Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Һөнәри бәйрәмегез белән, кадерле хезмәттәшләр!

Бүген Татарстан Республикасы Матбугат көне билгеләп үтелә.

Район газетабызның гасырлык тарихы бар. Шушы еллар эчендә ул шәһәрдә һәм районда барган вакыйгаларны яктыртты, аның кешеләре турында сөйләде.

Газетаның 104 ел эшләү дәверендә берничә буын хезмәткәр алышынды. Без заманча шартларда «Чистай хәбәрләре» һәм «Чистопольские известия» газеталарын камилләштерү өстендә эшләп, үзебезне аларның лаеклы дәвамчылары булуына ышанабыз. Безгә кадәр эшләгән хезмәткәрләрне хөрмәт белән искә алабыз һәм алар нигез салган гадәтләрне онытмыйча үстерәбез.

Без Зөлфия Исхак кызы Латыйпованы, Саимә Ибраһим кызы Гатинаны, Николай Васильевич Ураловны, Надежда Германовна Скокованы, Зинфира Нәҗип кызы Зарипованы, Рушания Сәет кызы Хәлиуллинаны, Вәсилә Рәшит кызы Әхмәтҗанованы, Кәримә Галләм кызы Азманованы, Любовь Николаевна Зайцеваны, Елена Николаевна Ошибкинаны, Рафаэль Касыйм улы Хәйруллинны, Рафаил Абдулла улы Сафинны, Надежда Алексеевна Чернышеваны, Фәридә Кирам кызы Сираҗетдинованы, Ольга Алексеевна Бандишоеваны, Венера Хәким кызы Йосыпованы чын күңелдән һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Безнең кадерлеләребез, сезгә нык сәламәтлек, озак еллар актив булуыгызны, бәхет, озын гомер телибез!

Газета үзенең иҗади юлын дәвам итә, әбүнәчеләрнең теләкләрен исәпкә алып, яңа заманча таләпләрне кабул итәргә әзер. Бүгенге көндә газетаны чыгару өстендә эшләүче һәр хезмәттәшебезгә уңышлы иҗади күтәрелешләр, креатив проектларның тормышка ашуын, кыю уй-фикерләр, тугры укучылар аудиториясе телибез.

Һәм, әлбәттә, әбүнәчеләребезгә мөрәҗәгать итәсе килә. Без сезнең өчен эшлибез, хөрмәтле газета укучыларыбыз, сезнең газета белән кызыксынуыгыз – журналист хезмәтен бәяләү күрсәткече. Моның өчен рәхмәт сезгә, сез киләчәктә дә безнең белән бергә калырсыз дип ышанабыз! Бәйрәм белән!

Ихтирам белән, «Чистай хәбәрләре» һәм «Чистопольские известия» газетасы редакциясе коллективы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев