Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәтиҗәләр аяныч була

1 нче гимназия каршындагы лагерьда ял итүче балалар штрафлы тукталышта булдылар. Мондый гадәти булмаган экскурсия ЮХИДИ бүлеге һәм "ТР юл хәрәкәте иминлегенең белем бирү һәм фәнни программаларын финанслау дирекциясе " ДУ филиалы тарафыннан беренче тапкыр уздырылды.

Монда, аерым алганда, эвакуаторда юл-транспорт вакыйгалары булган урыннардан транспорт чаралары китерәләр. Малайлар һәм кызлар машиналарда куркыныч авария калдырган тамгаларны үз күзләре белән күрделәр. Шул аварияләрнең күбесе нәтиҗәсендә кешеләр вафат булган, ә кайберләрендә гомерлек имгәнүләр алганнар.
" Машина ничек җимерелгән!", "Ә моннан пассажирларны ничек чыгарганнар, барысы да таушалган бит?", "Алар нинди кагыйдә бозганнар?", "Ә машинада балалар булганмы?" - дигән комментарийлар ишетелеп торды, шулай ук ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Госман Хәкимовка да сораулар булды. Ул телсез трагедия шаһитлары, мәсәлән, салонында бер гаилә булган, җимерелеп беткән машина янында торып юл-транспорт вакыйгаларының сәбәпләре турында төгәл сөйләде. Бу фаҗига дүрт кеше гомерен алып киткән. Мәңгелеккә шелтә булып якында башка челпәрәмә килгән машина тора, аңарда 20 яшьлек егет вафат булган. Башка машинаны узып китәргә тырышып, ул маршрутлы автобуска килеп бәрелгән. "Хонда" мотоциклы шулай ук бер гаилә башына төшкән фаҗига турында хәтер. Мотоцикл йөртүче тиешле тизлек сайламаган, идарә итә алмаган, нәтиҗәдә, бордюрга килеп бәрелгән, мотоциклны агачка ташлаган. Пассажир - улы үлемгә китергән имгәнүләр алган. Түбән Кондрата авылында яшәүче яшүсмерләр дә җилбәзәклекләре өчен кыйммәт түләделәр. Шуларның берсе юл-транспорт вакыйгасы нәтиҗәсендә һәлак булды, якыннары өчен төзәлмәс яра. Руль артында 15 яшьлек малай булган. Ә бит мотоцикл белән 18 яшьтән, скутер белән 16 яшьтән генә идарә итәргә рөхсәт ителә. Йөри торган юлга велосипед белән чыгарга 14 яше булганнарның гына хокукы бар.
-Минем әнием юл аркылы чыкканда, велосипедтан төшеп җәяүле кебек үтәргә кирәк дип әйтте, - ди кызларның берсе, бу дөреслекнең раслауларын ишетергә теләгән кебек.
-Дөрес, шулай эшләргә кирәк тә, - дип ассызыклады ЮХИДИ бүлеге хезмәткәре. - Юл кагыйдәләре турында искә төшереп һәм үзләре шул кагыйдәләрне үтәп балаларына үрнәк булып торучы ата-аналар бик дөрес эшлиләр. Алар машинада балалар йөртү таләпләрен дә, һичшиксез, үтиләр, махсус җайланма кулланалар дип ышанасы килә. Юл хәрәкәтенең һәрбер кагыйдәсе кан белән язылган дияргә була, аларны үтәмәү төзәтә алмаслык нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Алар безнең сәламәтлегебезне, гомеребезне саклар, юл хәрәкәте иминлеге өчен куелган. Кызганыч, кайвакыт куркынычсызлык күрсәтеп, бу турыда оныталар.
Штрафлы тукталышка "алтылы" машинасы китерелгән, аның салонында исерек хәлдә алты кеше, шул исәптән машина йөртүче дә, булган. Ә бит полиция хезмәткәрләре алар белән вакытында шөгыльләнмәгән булса, иң начар хәлләр дә килеп чыгарга мөмкин иде! Алар үзләре генә түгел, ә бөтенләй чит кешеләр, башка юл хәрәкәтендә катнашучылар зыян күрерләр иде. Куркынычсызлык нәтиҗәләре һәрвакытта да аяныч була. Күрсәтмә ярдәмлек - металл өеменә әйләнгән автомашиналардан исән калган кисәкләрне караучы малайлар һәм кызлар моңа инана алдылар.
ЮХИДИ бүлегенең юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Госман Хәкимов саубуллашканда әйткән сүзләре дә кайгыдан кисәтү сыйфатында яңгырады: - Балалар, зинһар урамнарда игътибарлы булыгыз, әти-әниләрегезгә машина йөртүчеләр, пассажирлар, җәяүлеләр өчен булган кагыйдәләрне үтәсеннәр дип әйтегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев