Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Әниләр нинди бүләкләр турында хыялланалар?

    Тиздән россиялеләр иң күркәм һәм яраткан бәйрәмнәренең берсе

    - Әниләр көнен билгеләп үтәчәкләр. Бәйрәм алдыннан без Чистай хатын- кызларыннан бу көнне үз балаларыннан нинди бүләк алырга теләүләрен сораштык.

    Марина Салина, сәүдә хезмәткәре:

    - Минем кызым үз куллары белән эшләнмәләр ясарга ярата. Ул картиналар чигә, татлы букет- лар әзерли, открыткалар ясый һәм уенчыклар тегә. Кызымның кул- лары белән эшләнгән бүләктән дә кадерлерәк бүләк минем өчен юк. Ел саен ул мине күңелле сюрприз белән гаҗәпләндерә, ниндидер яңалык уйлап таба, быел да мине кызыклы бүләк көтә дип уйлыйм.

    Әлфия кәримова, эшмәкәр: - Миңа күбрәк йорт һәм дача өчен файдалы бүләкләр ошый. Узган елны балаларым белән киленнәрем затлы савыт-саба тупланмасы бүләк иттеләр. Аннан рәхәтләнеп файдаланам. Бүләк к ы й м м ә т л е м е , юкмы - анысы әһәмиятле түгел, иң мөһиме - игъ- тибар.

    Ксения Ивано- ва, хуҗабикә:

    - Минем ике улым бар, алар гөлләр яратуым- ны беләләр. Өйдә минем зур бул- маган оранжереям бар, ул бәйрәм саен яңа гөлләр белән тулылана. Балаларымның бүләк сайлау белән проблемалары юк, алар әниләренә ни кирәк булуын яхшы беләләр.

    Вера Гаврилова, лаеклы ялда:

    - Минем өчен иң зур бүләк - балаларымның һәм оныкларымның игътибары. Зур та- бын артына бөтен гаиләбез белән бергә җыелганда бик күңелле. Әни өчен моннан да кадерлерәк бүләк бармы икән?!

    Гүзәл Гомәрова, редакция хезмәткәре: - Чәчәк бәйләменнән кала, тор- мыш иптәшем белән балаларымның нинди дә булса мәдәни програм- ма әзерләүләрен телим. Бу көнне гаилә белән бергә үткәрәсе, кинога яки театрга барасы килә. Әниләр нинди бүләкләр турында х

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: чистай
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: