Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Очрашу җылы һәм ихлас булды

Өлкәннәр көне уңаеннан «Таверна» кафесында традиция буенча җылы, ихлас кичә булып узды.

Әлеге хәйрия кичәсенең кунак­лары барысы да өлкән яшьтәге кешеләр иде. Аларның һәрберсен ачык йөз белән кафе җитәкчесе Клавдия Петровна каршы алды, аларга сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иминлек һәм шәфкатьлелек теләде. Бәйрәм өстәле артына заманында иң мөһим өлкәләрдә – кондитер фабрикасында,елга флотында, сәүдәдә һәм башка өлкәләрдә хезмәт куйган пенсионерлар җыелды.

– Без «Таверна»  кафесы җитәкчесе Клавдия Петровнага шундый бәйрәм оештырганы өчен ихластан рәхмәт белдерәбез. Без, пенсионерлар, өчен бу аралашу, вакытны яхшы үткәрү чарасы, без яшьлегебезне искә төшерәбез, күңелле ял итәбез, – дип тәэсирләре белән уртаклашты Галина Живописцева. 

Әлеге чара пенсионерлар күңеленә хуш килде. Алар рәхәтләнеп күңел ачтылар, аларның йөзеннән елмаю китмәде, бертуктаусыз рәхмәт сүзләре яңгырады.

– Клавдия Петровнаны без күп­тән беләбез, ул искиткеч мәрхәмәт­ле кеше. Безнең өчен оештырылган бәйрәм барыбызның да күңеленә хуш килде. Күрсәтелгән игътибар, хөрмәт, җылы кабул итүләре өчен чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Рәхмәт сезгә, Клавдия Петровна! Сезгә һәм коллективыгызга озын гомер, уңышлар телим, – диде Валентина Солдатова.

Кунаклар әлеге җылы кичәне оештыручыларга рәхмәт әйтеп кенә калмадылар, кызыклы, музыкаль программа оештырырга да ярдәм иттеләр. Нәкъ менә «Кәеф»  клубында катнашучылар аның җитәкчесе Валентина Солдатова белән бик күп бию номерлары бүләк иттеләр, аларга зур теләк белән пенсионерлар да кушылды. Алар вальс әйләнделәр, сальсу, фламенко биеделәр... Бер сүз белән әйткәндә, бар җаннары һәм тәннәре белән ял иттеләр!

– Безнең кадерле кунаклары­бызгә әлеге бәйрәмнең ошавы бик күңелле. Мондый чаралар оештырып, без үзебезнең хөрмәтне, кай­гыртучанлыкны, олы кеше­ләргә хөрмәтне белдерәбез. Әлеге кешеләрнең йөзеннән елмаю китмәсен, аларны якыннары һәрчак яратсыннар һәм кадерләсеннәр, – диде кафе администраторы Эльвира Басанова. 

 Бәйрәм сәбәпчеләре хөрмәтенә котлау сүзләре халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Гүзәл Каюмовадан һәм сәүдә бүлеге начальнигы Ольга Главновадан яңгырады. Алар һәрберсе үз чыгышында өлкән буынның активлыгына, кәеф күтәрен­келегенә, тормыш сөю­чәнлегенә соклануларын белдерделәр.

Нәкъ менә шушы сыйфатларын пенсио­нерлар кичә барышында тасвирладылар да инде: көлештеләр, шаярдылар, биеделәр, аларның йөзләреннән елмаю китмәде. Игелек ияләре Клавдия Петровна һәм «Таверна»  кафесы коллективы өчен нәкъ менә шунысы иң мөһиме иде.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев