Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәтиҗә көткәннән дә яхшы булды

«Камалия» ял итү-үсеш үзәгендә 3000 баланы җәлеп итеп, өч социаль проектны тормышка ашырдылар.

Күп очракта проектларны, идеяләрне тормышка ашыру күп кенә финанс чыгымнар сорый, ә андый мөмкинлек коммерцияви булмаган оешмаларда юк. Шул вакытта социаль әһәмияттәге проектларны яклауга юнәлдерелгән төрле грантлар ярдәмгә килә.

Ял итү-үсеш үзәге командасы кыска вакыт эчендә 3000 баланы җәлеп итеп, өч социаль проектны тормышка ашырды, аларның нәтиҗәләре көтелгәннән дә артык булды.

Аларның нинди пробле ма ларны хәл итәргә юнәлдерү ләре һәм командага нинди мак сатларны хәл итәргә мөм кин булуы турында без үзәк нең җитәкчесе Радик Вафин белән сөйләштек.

– Радик Газинурович, үзәк нең кайсы проектлары грант отты?

– Грант конкурсларында җиңү челәр булып безнең бер ничә проект табылды. Шулар ның өчесен без тормышка ашырдык та инде. «Шатлык бүләк итәбез – могҗиза тудырабыз», «Авыл мәктәпләрендә робот техникасы» проектлары «Татнефть» иганәче фонды ның ярдәмен алдылар, ә «Мөмкин лекләр сәхнәсе» Президент гранты фонды конкурсында җиңүче булды.

Һәр проект билгеле максатларны һәм мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән.

– «Шатлык бүләк итәбез – мог җиза тудырабыз» проекты сәла мәтлек мөмкинлек ләре чик ләнгән балалар белән кор рек цияле эшләргә юнәл дерел гән.

Ул өч өлештән тора. Берен чесе әкият терапиясе, бу оч ракта әкият тарихы аша авыр тормыш хәлләре модель ләш терелә, чишү юллары тәкъ дим ителә. Ул балаларны авыр, проблемалы чакларда үзләрен ничек тотарга өйрәтә. Икенчесе – драма театры. Бу – артистлык сәләтен, чыгыш ясау күнекмәләрен үстерү. Өченчесе – «Эбру» техника сында рәсем ясау, сенсор бүлмә сендә шөгыльләнү. Болар ба рысы да куркынган балага уңай яктан тәэсир итә, – дип сөйли Радик Вафин.

Грант акчаларына сенсор бүлмәсе өчен җиһазлар һәм «Эбру» техникасында суда рәсем ясау өчен чыгым материаллары сатып алынган. Проектта катнашучылар 10нчы номерлы коррекция мәктәбенең 90 укучысы һәм Татар Ялтаны коррекция мәктәп-интернатында тәрбияләнүче 65 бала булды.

– Проектны тормышка ашыруда ярдәм һәм хезмәт тәшлек иткәннәре өчен белем бирү учреждениеләре администрациясенә рәхмәт җиткерәсе килә. Без берничә тапкыр мәктәп-интернатка бардык, бер тапкыр алар үзләре безнең үзәккә килделәр. 10нчы мәктәп укучылары һәр атна саен безнең үзәктә кунак булдылар. Безгә 40ка якын дәрес үткәрергә туры килде, – дип сөйли проект кураторы.

Проект үзенең масштабын да киңәйткән.

– Кайбер проектлар үзара үрелеп бара. Мәсәлән, «Бию – тормыш чыганагы» дигән проект җитәкчесе безнең дәресләрдә булды һәм балалар өчен мастер-класслар үткәрде. Моңардан тыш безнең үзәккә йөрүче 25 волонтерны да җәлеп итә алдык. Бу исә безгә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга гына түгел, ә яшүсмерләргә дә игътибар бирергә мөмкинлек бирде. Үзебезнең проектыбыз белән без балаларны эчке киеренкелекне бетерергә, тынычланырга, ниндидер проблемаларны хәл итәргә, дөньяны яхшы яктан күрергә өйрәтә алдык. Без балаларда билгеле мавыгуларга кызыксыну уята алдык. Кемдер Эбру белән шөгыльләнә, икенчеләр үзен театр өлкәсендә үстерергә тели. Йомгаклау өлешендә без балалар белән квест үткәрдек, биредә алар үзләренең бар мөминлекләрен дә күрсәтә алдылар. Бик күпләргә проект күңелләренә хуш килде, ул киләчәктә дә дәвам итәр дип ышанабыз, – дип уртаклашты Радик Газинур улы.

«Камалия»дә дәвамлы про ект лар бар инде. «Авыл мәк тәп ләрендә робот техникасы» – шундыйларның берсе. Ул авыл җир легендә яшәүче балалар ның һәм яшьләрнең робот техникасына, IT-технологияләргә кызыксынуларын арттырырга юнәлдерелгән.

– Әлеге проектның әһәмияте авыл җирендә яшәүче балаларга заманча техниканы күрсәтү дән гыйбарәт. Без Татар Баганалысы, Каргалы, Мөслим кебек авылларга чыктык. Аларда башка кечкенә авыллардан да килеп укыйлар. Без анда прог раммалаштыру серләренә өй рәттек, гади механизмнардан роботлар ясау буенча мастер-класслар үткәрдек. Гомумән алганда, 57 җиргә бардык. Дәресләр өчен яңа конструкторлар, компьютерлар, чыгым материаллары алдык.

2020 елда без үз проектыбызны Луч, Каргалы, Гаделша мәктәпләрендә тормышка ашырдык. Аны

тәмамлагач, шушы авыллардан 12 бала әти-әнисе теләге белән ата-аналар комитеты ярдәмендә көн саен безнең үзәккә килеп роботлар техникасын тирән өйрәнә, олимпиадаларда уңышлы катнаша башладылар.

Быел 173 малай-кызлардан конкурс нигезендә программалаштыруны тирәнтен өйрәнү буенча икенче төркем өчен балалар сайлап алыначак, – дип үз планнары белән бүлешә проект җитәкчесе.

– Әле күптән түгел генә ро ботны күреп тә белмәгән бала үзенең беренче роботын җибәргәч, нинди хисләр кичердегез?

– Әлеге мизгелне сүзләр белән генә аңлатып булмый, безнең барыбызның да күзләребезгә яшьләр тулды. Балаларның янып торган күзләре, аларның яңа һөнәр ләре һәм ихластан рәхмәт сүзләре безнең дөрес юнәлештә баруыбызны раслый, яңа проект ларга һәм идеяләргә рухландыра.

Проектны төгәлләгәндә һәр авылда Цифрлаштыру елына багышланган киң күләмле чара үткәрделәр. Балаларга ике вакыт арасына: үткәннәргә һәм киләчәккә юл алырга, индуст риаль, автоматлаштырылган чорга юнәлергә, цифрлаштыру, роботлаштыру вакытына күз салырга мөмкинлек туды.

«Мөмкинлекләр сәхнәсе» проектының төп максаты булып балаларда һәм яшьләрдә чыгыш ясау күнекмәләрен үстерү, театр сәнгатенең заманча форматы ярдәмендә мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләү тора. Башта кураторлар проблемалар белән очраштылар, әмма соңрак әлеге проб лемалар, киресенчә, баштагы теләкләрен үстерергә ярдәм иттеләр.

– Казанның 175нче гимна зиясендә килеп чыккан фаҗига сәбәпле, безгә планлаштырган эшебезгә төзәтмәләр кертергә туры килде – белем бирү учреж дениесенә керү чикләнде, без ата-аналар оешмасы аша укучыларны үзәккә чакыра башладык. 590 бала гына алырбыз дип уйлаган идек, ә барлыгы 2500 бала йөри башлады. Гомумән алганда, без сан планын 130 процентка үтәдек.

Ә сыйфат планын тагын да яхшырак булды. Дәресләрне мәктәпнең актлар залында үткәрергә планлаштырган идек, анда 200гә якын бала җыела алачак иде, без аларга мәгълүмат бирә, мастер-классларга чакыра ала идек. Чынлыкта исә без һәр сыйныф белән яхшы нәтиҗә өчен эшли алдык. Дәресләр вакытында буллинг (редакциядән: котырту, бер кешенең икенчесен агрессив эзәрлекләү) кебек мизгелләр дә ачыкланды.

Балалар проектны тәкъдир иткәндә стандарт булмаган тәкъдимнәр дә күрделәр. Биредә чыгыш ясар алдыннан куркуларны җиңәргә өйрәнү генә түгел, soft skills күнекмәләрен үстерү максаты да торды (редакциядән: аерым һөнәр һәм белгечлек белән бәйләнмәгән универсаль күнекмәләр).

Балалар көчле якларын һәм үз ихтыяҗлары буенча үсеш векторын билгели алдылар. Яшүсмерләргә чыгыш ясауның яхшы нәрсә икәнен, аны үзеңне бәяли белүнең бер мөмкинлеге дип кабул итәргә кирәклеген җиткерә алдылар.

Безнең һәр программа күңел ачу чарасы битлеге астында тәрбияви чара иде. Әлеге проект нәтиҗәләре буенча өч театраль труппа оешты, алар җитди чыгышлар белән шөгыльләнәләр, – дип сөйләде нәтиҗәләр турында безнең әңгәмәдәшебез.

Ял итү-үсеш үзәге киләчәк тә дә шул юнәлештә хәрәкәт итәргә, яңа проектларны тор мышка ашырырга һәм үсеп килүче яшь буынны тәрбия ләүдә үзеннән өлеш кертергә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев