Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әнием турында сөйлим

Әлеге якты, күркәм бәйрәм алдыннан чистайлылар иң газиз һәм якын кешеләре – әниләре турында сөйләделәр.

Аларның мәхәббәтенә чикләр юк, ничә яшьтә булсак та, без һәрвакыт алар өчен балалар булып калабыз. Сүзебезнең әниләр турында баруын күбегез аңлагандыр инде. Ноябрьнең соңгы көнендә билгеләп үтелүче бәйрәм – безгә әниләребезгә җылы сүзләр, рәхмәт әйтү, ярату хисләребезне белдерү, балачакның якты хатирәләрен искә төшерү өчен янә бер форсат. Якты, изге бәйрәм алдыннан чис тайлылар үзләренең иң якын кешеләре –әниләре турында сөйләделәр.

 

Артем Кипров, 67нче номерлы янгын сүндерү-коткару бүлеге начальнигы:

– Бик нечкә күңелле, әмма нык характерлы, таләпчән һәм киң күңелле, игътибарлы һәм ярдәмчел – минем әнием әнә шундый. Аның исеме Любовь Александровна.

Мин үсмер булганда минем һәр адымым контрольдә иде. Әгәр дә тиешле вакытта кайтып җитмәсәм, телефоным шалтыратулардан шартлар дәрәҗәгә җитә иде... Хәзер дә телефонымны алмасам, әни борчыла, тормыш иптәшемә шалтырата. Билгеле, кайчакта мин ярсый башлыйм, әмма бик тиз сүреләм. Сезнең дә әниләрегезнең үз балаларыгыз булгач белерсез әле, дип әйткәннәре бардыр. Мин хәзер аны бик яхшы аңлыйм.

Ул безнең бик тәмле итеп ашарга пе шерә. Яраткан ризыкларының берсе – ит белән түгел, ә менә субпродуктлар: үпкә, йөрәк, бүдәкә белән каплап пешерелгән бәрәңге. Минем хатыным да тәмле пешерә, әмма бу әнинең ашап туеп булмаслык, яратып пешерә торган ризыгы.

Без ял һәм бәйрәм көннәрендә алар янына барырга тырышабыз. Әни оныкларын сагынып көтеп ала, аларгә күчтәнәчләр, бүләкләр әзерләп тора. Алар минем тормыш иптәшем белән дә бик татулар, хуҗалык эшләрендә бер- берсенә ярдәм итәләр. Аларның дус булулары мине аеруча шатландыра.

Барлык әниләр дә һәр көнне ихтирамга, кадер-хөрмәткә лаек, әмма бәйрәм көннәрендә иң кадерле кешеләребезгә яратуыбыз, хөрмәтебез турында янә бер кат белдерү бик мөһим.

 

Дарья Артемьева,

В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университе тының Чистай филиалы студенты:

– Әнием – ышанычлы һәм туг ры дустым, иң яхшы киңәшчем! Ул һәр тормыш этабымны минем белән бергә уза. Аның исеме Неля Николаевна. Хәзер без бергә түгел, ул Яңа Чишмә районында, «Кызыл Октябрь» совхозы поселогында яши, мин аны бик сагынам. Без еш шалтыратышабыз, мөмкинлек булганда, мин аның янына атна саен кайтырга тырышам. Видеоэлемтә буенча даими аралашып торабыз. Кайчагында ул минем яныма килә.

Аның белән бергә беренче тапкыр Чистайга килүебезне беркайчан да онытмаячакмын. Мин көллияткә укырга кердем, ә ул минем белән линейкага килде. Линейканың тантаналы өлешендә мине беренче сыйныфка озаткандай басып торды, ә аннары директор белән танышырга китте. Кемдер, минем урынымда булса, мөгаен, оялыр иде, ә миңа бик күңелле булды.

Әнием үзен аямыйча, төзүче булып эшләде, чөнки апам белән мине аякка бастырырга кирәк. Ул – үз дигәнеңә ирешүдә һәм үз максатларыңнан баш тартмаска кирәклегендә миңа үрнәк. Әйе, авыр чаклар да була, әмма мин теләсә нинди бурычларны аның көчле ярдәме белән башкарып чыгачагымны төгәл беләм. Тормышыбызда булган барлык авырлыкларны әни җиңә бара. Характерының бу сыйфаты миндә дә бар. Мине аңларга тырышканы өчен аңа бик рәхмәтлемен. Әгәр мин нәрсәне дә булса дөрес эшләмәсәм, ул мине тиргәми, ә киңәшен бирә һәм дөрес юлны күрсәтә.

Читтән караганда, ул барысын да җиңел булдыра кебек тоела, чөнки ул үзенә авыр булуын бервакытта да күрсәтми һәм барысына да өлгерә. Минем әнием – гаҗәеп кеше, шуңа да мин аны яратам һәм кадерлим. Мондый әни бүтән беркемдә дә юк!

 

Рөстәм Хамматов, «Татнефть-Олимп» спорт мәктә бе директоры:

– Әнием Миңнеруй Харис кызы Хамматова – минем өчен иң якын, кадерле һәм газиз кеше. Ул киң күңелле һәм хезмәт сөючән. Бөтен гомерен ул мине һәм сеңелемне үстерүгә багышлады.

26 яшендә әни ирсез калды, миңа ул вакытта – 4 яшь, ә сеңелем тагын да кечерәк иде. Авыр булса да, әни башка кияүгә чыкмады, безне берүзе тәрбияләде. Без Камский поселогында яшәдек, урман кисүдән кала, эшкә урнашырга урын юк иде. Безне туендыру өчен, үз сәламәтлеген кызганмыйча, ул урман кисте, ир-ат хезмәтеннән курыкмады. Безне, балаларны, карашырга

әбиләр, әтинең ир туганнары, әнинең кыз туганнары булышты. Гомумән, әни турында тулы бер роман язарга була. Аны күршеләр дә якын күрәләр һәм хөрмәт итәләр. Ә оныклары, оныкчык лары аны өзелеп яраталар, ул да аларны сөеп туя алмый.

Хәзер әниемә 86 яшь, без аны кадерләп карау өчен үзебезгә алырга теләгән идек. Әмма олы яшьтә булуына карамастан, ул мөстәкыйль кеше. Әни өчен үзе хуҗа булган йортта яшәү мөһим. Мин көн саен аның хәлен белеп торам. Командировкага китсәм, туганнарыма хәл-әхвәл белешеп торырга кушам, чөнки борчылам. Олыгая башлагач кына мин үз әти-әниләребез, бигрәк тә әниләребез өчен без сабый бала булып калуыбызны аңлыйм. Бүгенге көнгә кадәр ул миңа төшке аш әзерли. Бу хатыным яки мин аны үзем пешерә алмыйм дигән сүз түгел, шул рәвешчә әни миңа күңел җылысын, кайгыртучанлыгын бүләк итә. Бу минем өчен зур бәхет.

 

Гөлсинә Сорутдинова, дубляж буенча баш мөхәррир урынбасары:

Быелгы Әниләр бәйрәмен беренче тапкыр әнисез каршы алам. Күңелдә сагыш, сагыну, юксыну... Бик сагынабыз шул кадерлебезне, гадәттәгечә, йөгереп кайтып кочак лыйсы, битләреннән үбәсе килә. Балкып торган йөзе, эчкерсез елмаюлары, чөкердәшеп бергә чәй эчүләр, рәхәтләнеп сөйләшүләр, кечкенә генә шатлыкка да сабыйдай эчкерсез сөенүләре... Болар барысы да әниле булып яшәвебезнең иң бәхетле мизгелләре.

Газиз әниебез Наилә Лотфулла кызы Вәлиева Каргалы авылында туып үсә. Иске Роман авылына килен булып төшкәч тә, сыер савучы булып эшли әнием. Иртәнге дүрттән фермага бару, 25 әр сыерны кул белән саву, кайткач өйдә бетмәс-төкәнмәс эшләр. Ул елларда газы да, суы да өйдә юк, күп эшләр кулдан эшләнә иде. Хәзер уйлап куям: барысына да ничек өлгерде икән бәгырь кисәгем?!

Әниемне бар кеше дә ярата иде. Ул кызык сүзләр әйтеп көлдерә, шуннан бик килешле генә шигырьләрен дә сөйләп куя, матур итеп җырын да суза. Шул ук вакытта үзе бик тыйнак, гади, шигырьләрен үзе чыгарганын бервакытта да әйтми иде. Мин үзем дә әниемнең бу сәләте турында үсә төшкәч кенә сизендем. Рухи дөньясы бик бай, нык ихтыярлы, җор телле иде әни. Кеше сүзен бервакытта кешегә әйтмәс, үзе самими, бервакытта беркемгә үпкә сакламады. Кешеләр белән аралашырга, кунаклар җыярга бик яратты, юмарт, сабыр иде. Олы җанлы, мәрхәмәтле, киң күңелле иде әни, шөкер итә белде. Әбиебез, әтиебезнең әнисе, 40 ел буена сукыр булып яшәде. Әбиебез гел кадер-хөрмәттә булды, әти-әни аның белән киңәшеп эшләделәр. Кибеттән алып кайткан әйберләрен дә иң беренче әбигә күрсәтә иде әни. Хәзер яхшы аңлыйм: тәрбиянең бер үтемле чарасы булган бит бу, шушы гамәле аша да әниебез безгә, өч кызына да, өлкәннәргә карата ихтирам тәрбияләгән ләбаса!

Кадерле, газиз әнкәбез безнең йөрәгебездә, күңелебездә, уйларыбызда, сүзләребездә, сагынуларыбызда - бар дөньябызда яши, юл күрсәтүче маягыбыз булып яктыртып тора...

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев