Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Ни өчен Чистайның үзәк урамын автотранспорт йөрү өчен яптылар?

    1 декабрьдә Чистайда К.Маркс урамының так ягы автотранспорт йөрү өчен ябылды.

    Урамның Урицкийдан Марининга хәтле өлеше ябылу бульварда төзекләндерү эшләре белән бәйләнгән. Шәһәрнең төп урамын ябуга сәбәп булырлык нинди мөһим эшләр башкарыла соң? Чистайлы- лар әнә шундый сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Эш шунда ки, урамның так ягы ике җирдә җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урынын төзекләндерү сәбәпле, ябылды. Шимбә көнне төзүчеләр «Мир» сәүдә үзәге каршындагы чыгу урынын төзекләндерә башладылар. Әзерләнгән нигезгә алар метр ярым озынлыктагы ак төстәге тар бордюр белән аралаштырып, клин кер кир пече (тротуар пли- тә се) җәйделәр. Нәтиҗәдә, җәяүлеләрнең юл- ны ар кылы чыгу урыны үзенчәлекле килеп чыкты, ул «зебра» кебек күренә. Бүген исә Скарятинский бакчасына кар- шы җәяүлеләрнең юлны аркылы чыгу урынын төзекләндерү эшләре башланды. Ул иртәгә төгәлләнәчәк һәм авто- транспорт юлы да ачыла- чак. Ә чәршәмбе көнне, 6 декабрьдә К. Маркс урамының җеп ягында автотранспорт хәрәкәте туктатылачак. Биредә җәяүлеләргә юлны аркы лы чыгу урынын төзеклән де рү буенча шундый ук эшләр башкарылачак. Автобуслар 7нче номер лы балалар бакчасы янында туктаячак. Эшләр дүшәмбегә, 11 декабрьгә хәтле дәвам итәчәк.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: