Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Объективлык – эшнең төп принцибы

12 гыйнварда прокуратура хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Әлеге һөнәр вәкилләре гражданнарның хокукларын һәм дәүләт мәнфәгатьләрен яклауны үз бурычлары дип санап, законлылык һәм тәртип сагында 290 ел торалар.

Тормыш алар алдына яңадан-яңа бурычлар куя һәм алар югары һөнәри, рухи-әхлакый сыйфатларны күрсәтеп, бурычларны лаеклы үтиләр. Юстиция киңәшчесе, шәһәр прокурорының беренче урынбасары Феликс Хафизов өчен юбилей датасы мөһим булды. Аның фидакарь хезмәте ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелә, ул шулай ук республика профессиональ конкурстта "Иң яхшы шәһәр һәм район прокуроры урынбасары" номинациясендә җиңүче була, аңа истәлек билгесе тапшырыла, бу эшнең нәтиҗәлелегенә югары бәя.
Бар нәрсәдә җаваплы һәм төпле булу - мәктәп елларында ук ачык чагылыш тапкан тумыштан килгән характер сыйфатлары, алар уку материалын уңышлы үзләштерергә ярдәм итәләр. Әмма гуманитар фәннәр - тарих, җәмгыять белеме, рус теле аны күбрәк кызыксындыра. 16 нчы мәктәпне көмеш медаль белән тәмамлаган чыгарылыш укучысы алдында зур мөмкинлекләр ачыла. Казан дәүләт университетының иң абруйлы факультетларының берсе - юридик факультетка укырга керү максатын куя. Бик яхшы әзерлек аңа беренче омтылыштан ук әлеге югарылыкны яуларга ярдәм итә.
- Эчке сиземләү белән сайладым, - ди әңгәмәдәш. - Әлбәттә, башта төгәл билгеләнгән программа юк иде. Юриспруденция фән, шулай ук практик тармак буларак җәлеп итте. Нәтиҗәдә, практик якка өстенлек бирелде. Һөнәри эшчәнлектә беренче адымнарны юрисконсульт буларак ясадым. Бу катлаулы социаль-икътисадый шартлар вакыты иде, хокук нормалары бик тиз үзгәрде, таләпләргә туры килү өчен аларны төгәл күзәтергә кирәк булды.
- Профессиональ карьераны ничек яуладыгыз?
- Җәмәгать суды рәисеннән консультант вазифасына кызыклы тәкъдим керде. Бу яңа дәрәҗә, үзкамилләшү, квалификацияне күтәрү өчен зур мөмкинлекләр иде. Законнарны системалаштыру мәсьәләләре белән шөгыльләндем, судьялар өчен яңа законнар, булганнарына төзәтмәләрне һәм өстәмәләрне өйрәнү буенча дәресләр үткәрдем. Вазифалар даирәсенә төрле юнәлешләр буенча суд практикасын гомумиләштерү керде. Кирәк булганда суд утырышлары сәркатибе функциясен башкарырга туры килде, мине халык утырышчысы итеп сайладылар. Әлеге практика киләчәктә профессиональ үсүгә ярдәм итте.
- Прокуратурага күчүнең сәбәпләре нидә?
- Миңа әлеге структураның өстенлекләре - гражданнарның конс­титуцион хокукларын тәэмин итү, дәүләт мәнфәгатьләрен яклау якын. 1999 елның гыйнварында прокурорның аның ярдәмчесе сыйфатында эшкә чакыруын кабул иттем. Бу башка специфика, минем өчен яңа эшчәнлек төрен үзләштерү этабында коллегалар зур ярдәм күрсәттеләр. Безнең коллектив югары профессиональ дәрәҗәсе, практик тәҗрибәсе булган бердәм команда, шуның ярдәмендә җайлашу уңышлы узды, һәрвакытта да ярдәмгә исәп тота алам.
Шушы вакыттан бирле 13 ел үтә, яңа Россиянең хокукый формалашуында тулы бер дәвер, демократик үсеш гаранты булып прокуратура институты тора. Шушы вакыт эчендә Феликс Хафизов һөнәри үсүнең барлык баскычларын уза: өлкән ярдәмче, урынбасар, прокурорның беренче урынбасары, берничә тапкыр ТР прокуроры тарафыннан игълан ителгән рәхмәтләр ала.
- Сез нинди мәсьәлә­ләрне хәл итәсез?
- Башлангыч тикшерү органнарының процессуаль эшчәнлегенә, хокук саклау структураларының оператив-эзләү эшчәнлеге производствосына күзәтчелек, җинаять суд производствосында гражданнарның конституцион хокукларын үтәүне тәэмин итү мәсьәләләре керә. Барлык гаризалар кыска срокларда карала, һәр җинаятьне тикшерү процессы контрольдә, судта дәүләт гаепләүчесе.
- Сезнең кулларыгыз һәм йөрәгегез аша күп санда җинаять эше уза, бу зур җаваплылык, һәрвакыт объектив булырга нәрсә ярдәм итә?
- Булган дәлилләргә җентекле анализ, фактларга һәм вакыйгаларга юридик бәя бирү, суд практикасын белү, профессиональ тәҗрибә. Бер-берсенә охшаган хәлләр булмый, шәхеснең үзенчәлеген, җинаять характерын өйрәнү зарур, практикада күрәләтә ялган күрсәтмәләр бирү була, гаепсез кеше зыян күрмәсен өчен һәр очракны игътибар белән тикшерергә кирәк. Безнең эш кылган хокук бозулар өчен җаваплылыкның һәм җәзаның котылгысыз булуы принцибын эшләтүгә юнәлдерелгән.
- Буш вакытны нәрсәгә багышлыйсыз?
- Әлбәттә, гаиләгә, балаларның уңышлары белән кызыксынам. Улым Әскәр велоспортның экстремаль төре, техника белән мавыга, автомәктәптә шөгыльләнде, машина йөртү таныклыгын алуга имтиханнар тапшырды, таныклыкны яше җиткәч алачак. Кызым Алинә чын оста, аның бизәкләү таланты барысын да сок­ландыра, ул менә дигән әйберләр ясый. Табигатьне, чаңгыда һәм җәяү йөрергә, йөзәргә яратам, яңа китаплар, кино белән танышырга тырышам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев