Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!

Хөрмәтле авыл хезмәтчәннәре, агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Сезне Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәне көне белән котлыйм!

Фән нинди генә югарылыкка ирешмәсен, авыл хуҗалыгыннан башка кеше яши алмый. Сез гади азык-төлек товарлары – сөт һәм икмәк, ит һәм яшелчә җитештерәсез, ә алар тормышның кирәкле нигезен тәшкил итәләр.

Чистай районында бөртекле культуралардан уңыш җыеп алынды. Игенчеләребез яхшы нәтиҗә күрсәтте, быел алар 155 мең тоннага якын ашлык җыеп алды.

Авыл хуҗалыгы предприятиеләре генә түгел, ә крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да актив эшли. Дәүләт ярдәме программалары уңышлы тормышка ашырыла.

Бу дөньяда барысы да бик тиз үзгәрә, ә авыл хуҗалыгы элеккегечә һәркемгә дә кирәк. Авыл хуҗалыгы җитештерүе, һичшиксез, үз-үзеңне аямыйча эшләүне, җаваплылык таләп итә һәм тирән ихтирамга лаек. Ул – көчле рухлы, үз эшен чын-чынлап яратучы кешеләр хезмәте.

Хезмәт сөючән, намуслы булуыгыз һәм сайлаган эшегезгә тугры калуыгыз өчен рәхмәт сезгә. Эшләргә туры килгән катлаулы шартларга карамастан, сез үз эшегезгә карата тугрылык үрнәге булып каласыз. Ветераннар, производство алдынгылары алдында фидакарь хезмәтләре өчен баш иябез.

Кадерле якташлар! Сезгә бетмәс-төкәнмәс энергия, эшегездә тотрыклылык, яңа идеяләрне тормышка ашыру, сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, иминлек телибез! Авыр хезмәтегездә яңадан-яңа җиңүләр насыйп булсын! Бәйрәмегез котлы булсын!

Дмитрий ИВАНОВ, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев