Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Нәниләр, стартка!

Яшьләр үзәгендә беренче тапкыр "Велокроха" конкурсы узды, анда 6,8,23,28 нче мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә тәрбияләнүчеләр катнаштылар. Ул балалар юл-транспорт имгәнүләрен кисәтүгә юнәлдерелгән.

Кызганычка каршы, агымдагы елда балалар катнашындагы юл-транспорт вакыйгалары сизелерлек артты. Һәр сан артында - кемнеңдер борчылуы, куркуы, кайгыруы, төзәлмәс ярасы. Берсүзсез, юлда үз-үзеңне тоту культурасын балачактан ук тәрбияләргә, даими рәвештә сабыйларга билгеләнгән кагыйдәләрне үтәргә кирәклеге турында искә төшереп торырга кирәк.
- 2 нче номерлы "Сәгатьчеләр поселогы" ТҖС составына керүче мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре "Игьтибар, балалар!" операциясе кысаларында "Велокроха" конкурсы үткәрү тәкьдиме белән чыктылар,- дип сөйли әлеге территориаль җәмәгать советы җитәкчесе Нина Коваленко.- ЮХИДИ бүлеге, "ТРда юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" филиалы җитәкчелеге дә безне яклады.
Булачак ярышлар иң нәни катнашучыларда да кызыксыну уятты. Бу чыннан да шулай, моны 28 нче балалар бакчасының әзерлек төркеменә йөрүче кызлар һәм малайлар - Никита Логачев, Саша Есина, Әмир Гайнетдинов, Лиза Шалимова расладылар.
- Без Наталья Владимировна белән әзерләндек,- диләр алар.- Юл билгеләрен кабатладык, юл хәрәкәте кагыйдәләре турында табышмаклар чиштек, пазллар җыйдык, фигуралы йөртү буенча күнегүләр үткәрдек. Ә безгә велосипедта йөрергә бик ошый. Һәм без кагыйдәләрне бозмыйбыз,- дип өстәп куйдылар.
- Чыннан да, сабыйлар әлеге ярышларны бик көттеләр һәм теләп катнаштылар, - дип сөйли тәрбияче Наталья Роднина, ул алып баручы ролендә чыгыш ясады.-Конкурс балаларның белемен ныгытырга, аларда урамда имин йөрү кагыйдәләрен үстерергә ярдәм итә. Үз чиратында, балалар бакчаларында сабыйларны юл грамотасына да өйрәтәбез. Бу юлы балалар бакчасына йөрүчеләр билгеләрне белүгә, ике тәгәрмәчле транспорт төзелеше турында җитди имтихан тоттылар, теге яки бу хәлләрдә үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр, йөртү кагыйдәләрен искә алдылар (сүз уңаенда, автомобиль салонында иң имин урын - машина йөртүче артындагы урын, билгеле, баланы тотып торучы җайланмадан файдаланганда). Велосипед белән бик оста идарә иттеләр, үз программаларын менә дигән итеп башкардылар, каршылыкларны оста итеп үттеләр. Жюри дүрт команданың уңышын бер төсле бәяләде, ә менә шәхси беренчелектә 23 нче балалар бакчасыннан Дарина Семенова җиңүче булды. Аларның барысына да ЮХИДИ бүлегеннән һәм "ТРда юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" филиалыннан призлар һәм грамоталар тапшырылды.
"Бетар" фирмасы җитәкчелеге (Антон Зайцев, шуның өстенә 2 нче ТҖС рәисе), шәһәр Советы депутатлары Олег Тесаков, Радик Ислямов конкурсны үткәрүгә финанс ярдәме күрсәттеләр. Барлык балалар бакчалары коллективларына бер мең сумга сертификатлар тапшырылды. Икмәк заводы директоры Ринат Хәлиуллин катнашучыларга татлы призлар бүләк итте.
- Берсүзсез, яхшы, файдалы конкурс, шундый конкурсларны шәһәр масштабында да уздырырыга кирәк дип уйлыйм, - ди "ТРда юл хәрәкәте иминлегенең фәнни һәм белем бирү программаларын финанслау дирекциясе" ДУ филиалы җитәкчесе Светлана Сидорова,- башка балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр дә үзләренең ни дәрәҗәдә дисциплиналы юл хәрәкәтендә катнашучылар булуын күрсәтү мөмкинлеге алсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев