Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Нур” мәчетендә хәйрия ашы

Узган җомга көнне, мөселманнар өчен изге көнне кырыкка якын кыз һәм малай, нигездә 7 нче мәктәп укучылары, "Нур" мәчетенә хәйрия ашына чакырылдылар.

Имам-хатыйб Мөхәммәт хәзрәт Кыямов икътисад, идарә һәм хокук институты директоры, депутат, шуның өстенә Тегермән мәйданында кисәтү советы белән җитәкчелек итүче Ольга Добронравовага дини учреждениедә шундый очрашу уздыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.
-Бүген яшьләрне дини-әхлакый тәрбияләү мәсьәләсе аеруча кискен тора, кайбер дини кыйммәтләр юкка чыкты, идеаллар югалды, - диде Ольга Владимировна, әлеге очрашуда ул шәхсән үзе дә катнашты. - Мәчеттә шундый әңгәмәләр уздыру аеруча кирәк. Без күпмилләтле республикада, шәһәрдә яшибез, янәшәбездә татарлар, руслар, чувашлар, әзербайҗаннар, мордвалар яши, кечкенәдән үк дини хисләргә, традицияләргә, бер-беребезнең мәдәни гадәтләренә кызыксыну тәрбияләргә кирәк. Сине санласыннар дисәң, үзең дә әти-әниеңә, өлкәннәргә, әйләнә-тирәдәгеләргә хөрмәт белән карарга өйрән.
Яшь кунаклар арасында төрле диндәге кешеләр бар иде, һәр дин шәфкатьлелек күрсәтүгә, әхлакый сафлыкка, үзең һәм башкалар белән килешеп яшәргә чакыра. Дин, ышану игелеккә хезмәт итә. "Нур" мәчетенең гасырдан артык тарихы бар, һәм ул һәрвакытта да кешеләр күңеленә яктылык, тынычлык алып килә.
-Без Аллаһы Тәгаләгә булуыбыз, яшәвебез, һәр көнгә шатлануыбыз өчен рәхмәт белдерергә тиеш, - диде балалар белән әңгәмәсендә Мөхәммәт хәзрәт. - Яхшы гамәлләр, үзеңне әхлакый яктан намуслы итеп тәрбияләп һәм үстереп, явызлыктан, үз-үзеңне мактаудан һәм башка тискәре күренешләрдән сак­ланып кына аның яхшы теләгенә ирешеп була. Кадерле балалар, сез бабаларыгызның гореф-гадәтләрен, йолаларын изге итеп үтәрсез, Аллаһы Тәгалә билгеләнгәннең рөхсәт ителгән һәм тыелган чикләрен үтәрсез дип ышанам.
Әхлакый халәт, мәңгелек кыйммәтләр турындагы сөйләшүдә "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов та катнашты. Мәдрәсә бинасында бәйрәм ашыннан соң әңгәмә диалог формасында дәвам итте. Җанланып киткән балалар ислам тарихы, дини кануннар, мәдрәсәдәге дәресләр турында сораулар бирделәр. Мәчет җитәкчелеге балалар һәм яшүсмерләр өчен хәйрия ашы оештыруда ярдәм күрсәткән химаячеләргә рәхмәт белдерә. Кылган изгелегегез үзегезгә меңе белән кайтсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев