Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нык гаилә – көчле дәүләт нигезе

Гаилә кеше тормышында мөһим роль уйный. Бары гаиләдә генә без үзебезне чын-чынлап бәхетле, якланган итеп тоябыз, барлык уңышсызлыклар турында онытабыз һәм туганнарыбыз, якын кешеләребез әйләнәсендә аларның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшибез.

Әмма шуны истә тотарга кирәк: гаилә – ул кан кардәшлек кенә түгел, ә җәмгыятьнең аерылгысыз өлеше дә. Гаиләләрнең нык­лыгыннан һәм бердәмлегеннән илдәге тормышның тотрыклылыгы бәйле. «Бердәм Россия»нең «Нык гаилә» партия проекты гаилә хокукларын якларга, гаилә кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән.

Күркәм гадәт буенча Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә Скарятин бакчасында, халык арасында үзара мәхәббәткә һәм тугрылыкка нигезләнгән гаилә учакларының ныклыгы белән билгеле, шулай ук уртак хезмәт белән имин тормышка ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән гаиләләргә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырыла. Быел әлеге бүләкне Абдуллиннар гаиләсе алды. 

1970 елның 6 августында Чистайның Никахлашу сараенда Рәис Мөхлисулла улы һәм Әлфия Мөдәррис кызы үзләренең никахларын теркәгәннәр. Дус-тату, һәр кешегә вазифалар билгеләнгән, хезмәт сөючән гаиләдә биш бала намуслы һәм әхлаклы кешеләр булып үсә. Әти-әниләре аларда, шәхси үрнәк күрсәтеп, өлкән буын кешеләренә карата ихтирамлы мөнәсәбәт, хезмәткә мәхәббәт тәрбияли алганнар. 

Ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тагын бер күркәм гадәткә әверелде. Дүрт гаиләгә тантаналы шартларда Россия Пенсия фондының Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча идарәсенең социаль түләүләр бүлеге начальнигы Ирина Ерошина сертификатлар тапшырды. 

– Мәдәният учреждениеләре, ЗАГС бүлеге, яшьләр сәясәте эшләре бүлеге гаиләләр катнашында бик күп чаралар үткәрәләр. Әлеге чараларның төп максаты – гаилә кыйммәтләрен саклап калу һәм үсеп килүче буынга тәҗрибә, белем, өлкәннәрнең зирәклеген тапшыру. Аларга яшьләрне әхлакый тәрбияләүгә багышланган концертлар, спектакльләр, тематик дәресләр үткәрү, юбиляр гаилә парларын хөрмәтләү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, әниләргә ярдәм итү һәм башкалар керә. 

Узган елны гаилә традицияләрен һәм кыйммәтләрен саклауга юнәлгән 400гә якын чара үткәрелде, – ди «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, «Нык гаилә» партия проекты координаторы, Тимирясов исемендәге Казан инновацион университетының Чистай филиалы директоры Ольга Добронравова. – Шәһәр һәм районның белем бирү учреждениеләре тарафыннан гаилә кыйммәтләре дәресләре, «Гаилә – тормышның тылсымлы билгесе», «Исемнәребезнең мәгънәләре», «Безнең фамилияләребез», «Минем гаиләм», «Гаилә – җәмгыятьнең нигезе», «түгәрәк өстәлләр», гаилә табыннары, иҗат кичәләре, рәсем, инша, эссе конкурслары, «Әти, әни һәм мин!» спорт ярышлары, бәйрәм концертлары оештырыла.

«Нык гаилә» проектын тормышка ашыру кысаларында авылларда «Биредә безнең тирән тамырларыбыз» дип исемләнгән якташлар очрашулары уза. Бәйрәмгә туган якларын күрергә, яшьтәшләре һәм якташлары белән аралашырга, балачак сукмак­лары буйлап үтәргә, туган нигезне күрергә берничә буын гаиләләр җыела.
– Шуны билгеләп үтәсе килә, мондый чаралар һәм аларга әзерлек үзара мөнәсәбәтләрдә җылылык һәм ышаныч атмосферасын тудырып кына калмыйча, чираттагы тапкыр педагогларны, ата-аналарны һәм балаларны берләштерә, – ди Ольга Владимировна.

Нык гаилә турында сөйләгәндә, имин балачак өчен шартлар тудырылу, яшь гаиләләргә, балалы гаиләләргә ярдәм итү, демографик инициативаларны гамәлгә ашыру турында әйтмичә мөмкин түгел. Сәламәт яшәү дәвамлылыгын, туучылар санының гомуми коэффициентын, сәламәт яшәү рәвеше алып баручы гражданнарның һәм даими рәвештә физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүче гражданнарның санын арттыру – «Демография» милли проектының төп максатлары.

Проект төрле юнәлешләр буенча тормышка ашырыла. Аңа – балалар бакчаларын төзү һәм төзекләндерү, җиһазларны ремонтлау һәм китерү, төзелеш, спорт корылмаларын, җиһазларны модернизацияләү, гериатрия бүлмәләре һәм эшкә ярак­лы яшьтән өлкәнрәк гражданнарны диспансерлаштыру, пенсия алды яшендәге гражданнарны өстәмә һөнәри укыту һәм өстәмә һөнәри белем бирү, балалар тугач гаиләләргә финанс ярдәме күрсәтү.

Күпчелек потенциаль әти-әни­ләрне көнкүрештәге проблемалар: мәктәпкәчә учреждениеләргә чират, торак мәсьәләсе һәм, әлбәттә, финанс мәсьәлә туктата. Милли проект кысаларында гамәлгә ашырыла торган чаралар әлеге проблемаларга тәэсир итәргә тиешләр. Гаиләнең һәр әгъзасына керем бер ярым яшәү минимумыннан артмаган очракта, яшь гаиләләр бала туу белән бәйле ай саен бирелә торган федераль түләүләр ала башладылар. Ана капиталы программасын тагын дүрт елга дәвам итү мөһим роль уйнады.

Чистай районында «Демография» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» Бөтенроссия физкультура-спорт комплексына әзерләнү өчен кече спорт мәйданчыклары булдыру максатында спорт-технология җиһазлары сатып алу планлаштырыла. Агымдагы елда ике мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе – 19нчы һәм 28нче балалар бакчалары яңартылачак.

«Бердәм Россия» партиясе проект­ны гамәлгә ашыруны контрольдә тота. «Бердәм Россия» фракциясе инициативасы белән ТР Дәүләт Советында республикада илкүләм проектларны гамәлгә ашыруны контрольдә тоту буенча эшче төркем төзелде, муниципаль районнарда бу эшне шулай ук «Бердәм Россия» фракциясе алып бара. 

Муниципаль районнарда яшәүчеләрнең илкүләм проектлар кысаларында объектлар төзелешен һәм үзгәртеп корылышын контрольдә тоту эшенә катнашу мөмкинлеге бар. Актив яшәүчеләр «Фотоконтроль» акциясен оештыручыларга объектлардан фотосурәтләрне np.photomat@yandex.ru почтасына җибәрә алалар. Алга таба фотолар VMESTE.TATAR интернет-порталына эләгәчәк.Анда теләгән һәркем алар белән таныша, шулай ук Татарстанның һәр муниципаль районында милли проектларны гамәлгә ашыру турында барлык мәгълүматны белә алачак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев