Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әнием 40 елга якын үз һөнәренә тугры калган

Күп стажлы педагог Елена Финогентова турында аның кызы сөйләде.

Ул хәзер дә мәктәптә эшләвен дәвам итә.

«Үз тормышында адәм баласы кыр-болыннарга, урманнарга, бакчаларга, елга-күлләргә яңгыр коючы болыт кебек... Болыт үзенең тамчылары белән миллионлаган үләннәргә, башакларга, агач-куакларга тормыш бирә, сафландыра да, тора-бара үтә күренмәлегә, яктыга әверелеп, юкка да чыга. Мәрхәмәтле кешенең гомере дә шулай: ул бик күпләргә ярдәм итә, тормышларын җиңеләйтә, тормышка юллама бирә, тынычландыра...» Лев Толстойның әлеге цитатасы минем әнием Елена Ивановна Финогентовага әйтелгән кебек. Утыз сигез ел хезмәт стажлы, хәзер лаеклы ялда булган әнием хәзер дә Чистай районы Югары Кондрата төп гомумбелем бирү мәктәбендә укытуын дәвам итә.

Аның бар тормышы башка кешеләргә багышланган. Җиргә төшкән алма орлыгыннан алмагач үсеп җитеп, тәмле, сусыл алмалар биргән кебек, минем әнием дә, төрле авырлыкларны, каршылыкларны җиңә-җиңә, табигать тарафыннан үзенә салынган көч-куәтне үстерә-үстерә, хезмәт җимешләре белән кешеләрне сөендерде һәм хәзер дә сөендереп тора.

Аның мөлаем, сөйкемле йөзе үзенә тартып тора. Кайчакта ул уйга калган, төксерәк тә кебек тоела, әмма аны якыннанрак белгәч, аның бик сирәк очрый торган тере, күңелле, бик әдәпле кеше икәненә инанасың. Ул биергә дә, җырларга да, башкаларны дәртләндерергә дә ярата. Нәрсәгә алынса да, менә дигән итеп, бар күңелен биреп башкарып чыга. Миһер банлылык, кыюлык, гаделлек, таләпчәнлек, башкарып чыгу осталыгы, ярдәмчеллек, шәфкатьлелек, хезмәт сөю чәнлек һәм зирәклек. Болар барысы да минем әниемә хас сыйфатлар. Коңгырт күзләр, бантик рәвешле нечкә иреннәр, озынча йөзе, кара чәчләре һәм акыллы маңгай. Нәкъ менә акыллы маңгай. Уйларга һәм иҗат итәргә, иҗат итәргә һәм уйларга... Менә аның зирәклегенең нигезе. Аның елмаюында балаларныкыдай самимилек тә чагыла. Бәлки гомер буе балалар арасында булганга шулайдыр, ә бәлкем күңеле чиста, саф булгангадыр... Миңа кайчакта ул әнием түгел, ә апам кебек тә тоела. Мин аңа үземнең борчу-шатлыкларымны, эч серләремне дә сөйли алам. Ул һәрвакыт мине тыңлый, тынычландыра, акыллы киңәшләрен бирә, күңелдә ышанычны арттыра. Миңа аның белән бик җиңел, рәхәт.

Ул күпбалалы крестьян гаилә сендә унберенче бала булып дөньяга килә. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Чебоксар шәһәрендәге И.Я.Яковлев исемендәге Чуваш дәүләт педагогия институтына укырга керә. Аннары туган авылы Түбән Сау рышка кайтып, Саурыш төп мәктәбенә эшкә керә. Завуч та, мәктәп директоры да була.

Хәзерге вакытта аның төп эше – укытучылык. Ул рус теле һәм әдәбиятыннан белем бирә. Күңел тартылуы исә талантның кечкенә генә үсентесе. Еллар үткән саен ул хезмәт яратуның уңдырышлы туфрагында нык, көчле агачка әверелгән. Хезмәт яратмасаң, тәрбияләмәсәң, әлеге үсенте тамырыннан ук корырга мөмкин. Үзеңнең яраткан хезмәтеңне табу, аны ышанычлы башкару - менә болар бәхет чыганагы да инде. Минем әнием үзенең һөнәренә тугры калды, бу олы хөрмәткә лаек. Мин аның укучыларынмы яисә үзенең фәненме күбрәк яратканын белмим. Аның өчен атлап чыга алмаган бернәрсә дә юк. Лев Толстой әйткәнчә: «Гадел яшәү өчен алга омтылырга, буталып бетәргә, ялгышырга, яңадан башларга һәм ташларга, аннары тагын яңадан башларга һәм яңадан ташларга, гомер буе көрәшергә һәм нәрсәдәндер мәхрүм дә калырга кирәк». Минем әнием нәкъ менә шундый принцип белән яши. Тормышында бердәнбер бәхет – алга бару. Ә тынычлыкта тору аның өчен бик үк рәхәт димәс идем. Әгәр дә сез: «Тормыш нәрсәдә чагыла? Мәгънәсе нәрсәдә? Максаты нидә?» дип сорасагыз, иманым камил, ул «тормышның үзендә» дип җавап бирәчәк.

Ул ике бала, мине кызы Регинаны һәм улы Дмитрийны тәрбияләп үстерде. Мин Казан дәүләт университетының Алабуга шәһәрендәге рус филологиясе һәм журналистикасы факультетын тәмамладым. Абыем Е.Н.Королев исемендәге Түбән Кама көллиятен тәмамлаганнан соң армия сафларына китте. Тамбов шәһәрендә спецназда хезмәт итте. Әнием берьялгызы зур йорт төзеде, үз куллары белән анда искитәрлек матур мохит тудырды. Йортыбызның ишекләре һәрвакыт ачык. Туган йорт нигезенә үзенең балалары гына түгел, танышлары, якыннары,

укучылары да тартыла... Минем әтием – Финогентов Игорь Лазаревич, миңа 9, энемә 3 яшь булганда вафат булды. Чернобыль атом станция се... Чаллы хәрби комиссариаты чакыруы буенча 1987 елда аны Чернобыльга җибәрәләр. Алты ел буе инвалидлык, авыру, үлем. Ул безнең күз алдында сүнде, бер аңа берничек тә ярдәм итә алмадык. Әтиебезгә вафат булганда бары 37 яшь кенә иде. Гаилә тормышының бар авырлыклары әниебез җилкәсенә төште. Минем әнием тыйнак, гади, батыр йөрәкле, көчле куллы хатын. Әлеге куллар печән дә чаба, утын яра, җир казый, чигү чигә, бәйли, күңел ярасын да дәвалыйлар. Олы яшьтә булса да, ул тик кенә утыра белми, безне дә шуңа өйрәтте, укучыларын да шуңа өйрәтә. Аның җыерчыклы кулларыннан да җылы, йомшаграк нәрсә юк. Аларда әни җылысы, әни назы... Без җылыда, рәхәттә яшәсен өчен әниемнең куллары бар авырлыкны, тормышның бар нужаларын үз өстенә алды. Без авыраганда үткәргән йокысыз төннәре генә дә күпме аның? Үз тормышында күпме авырлыклар күрсә дә, ул беркайчан да үзенең язмышына зарланмады.

«Замана кешелеклелеге үзенә нәрсә бирелгәнен бәяләп бетерми, эчке дөньясына салынган нәрсәләрне чыгарып бетерә алмый. Ул эчке рухи дөньяны түгел, ә тышкы техник һәм дәүләт властен бәяли. Ул иҗат итәргә, камил ләштерергә түгел, ә боерык бирергә һәм шуннан ләззәт алырга тели. Менә шуңа күрә дә аңа һаман аз кебек тоела, ул һәрвакыт үзенең чыгымнарын исәпли. Ул комсызлыгы, саранлыгы белән данлык лы, рәхмәтле булу турында бөтенләй белми». Танылган рус философы И. Ильин әйткән гыйбарә белән мин тулысынча килешәм. Шулай ук мин Ларошфукко әйткән «Акыллыга аз да җитә, ә акылсызга һәрвакыт аз. Шуңа күрә дә бездә бәхетсез кешеләр бик күп» дигән сүзләр белән дә килешәм. Ә минем әнием аздан да канәгать була белә, ул һәр үткән көнгә шатлана, Аллаһыга рәхмәт укый. Мәсәлән, җиргә ятып, кулларны җәеп, һавага карап яту да аның күңеленә рәхәтлек китерә. Зәңгәр күк белән бергә җирдәге матурлыкка сөенеп, кечкенә генә чәчәкләрнең гүзәллеген, кошлар очышын, бал кортларының уңганлыгын да күрергә мөмкин. Ромашка, каен, түмгәк, очып баручы кош... Җәйге чирәмгә сузылып ятып шушы матурлыкка мөкиббән китү. Яисә урманга барырга, барлык мәшәкатьләрдән арынырга һәм тынлыкны, бары тынлыкны тыңлап ятарга. Менә шуларны һәм башка бик күп нәрсәләрне минем әнием, педагог, укытучы, остазым гына күрә белә. Сез дә шулай эшләп карагыз. Бәлки әлеге минутлар гомерегезнең иң яхшы, истәлекле минутлары булырлар.

Рус теленә һәм әдәбиятына минем мәхәббәтем нәселдән килә. Бу әниемнән бирелгән сыйфат. Мин кияүдә, ике балам бар. Алексеевск районында рус теле һәм әдәбияты укытам.

Кан буенча гына түгел, рухи яктан да үз булган газиз әниемнән якынрак тагын кем бар? Аңа исәнлек, күңел тынычлыгы, озын гомер телим.

Регина Рыбакова, кызы, элеккеге укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев