәмендә берьюлы ике операция ясадык, – дип аңлата Әхәт Радик улы.

    Мондый хирургия катнашуыннан соң, тернәкләнү җиңелрәк уза, пациентка иртәрәк аякка басарга һәм икенче көнне, кайвакыт берничә сәгатьтән соң ук ашарга ярый. Моннан тыш, авыртуны басу процессы да оптимальләштерелгән.

    – Операция күпме бара? – дип табибтан кызыксынам.

    – Гомумән, хирурглар вакыт турында сөйләргә яратмыйлар, чөнки һәр очрак аерым, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Операциянең нәтиҗәсе аның дәвамлылыгына бәйле түгел.

    Мондый операцияләрне үткәрү өчен заманча җиһаз ТР Президенты ярдәме белән стационар ярдәмне модернизацияләү кысаларында Чистай үзәк район дәваханәсе стационарын капиталь ремонтлау ярдәмендә алынуы билгеләп үтелде. Җирле дәваханәдә программаны гамәлгә ашыруда район башлыгы Дмитрий Иванов зур ярдәм күрсәткән.

    – Нәкъ менә шундый ысул белән операция ясарга дигән карарга ничек килдегез?

    – Әлбәттә, бу тиктомалдан кабул ителгән карар түгел. Ул коллегалар белән бергәләп хәл ителде. Чистай үзәк район дәваханәсе җитәкчелеге, аерым алганда, баш табиб Рәис Роберт улы Мостафин, медицина часте буенча начальник Эллина Алексеевна Микрюкова, хирургия бүлеге мөдире Марат Абделәхәт улы Мифтаховның ярдәме зур роль уйнады.

    Табибларның иртәсе планеркадан башлана. Пациентканың барлык зарлары, элегрәк ясалган операцияләре буенча фикер алышалар, наркозның иң туры килгән төрен сайлыйлар һәм эшкә керешәләр.

    – Районда бу сезнең беренче тәҗрибәгез булуын исәпкә алсак, дулкынландыгызмы, әллә тыныч акыл белән эш иттегезме?

    – Табиблар да шундый ук кешеләр. Операция вакытында дулкынлану хисе булды. Әмма иң мөһиме – ул процесс ка комачауламасын. Чөнки пациент, коллегалар алдында җаваплылык бик зур. Барысы да уңышлы узды, дулкынлану фазасын җиңә алдык. Пациент хатын-кыз реанимациядә үк аңына килә башлады. Шул ук көнне кич белән аны палатага күчерделәр. Шуны аңларга кирәк, тернәкләнү чаралары иртәрәк башланган саен, пациент өчен яхшырак булачак, чөнки өзлегүләр ихтималы кимиячәк.

     

    Хирург киңәшләре

    Операциадән соң ничек тернәкләнергә

    • Уңышлы тернәкләнү хәрәкәттән, тукланудан тора. Хирург сүзләре буенча, озак ач тору бернинди дә уңай нәтиҗә бирмәячәк. Организм никадәр тизрәк эшли башласа, пациент өчен шуның хәтле яхшырак булачак. Туклануның билгеле рационы бар. Ач торырга да, артык ашарга да кирәкми, әмма баштагы мәлләрдә үзеңне калорияле ризыктан, җиләк- җимешләрдән чикләргә кирәк.

    • Физик эшләр белән сак булырга. Ятып кына торырга да, чабып йөрергә дә ярамый. Бар эштә дә алтын уртаклык булырга тиеш. Гадәттә операциядән соң кеше тулы канлы тормышка өч айдан соң әйләнеп кайта. Лапароскопиядән соң вакыт икеләтә кими. Әмма кеше факторы турында да онытырга ярамый, һәр организм үзенчәлекле.

    • Операциядән соң ике атна бандаж киеп йөрергә кирәк. Традицион операциядән соң аны ай дәвамында кию мәҗбүри.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: