Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Әнием, мине үзеңә ал”

Социаль ятимлекне булдырмау һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны урнаштыру формаларын камилләштерү муниципаль район башкарма комитетының опека, попечительлек һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү бүлеге эшендә төп юнәлешләр булып торалар.

Хәзерге вакытта 38 сыендыручы гаиләдә 59 бала яши, 167 малай һәм кыз опекуннарда тәрбияләнә. Узган елны 6 бала уллыкка алына. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган малайларның һәм кызларның күбесе гаилә учагы, әти һәм әни турында хыяллана. Алар өчен гаилә зур роль уйный һәм аны бернинди дәүләт учреждениесе дә алыштырырга сәләтле түгел. Туган кешеләргә әверелүчеләрнең кайгыртуын, мәхәббәтен тойган кеше киләчәктә үзе дә үз гаиләсен коруга һәм сак­лап калуга җаваплырак караячак. Үз балаларын язмыш иркенә ташлый алачакмы ул?!
-Баланы сыендыручы гаиләгә тапшырганда, опека органы бары аның мәнфәгатьләреннән чыгып кына эш итә, - ди опека, попечительлек һәм балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны һәм караучысызлыкны кисәтү бүлеге начальнигы Светлана Сударкина. -Без, әлбәттә, мөмкин кадәр күбрәк малайның һәм кызның гаиләгә билгеләнүен телибез, әмма соңгыларына бик җитди таләпләр куела. Һәм алар даими кырыслана, чөнки һәр очракта сүз кечкенә, яклаучысыз калган кеше язмышы турында бара, ул болай да башкаларның гөнаһлары өчен җавап бирә һәм инде җитәрлек хәсрәт күргән. Яңа ата-аналар аңа якын кешеләр, терәк һәм ярдәм була алырлармы?
-Бу елның башыннан Чис­тайда, балалар йорты базасында сыендыручы ата-аналар мәктәбен узарга теләүчеләр өчен яхшы мөмкинлек барлыкка килде. Хәзер Казанда, уллыкка алу үзәге каршында белем алу кирәклеге калмады. Әлеге практика нәкъ менә безнең районда тормышка ашырыла, республикада беренчеләрдән буларак опека органы сыендыручы гаиләләрне булдыруга булыша, кирәкле ярдәмне күрсәтә һәм балаларның яшәү шартларын даими тикшерә, аларны тәрбияләүне күзәтә. Хәзерге вакытта кайбер балалар Яңа Чишмә, Чүпрәле, Алексеевск, Әлки районнарында сыендыручы гаиләләрдә яшиләр. Дәүләтнең сәясәте һәр баланың, үз ата-анасының игътибарыннан, кайгыртуыннан мәхрүм булса да, гаиләсендә яшәвенә юнәлдерелгән. Гарантияләнгән социаль ярдәм чаралары да бу турыда раслыйлар. Агымдагы елның гыйнварыннан мәктәпкәчә яшьтәге баланы асрауга ай саен бирелә торган түләү - 6117 сум, ә мәктәп яшендәгегә 7055 сум тәшкил итә. Бер тапкыр бирелә торган пособиенең күләме дә кечкенә түгел. Моннан тыш, сыендырган ата-аналар асрамага алган һәр бала өчен 2500 сум хезмәт хакы алалар.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, бу яңа ата һәм ананың турыдан-туры керем чыганагы булырга тиеш түгел, - дип ассызык­лый Светлана Сударкина. - Өйгә сыендырган ул һәм кыз белән бергә килгән әлеге акча үзләренә ятим баланы алу кебек шактый җитди карарны кабул итү өчен төп сәбәп булып тормый дип ышанасы килә. Өстәвенә, опека органына даими рәвештә әлеге акчаны тоту турында мәгълүмат бирелә.
Узган елны 35 ата-ана үз хокукларыннан мәхрүм ителде, шул ук вакытта 9 бала туган гаиләләренә кайтарылды. Шунысы сөендерә, кайбер ата-аналар бу чыннан да шулай булсын өчен бөтен көчләрен куярга тырышалар, төзәлү юлына басалар. Соңарып кына булса да, ата-ана хисе уяна, бу ана назы, ата ярдәме турында хыялланучы бала өчен зур бәхет булып тора. Үз балаларын югалтырга, алар өчен чит кешеләргә әверелергә мөмкин булуларын аңлыйлар.
Югарыда билгеләп үтелгәнчә, 167 бала өчен опекуннар билгеләнде, нигездә, әбиләре һәм бабалары, өлкән ир һәм кыз туганнары яки башка якын туганнары. Малайлар һәм кызлар бу очракта ата-ананы югалту яки алар белән мәҗбүри аерылышуны җиңелрәк кичерәләр, тирән борчуларны тизрәк җиңәләр.
Шунысы куандыра, күпчелек балалар, кайчандыр аларны иң якын кешеләре ташлаган булса да, каты күңеллегә әверелмәгәннәр, төшенкелеккә бирелмичә, үз көчләре белән тормышта нәрсәгәдер ирешергә тырышалар. Опека бүлеге белгечләре аларның киләчәктәге тормышын күз алдыннан төшермиләр. Бүгенге көндә кайбер балалар Казан дәүләт университетында, А. Н. Туполев исемендәге Казан милли-тикшеренү университетының "Восток" филиалында, авыл хуҗалыгы техникумында, медицина, политехника көллиятләрендә белем алуны дәвам итәләр. Дүрт егет Суворов училищесы курсанты булып тора.
Ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе төп мәсьәләләрнең берсе булып кала. Узган ел аларның 18е торак сертификатына ия булды. Агымдагы елның 1 гыйнварына торак алуга исәптә шушы категориядән 107 кеше тора, опека бүлеге тәкъдиме буенча исемлеккә өстәмә рәвештә 17 бала кертелде.
Ата-аналар үзләренең түбән ихтыяҗлары хакына булганны сарыф итәргә әзерләр, үзләре тудырган балаларын мәхәббәт, кайгыртучанлыктан мәхрүм итеп кенә калмыйлар, ә тораксыз да калдыралар. Акча алу максатында уңайлыклары булган фатирны өлешчә уңайлыклары булганга, квадрат метры зур булганны кечкенә мәйданга алыштыру буенча операцияләр башкару очраклары бар. Нәтиҗәдә, балалар өлешсез калалар. Хәзер исә сатып алу, сатуга, алыштыруга рөхсәт алу өчен опека бүлегенә (баланың мөлкәткә өлеше булган очракта) мөрәҗәгать итәргә кирәк. Узган елны белгечләр балаларның, шулай ук балигъ булган эшкә сәләтсез яки эшкә тулысынча сәләтсез булмаган гражданнарның мөлкәти, шәхси хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклап, 219 суд утырышында катнаштылар. Опека бүлеге шундый категориядәге затларны карауга контроль булдырырга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев