Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Оешкан җинаятьчел төркем әгъзаларын кулга алдылар

Чистайның оешкан җинаятьчел төркемендә катнашучыларына карата эш судка тапшырылды.

Алар берничә маддә: караклык, янап акча алу, законсыз корал һәм шартлаткыч җайланмалар сатып алу һәм җинаятьчел берләшмә оештыру буенча гаепләнә. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Баш тикшерү идарәсе җинаять эшен тикшерүне төгәлләде.

Билгеле булганча, төркем белән Оренбург өлкәсендә яшәүче Рәшит Джамбульский (чын исеме Рәшит Хачатрян) идарә иткән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, җинаятьчел төркем Чистайда элек хөкем ителгән ике авторитет – 8 тапкыр хөкем ителгән, Чис тай фирмаларының берсендә 41 яшьлек башлык урынбасары һәм 3 тапкыр хөкем ителгән Чистай фирмасы җитәкчесенең 34 яшьлек урынбасары.

Банда ике төркемгә бүлен гән, алар ике схема буенча эшләгәннәр – бер төркем эшмәкәрләрдән акча янап алган, икенчеләре күчемсез милек белән мошенниклык кылган. «Керем»нең төп өлеше Рәшит Джамбульскийга барган. Аның җинаятьләргә катнашы булуының барлык дәлилләре Оренбург өлкәсендә урнашкан йортында тентү вакытында табылган.

Оешкан җинаятьчел төркем 2021 елның май ахырында юкка чыгарыла. Аның составына 11 кеше кергән булган.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгыматериаллары буенча

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев