Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әнисен үтерүдә шикләнелүче чистайлы сак астына алынган

Ир-ат җинаять кылуга катнашы барлыгын тулысынча таныган.

 

РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча тикшерү органнары тарафыннан РФ Җинаятьләр кодексының 105нче маддәсенең 1нче өлеше буенча (кеше үтерү) гаеп 38 яшьлек чистайлыга белдерелде. Бу хакта РФ Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсенең рәсми сайтында хәбәр ителә. Җинаять Академик Королев урамындагы күп фатирлы йортларның берсендә килеп чыккан. Тикшерү фикере буенча, бу елның 4 гыйнварында кичен гаепләнүче 61 яшьлек әнисе белән бергә исерткеч эчемлекләр эчкән. Алар арасында талаш барлыкка килгән һәм ир-ат әнисенә кул күтәргән, аяклары белән типкәләгән, шуннан соң йокларга яткан. Иртән әнисен үлгән хәлдә табып алган һәм мәетен кискәләп шәһәр урманында яшергән.

– Икенче көнне мәетнең кайсыбер өлешен этләрен урамда йөртергә алып чыккан яшәүчеләр таба. Дөрес планлаштырылган тикшерү гамәлләре һәм оператив-эзләү чаралары барышында хатын-кызның шәхесе кыска вакыт эчендә ачыклана, ә җинаятьче кулга алына, – дип хәбәр ителә РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе сайтында.

Ир-ат үзенең җинаять кылуга катнашы барлыгын тулысынча таныды, дип хәбәр ителә. Тикшерү юлламасы буенча, суд ир-атны сак астына алу чарасын сайлаган. Хәзерге вакытта бу вакыйганың барлык нечкәлекләрен билгеләүгә юнәлтелгән тикшерү эшләре алып барыла. Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев