Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Нина Степановна һәм Чистай – бербөтен

    Нина Степановна Харитонова тормышымда бик зур роль уйнады.

    Мин аның белән озак еллар кулга-кул тотынып эшләдем, соңгы сулышына кадәр дус булдым.

    Җиденче сыйныфны мин 5нче мәктәптә тәмамладым, сигезенче сыйныфка 1нче мәктәптә укырга бардым. Әлеге уку йорты бинасында сәгать заводы цехлары станоклары чыгарылмаган иде әле, шуңа күрә без коридорда, өченче катта укыдык. Безгә шәһәрнең иң яхшы укытучылары белем бирде. Нина Степановна безгә рус теле һәм әдәбияты укытты. Барыннан да элек ул безне Ватанны яратырга өйрәтте.

    Аның дәресләрен мин аеруча ярата идем. Пьесаларны рольләргә бүленеп укырга, сценкалар уйнарга кызык иде. Фронтовик-шагыйрьләр – Твардовский, Сурков шигырьләрен яттан өйрәндек. Мәктәпне тәмамлаганнан соң сәгать заводына эшкә урнаштым. Нина Степановнаны бер очратуымда, ул миңа алга таба укуымны дәвам итәргә кирәклеген әйтте. Үземнең институтка укырга керәсем килгән иде, тик булдыра алмамын дип курыктым. Куркуыма карамастан, 1963 елда мин педагогика институтына, филология факультетына көндезге бүлеккә укырга кердем. Яраткан педагогым эзеннән киттем, рус теле һәм әдәбияты укытучысы булдым.

    Нина Степановна үзе эшләгән мәктәбе өчен күп эшләр башкара. Ул институттан соң анда квалификацияле белгеч булып кайта. Укучылар белән бергә анда музей булдырырга ниятли. Барысын да  рус теле һәм әдәбияты укытучысы Рем Порман башлап җибәрә. Ул безнең шәһәргә эвакуацияләнгән язучыларның кайтуы турында кайнар эздән материал җыярга өлгергән. Нина Харитонова бу эшне, Порман Уфага институтта укытырга киткәч, дәвам итте. Бу, мөгаен, Бөек Ватан сугышына багышланган беренче кечкенә музей булгандыр.

    Берникадәр вакыт узгач, Нина Степановна 16нчы мәктәптә эшли башлый. Ул балаларны сәгать заводы турында материал җыюга җәлеп итә. Бер үк вакытта барысы бергә укытучылар, күренекле укучылар, әфганчылар турында мәгълүмат туплыйлар. Талантлы укытучы башка уку йортларында, заводларда музей оештыруда киңәшләр биреп ярдәм итә.

    Кызы Вера белән бергә 12нче номерлы мәктәптә (хәзер 3нче номерлы гимназия) «Чистопольские страницы» китабының әдәби-туган якны өйрәнү музеен оештыралар. Анда сугыш елларында Чулман буендагы шәһәрдә яшәгән иҗади зыялылар тормышы белән бәйле документлар, фоторәсемнәр, шигъри әсәрләр җыентыклары, альбомнар, плакатлар тупланган.

    «Чистопольские страницы» китабын безнең илдә генә түгел, ә чит илләрдә дә беләләр. Нина Степановнаның укучысы Геннадий Муханов китапның автордашы була.

    Материалны җыю китап дөнья күргәннән соң да дәвам итте. Нина Харитонова җитәкчелегендә «Эзләү» клубына йөрүче исән язучылар, аларның балалары һәм туганнары белән хат алыштылар. Хәзерге вакытта әлеге хатлар Нина Степановнаның кызы карамагындагы өй архивында саклана.

    Озак еллар дәвамында укытучы үз укучыларын танып-белү экскурсияләренә алып бара. Безнең шәһәргә Мәскәүдән яки чит илләрдән кунаклар килгәч, Нина Степановна гид булды. Ул кунакларны истәлекле урыннар белән таныштырды, госпитальләр, язучыларның гаиләләре, артистлар, литфонд балалары интернат-йорты урнашкан, мемориаль такталар куелган йортлар белән таныштырды.

    Нина Харитонова шәһәр һәм авыл мәктәпләренең иң яхшы укучыларын белә иде. Аларның кайберләре «Алтын каурый»  республика балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең район турларында катнашты. Язма эшләрне тикшерү Нина Харитонованың турыдан-туры контролендә узды. Иң яхшыларны «Борис Полевой» теплоходында Чулман буйлап йөзәргә җибәрделәр. Фестивальнең югары бүләкләренә ия булган егетләр КДУның журналистика һәм социология бүлегенә ташламалы рәвештә укырга керә алды. Мондый фестивальләр берничә тапкыр үткәрелде.

    Ел саен Йолдыз мәктәбендә Шенталинский укулары уза. Барысы да Нина Степановнаның балачагын Йолдыз поселогында уздырган Виталий Александрович Шенталинский биографиясе белән танышудан башланды. Язучы Чистайга берничә тапкыр килде. Бервакыт аны Йолдыз мәктәбенә чакырдылар, ул укучылар, авылдашлар белән бик теләп аралашты. Дуслык башланды. Нина Степановна тарих укытучысы Әлмира Шәрифуллина белән очрашты һәм язучының ватанында Шенталинский фестивален үткәрергә тәкъдим итте. Директор һәм укытучылар белән бергә Әлмира Инзил кызы Нина Степановнаның идея­сен бүгенге көнгә кадәр тормышка ашыра.

    6нчы мәктәптә һәр көз саен «Цветаева учагы» фестивале үткәрелә. Учак янындагы очрашуга мәктәп укучылары җыела. Аны оештыруда шулай ук Нина Харитонова башлап йөрде. Хәзер процесс белән рус теле һәм әдәбияты укытучысы Елена Горина җитәкчелек итә. Мәктәп башка шәһәрләрдән һәм илләрдән Цветаева тормышын өйрәнүчеләр белән элемтәгә керә. Алар тавышлы хатлар җибәрәләр. Фестивальдә балалар көмеш гасыр шагыйрьләренең шигырьләрен укыйлар. Күркәм гадәт буенча, ул  Цветаева пирогы, җылы аралашу һәм учак янында шигырьләр уку белән тәмамлана. Бу мохит өчен дә без Нина Степановнага бик рәхмәтле.

    2008 елда фронттан кайткан Бөек Ватан сугышы солдатлары турында Хәтер китабы булдыру зарурлыгы туа. Инициатив төркем материал җыюга керешә. Эшне башлап җибәрү авыр иде, күпләр уңышка ышанмады. Нина Харитонова бу эштә дә зур ярдәм күрсәтте. Ул барысы белән бергә «Җиңү солдатлары» китабын төзүдә актив катнашты. Икенче китап җиңелрәк төзелде. Без Нина белән икәү материал өстендә эшләдек. Өченче китап тексты өстендә ул берүзе эшләде. Сәламәтлеге аңа коллектив белән эшләргә мөмкинлек бирмәде. Берничә елдан соң бу игелекле эшне шәһәрнең Ветераннар советы дәвам итте.

    Нина Степановна җитди авырса да, елга һәм судно ремонтлау заводы турындагы китап өстендә тырышып эшләде һәм аны тәмамларга өлгерде.

    Бу искиткеч талантлы хатын-кыз шигърият сөючеләрне тәрбияли алды. Аның турында бертуктаусыз сөйләргә мөмкин. Чис­тайлылар аңа шәһәргә, мәктәпкә булган мәхәббәте өчен рәхмәтле. Аның таланты шулкадәр күпьяклы иде, әлеге «кеше күңеле педагогы»н күпләр белә. Нина Степановна һәм Чистай – бербөтен.

    «Шәһәрнең мактаулы гражданины», «Республиканың атказанган укытучысы» – ул һәр исемнең кадерен белә иде. Туган якны өйрәнүче, Мәскәү язучылар элитасын тату гаиләгә берләштергән кеше. Әдәби хезмәте өчен ул Кояш Тимбикова исемендәге премиягә лаек булды.

    2019 елның 17 ноябрендә Нина Степановнага 91 яшь тулган булыр иде. Ул 2015 елда вафат булды. Бу минем өчен бик зур югалту. Хезмәттәшләре, укучылар һәм барлык чистайлылар әлеге искиткеч кешегә бүләк иткән күңел җылысы һәм белемнәре өчен бик рәхмәтле.

     

    Дамирә Максимова, педагогик хезмәт ветераны

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: