Чистай-информ

Чистай районы

Рус Тат
Җәмгыять

Очучы ерткычлар һөҗүм итә

Шөпшәләрдән ничек сакланырга кирәклеге турында сөйлибез

Җәй көне рәхәтләнеп ял итәсең, вакытыңны күңелле итеп табигать кочагында үткәрәсең. Әмма кояшлы көннәр, җылы кичләр белән хозурланып, бөҗәкләр турында да онытырга ярамый. Бөҗәкләр тешләгән урыннар шактый күңелсез хәлләр китереп чыгарырга мөмкин.

Бөҗәкләр арасында кешеләр тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаучы булып шөпшәләр тора. Роспотребнадзор идарәсенең Чистай территориаль бүлеге баш белгеч-эксперты Гөлнара Төхвәтуллина әлеге буйлы бөҗәкләрдән ничек сакланырга кирәклеге хакында сөйләде.

– Әлеге бөҗәкләр кайсы урыннарда еш очрыйлар?

– Җиләк- җимешләрне җыю һәм эшкәртү вакытында, кондитер фаб рикаларында, терлек сую урыннарында, азык продуктларын эшкәртү цехларында, складларда, урман янгыннарын сүндергән вакытта, азык- төлек базарларында һәм җиләк-җимеш, яшелчәләр, балык һәм ит продукцияләре белән сәүдә итү нокталарында очрый.

– Еш кына йорт янында һәм тору урыннарында шөпшәләр оясын күрергә мөмкин. Бу вакытта нәрсә эшләргә?

Сезон башында (аена 2-3 тапкыр) үз бинагызның тирәләрен һәм өй территориясен яңа төзелгән шөпшә ояларын юкка чыгару максатыннан тикшереп чыгарга кирәк. Кечкенә ояны (5 см диаметрлы) зураеп киткәнче үк юк итүе җиңелрәк. Аларны тиз генә тыгыз полиэтилен пакет белән ябарга ( иң яхшысы эче инсектицид белән эшкәртелгән булсын), тиз генә тыгыз итеп бәйләргә, кисеп алынган ояны пакеты белән яндырырга кирәк. Ә зур ояларны юкка чыгарыр өчен белгечләрне чакырырга.

– Үзеңне бөҗәкләрдән ничек сак ларга кирәк?

– Җәй азагына – көз башына шөпшәләрнең иң күбәйгән вакыты. Бу чорда шөпшәләр өй эченә кайнатма, джем, өлгергән җимеш-җиләкләр исенә очып керергә мөмкин. Шул ук вакытта дәваханә объектлары, җәмәгать туклануы предприятиеләре, балалар бакчалары һәм мәктәпләр, белем бирү учреждение территорияләрендә урнашкан азык-төлек калдыклары җыелган урыннарда, кешеләр яши торган районнарда, бакча яны участокларында, ял итү зоналарында очратырга мөмкин. Шөпшәләрдән котылу өчен тәрәзә һәм ишекләргә сеткалар кую, аттрактантлы тозак, инсектицидлы алдавыч тәкъдим ителә.

Гади аттрактантлы тозакның мисалы булып шешә белән татлы су тора. Тәмле искә очып килгән шөпшәләр шешәгә очып керәләр һәм шунда калалар. Бинага очып кергән шөпшәләр өчен очучы бөҗәкләр һәм аларны юк итү өчен җитештерелүче аэрозол тарт мада булган инсектицид кулланыла. Ул бөҗәкләрне бик тиз юк итә. Аны 2-3 секунд дәвамында турыдын туры бөҗәкләргә сиптерергә кирәк. Алдан ук азык- төлекне алып куярга, аквариумны ябарга кирәк. Эшкәрткәннән соң бүлмәне 15 минут дәвамында җилләтү сорала.

Санитар-гигиена чараларын азык-төлек калдыкларын җыю урыннарында үткәрәләр. Көнкүрештә азыкны, хайваннар өчен итле ризыкларны ябарга, азык калдыкларын исләтеп җыеп тормаска кирәк. Торак пунктлардагы объектларда шөпшәләр белән көрәшүче юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр, эшкәртү алдыннан үткәрелгән эшкәртүләрнең датасын һәм вакытын хәбәр итәргә тиешләр.

– Әгәр шөпшә чагып өлгерсә?

– Шөпшә тешләгән урында кызарып, шешкән формада аллергия барлыкка килә, ул берничә сәгать дәвам итә. Әгәр дә берничә бөҗәк чакса, сис темалы токсик реакция балыкка килә.Баш авырта, костыра. Кайчакта бер тапкыр тешләү дә анафилактик шок үсешенә китерә, бу тормыш өчен бик куркыныч, кичекмәстән медицина ярдәме таләп итә.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев