Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ни өчен районда терлек азыгы әзерләү акрын бара

Июнь башында Чистай райо­нында күпьеллык үләннәрне беренче кат чабарга керештеләр. Әмма тотрыксыз, яңгырлы һава торышы терлек азыгын тулы көчкә әзерли башларга мөмкинлек бирми.

- Бүгенге көндә төп бурыч - җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләү, - дип ассызыклый авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Иван Чурин. - Аннан башка терлекчелек тармагы табыш китерә торган булмаячак.
Район басуларына беренчеләр­дән булып «Джукетау» фирмасы техникасы чыкты. 70 гектарда күпьеллык үлән чабылды, сенаж әзерләү башланды, күпьеллык үлән шулай ук терлеккә яшел азык буларак ашатуга да бара.
Александровка авылы янындагы мегаферманың силос-сенаж траншеясында куәтле трактор сенажны тыгызлый.
- Бездә берничә берәмлек терлек азыгы әзерләү техникасы эшли, - ди фирма җитәкчесе Ринат Мотыйгуллин. - Болар - «Ягуар» һәм «Палессе» комбайннары, ике «МакДон» үзйөрешле чапкыч. Хәзер сенаж әзерләү өчен люцерна чабарга керештек. Авыл хуҗалыгы предприятиесе янындагы мегафермада дүрт силос-сенаж траншеясы бар, алар төзекләндерелде һәм агартылды. Бүгенге көндә 2 мең тоннага якын сенаж салынды.
«Кутлушкино» фирмасында сенаж башка технология буенча әзерләнә - кечкенә таучыклар ясыйлар һәм аларны тыгызлыйлар.
- Терлек азыгы әзерләүгә ике «Палессе» комбайны җәлеп ителде, - дип билгеләп үтә предприятие җитәкчесе Альберт Мингалимов. - Быел яңа тагылмалы чапкычлар сатып алдык, шулай ук ике тыгызлагыч эшли, кирәк булса, басуга «Нива» СК-5 комбайны базасында ике үзйөрешле чапкыч чыгачак.
- Терлек азыгы җыю кампа­ниясенә нәкъ менә шушы ике авыл хуҗалыгы предприятиесе яхшы әзерләнгән, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең план-маркетинг бүлеге начальнигы Александр Ромадановский, - моны терлек азыгы җыю техникасын әзерләү буенча үткәрелгән конкурс йомгаклары да күрсәтте.
Азыкның шактый зур күләмнәре күпьеллык үләннәрдән әзерләнә.
- Терлек азыгы быел 32 мең гектар тәшкил итә, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Илгизәр Нуретдинов. - Барлыгы районда 13,5 мең гектарда күпьеллык үләнне печәнгә һәм сенажга чабу планлаштырыла (болар - костер һәм люцерна), шулай ук 12 мең гектар берьеллык үлән һәм 7 мең гектар кукуруз үз сәгатен көтәләр. Әлегә сенаж әзерләү бара, һава торышы печән әзерләргә мөмкинлек бирми. Дөрес, «Родник» фирмасында аны әзерли башлаганнар инде, беренче 50 гектарны чабып алганнар.
Башка авыл хуҗалыгы предприятиеләре исә яхшы һава торышы көтәләр.
- Уңайлы вакыт узып бара, кос­тер башак чыгару стадиясенә күчә, - дип билгеләп үтә Илгизәр Нуретдинов, - ә люцернаның чәчәк ату фазасы башлана. Шулай итеп, әзерләнә торган азыкның сыйфаты көннән-көн начарлана барачак.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан үләннәрнең беренче катын, нигездә, сенажга салырга, ә июль аеннан актив рәвештә печән әзер­ли башларга дигән бурыч куелды.
Авыл хуҗалыгы предприя­тиеләре тарафыннан мөмкин кадәр күбрәк азык әзерләү өчен һәр сәгатьне максатчан файдаланырга кирәк. 2010 елгы вакыйгаларны күбесе хәтерлидер, ул вакытта корылык сәбәпле, терлек азыгын Татарстан белән күрше республикаларда һәм өлкәләрдә әзерләргә туры килде һәм сөт белән иткә дә бәяләр артты. Моңа юл куярга ярамый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай