Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!

Хөрмәтле агросәнәгать комплексы хезмәтчәннәре һәм ветераннары!

10 октябрьдә сез Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнен билгеләп үтәсез. Шушы көзге көннәрдә без сезне, көчле рухлы, хезмәт сөючән кешеләрне, хөрмәтлибез. Һава торышының көйсезлегенә, көндәлек авыр хезмәтегезгә карамастан, сез бөртекле культуралардан яхшы уңыш алдыгыз, кышка запас тупладыгыз. Сез районыбызның азык-төлек иминлеген тәэмин итәсез. Техник алгарыш ничек кенә тиз үссә дә, авыл хуҗалыгыннан башка яшәп булмый.

Ветераннарыбызга авыр хезмәтләре, зирәк булулары, белемнәрен, тәҗрибәләрен яшь буынга тапшырулары өчен рәхмәтемне белдерәм.

Җирдә хезмәт итүчеләргә мул уңыш алуларын, техниканың төзек, һава торышының уңай булуын, нык сәламәтлек телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев