Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәри бәйрәмегез котлы булсын!

Хөрмәтле социаль тармак хезмәткәрләре!

8 июньдә социаль тармак хезмәткәрләре, авыр, әмма игелекле хезмәт ияләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. 
Кешеләрнең тормышы күп нәрсәдә сезнең хезмәтегезгә бәйле. Сезнең ярдәмегез белән өлкәннәр, инвалидлар, сугыш һәм хезмәт ветеран-нары, катлаулы тормыш хәлендә калган балалар һәм гаиләләр ярдәм, киләчәккә ышаныч һәм өмет алалар. Сезнең хезмәтегез җылы рәхмәт сүзләренә лаек.

Социаль тармакта эшләү җиңел түгел. Һәр кешене аңлый, тыңлый белү, һәр кешегә ярдәм итү – социаль хезмәткәргә хас булган алыштыргысыз сыйфатлар!

Гомерләренең күп елларын безнең районыбыз территориясендә социаль яклау тармагын торгызуга һәм үстерүгә биргән социаль хезмәт ветеран-нарына аерым рәхмәт сүзләре белән мөрәҗәгать итәм. Сезнең фидакарь хезмәтегез, яшь буынга тапшыра алган тәҗрибәгез өчен мең-мең рәхмәт!
Барлык социаль тармак хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булганнары өчен чын күңелемнән рәхмәт белдерәм. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, һөнәри эшчәнлегегездә зурдан-зур уңышлар телим!


Дмитрий ИВАНОВ, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев