Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ольга Павлова: «Килүемнең төп максатларының берсе – ятим балаларны бераз бәхетлерәк итү»

Безнең шәһәргә эш сәфәре белән Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова килде. Ул шәһәр һәм район депутатлары белән очрашты, гражданнарны кабул итте һәм балалар йортында булды.

Район хакимиятенең утырышлар залында Ольга Павлова шәһәр һәм район депутатлары белән очрашты. Очрашуда муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов катнашты. 

Ольга Ивановна бирегә җыелган­нарга Дәүләт Думасы депутатларының хәзерге вакытта нинди мәсьәләләр өстендә эшләвен сөйләде. Җирле үзидарәне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, «Бердәм Россия» партиясе Генераль советы сәркатибе Андрей Турчак тарафыннан кертелгән, беренче укылышта кабул ителгән декларацияне җиңеләйтү һәм ришвәтчелеккә каршы тору  турындагы законнар аларның игътибарына җиткерелде.

– Декларацияне тутырганда очрак­лы рәвештә җибәрелгән хаталар аркасында муниципаль депутатларның вәкаләтләрен өсләреннән төшерү очраклары билгеле. Без бүген депутатлар корпусын саклап калырга һәм аларны бик күп документлар тутыру белән интектерергә тиеш түгелбез. Аларның һәркайсы яхшы, намуслы эшли, – дип аңлатты Ольга Павлова.

Ул аралашу өчен һәрвакыт ачык булуын ассызыклады һәм бирегә җыелганнарга килеп чыккан мәсьәләләрне аның белән телефон, электрон почта аша, шәхси очрашулар вакытында турыдан-туры хәл итәргә тәкъдим итте. 

Шуннан соң ул район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов һәм яшьләр эшләре бүлеге җитәкчесе Дамир Хәсәнов белән бергә гражданнарны кабул итте. Биредә балаларның ялын оештыру темасына кагылдылар (рәсемдә).

 Кабул итүгә 6 кеше килде. Алар безнең район территориясендә яңа балалар лагерьлары булдыру турындагы сораулар белән мөрәҗәгать иттеләр, шулай ук «Кояшкай» һәм «Яшьтәш» җәйге сәламәтләндерү лагерьларында юл булмау темасын да кузгаттылар. 

Эдуард Хәсәнов юлларны ремонтлау өчен акча бүлеп бирелүен хәбәр итте. 2019 елда «Кояшкай» лагерена кадәр юл төзеләчәк. Ә «Яшьтәш»кә юл үткәрү киләсе елга планлаштырылган. 

Очрашу җанлы әңгәмә форматында узды, аның барышында чистайлылар депутатка үзләрен борчыган сорауларны бирә һәм төгәл җаваплар ала алдылар. Аларның күбесен хәл итүне Ольга Павлова шәхси контрольгә алды, шулай ук район башкарма комитетына аларны хәл итү барышын тикшерергә кушты. 
– Тиздән Россиядә җәйге сәламәт­ләндерү кампаниясе башланачак, анда илебезнең 5 миллионнан артык яшь гражданы, шул исәптән авыр тормыш хәлендә калган 1 миллионнан артык бала катнашачак. Ата-аналарның, белгечләрнең, тренерларның, педагогларның миңа онлайн-режимда барлык ачык ресурсларга мөрәҗәгать итүләрен сорыйм, – дип мөрәҗәгать итте депутат чарада катнашучыларга. 

Ольга Ивановна билгеләп үткәнчә, сәфәренең төп максаты – күптән кураторлык иткән Чистай балалар йортында булу. 

– Балалар йорты хезмәткәрләре тәрбияләнүчеләрне релаксацияләү һәм стрессны төшерү өчен сенсор бүлмәсен оештыру үтенече белән мөрәҗәгать иттеләр. Мин бу мәсьәләне хәл итүне кичектермәскә булдым һәм бүген без коллегаларым белән балаларның хыялын тормышка ашырдык, аларга сенсор бүлмәсе өчен җиһазлар комплекты бүләк иттек, – ди депутат. 

Ольга Павлованы балалар йортында тәрбияләнүчеләр, педагоглар һәм тәрбиягә бала алган ата-аналар каршы алдылар. Алар – «Авыр тормыш хәлендә калган балаларның эчке деп­рессиясен җиңеләйтүнең конструктив ысуллары» панель аралашуда катнашучылар. Тантаналы шартларда алар сенсор бүлмәсен ачтылар. 
Чарада катнашучылар зур аквариумда балыкларны бик теләп күзәттеләр, шулай ук яңа җиһазлар белән таныштылар. Релаксация сенсор бүлмәсе коры бассейн, фонограмма, массаж юлы һәм балалар ком белән рәсем ясый алсыннар өчен яктырткыч өстәл белән җиһазландырылган. 

Балалар йорты директоры Елена Вәлиева билгеләп үткәнчә, бу аларның учреждениесе өчен әһәмиятле бүләк һәм депутатка ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. Малайлар һәм кызлар рәхмәт йөзеннән Ольга Павловага үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырдылар. 

Ольга Павлова балалар һәм катнашучылар белән аралашудан бик канәгать булуын белдерде. Ул хезмәткәрләргә кайгыртучан булганнары, малайларга һәм кызларга яхшы тәрбия бирүләре өчен рәхмәт белдерде. 

– Сез балаларга вакытлыча торак биреп кенә калмыйча, мөстәкыйль тормышка аяк басарга, үз киләчәкләрен планлаштырырга булышасыз. Мин сезгә һәм әлеге якты, уңайлы йортта яшәүче барлык кешеләргә бәхет, иминлек һәм уңышлар телим! 

Эш сәфәренә йомгак ясап, депутат безнең шәһәргә килүенең бик нәтиҗәле булуын билгеләп үтте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев