Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Объективлык, оперативлык - эш стиле

    "Республика Татарстан" газетасы Россиядә һәм ТРда иң борынгы газеталарның берсе, үзенең 95 еллыгын билгеләп үтә. Сишәмбе көнне бер төркем журналистлар баш мөхәррир урынбасары Рафаэль Миргазизов белән шәһәребездә булдылар, муниципаль район җитәкчелеге, газета укучылар белән очраштылар.

    Очрашуда катнашучыларны сәламләп, муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов газета чистайлыларда зур абруй белән файдаланыла, бу турыда аңа язылучылар санының даими артуы да сөйли дип ассызыклады. Без республикада әлеге күрсәткеч буенча алдынгы позицияне алып торабыз. Газетада басыла торган мәкаләләрнең актуальлеге, темаларны һәм вакыйгаларны яктыртуның оперативлыгы, объективлыгы белән җәлеп итә. Рөстәм Гариф улы муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов исеменнән газета җитәкчелегенә шәһәр юбилее уңаеннан чыгарылган фотоальбомнар, истәлекле бүләк, "Республика Татарстан" газетасының үз корреспонденты Геннадий Абрамовка Мактау грамотасы һәм фотоальбом тапшырды. Рафаэль Миргазизов чистайлыларга аларның хезмәтләрен югары бәяләүләре, газетага бәйлелекләре өчен рәхмәт белдерде, коллегалары белән таныштырды, дипломнар һәм бүләкләр тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов, аның беренче урынбасары Рөстәм Хамматов, муниципаль район Советының җәмәгать оешмалары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча бүлек начальнигы Рөстәм Хөснуллин, предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләре, язылу мәсьәләләре белән шөгыльләнүче почта хезмәткәрләре, редакциянең "Газета сезнең күзлектән" дигән социаль сораштыруда актив катнашучы Габбас Хәлиуллин бар иде.
    -Һәр кешегә барып җитә, - газетаны даими укучы Нина Харитонова аңа шундый бәя бирде. Хатлар бүлеге мөхәррире Андрей Лебедев халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү турында сөйләде. Очрашу барышында массакүләм мәгълүмат чараларының җәмгыять тормышындагы роле турында кызыклы әңгәмә булды, теләкләр һәм тәкъдимнәр яңгырады.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: