Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наро-Фоминскида көтелгән очрашу

Наро-Фоминскида дислокацияләгән элиталы хәрби частьларда хезмәт итүче якташ солдатларыбыз янына бару традициягә әверелде. Күптән түгел чираттагы сәфәр булды.

Муниципаль район башлыгының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов җитәкләгән Чистай делегациясе сос­тавына ун хәрби хезмәткәрнең әти-әнисе дә керде.
Хәзерге вакытта 4 нче танк гвардиясенең Юрий Андропов исемендәге Ленин орденлы Кызыл байраклы бригадасында 72 татарстанлы хезмәт итә, шуларның 30ы Чистай егетләре. Һәр чакыру кампаниясеннән соң нәкъ менә биредә армия хезмәте узучы егетләрнең саны арта бара. Бу хәрби дан шәһәрендә дислокацияләгән хәрби частьта хезмәт итү мөмкинлеге турындагы уңышлы сөйләшүләрдән соң мөмкин булды. Наро-Фоминск белән элемтә 2010 елдан үсә башлады. Бер елдан соң Чистай һәм әлеге Мәскәү янындагы шәһәр арасында сәүдә-икътисад, социаль-мәдәни, фәнни-хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Бу ата-аналарга үзләренең балалары, аларның хезмәттәшләре белән очрашу мөмкинлеге бирде. Чөнки билгесезлек һәрвакыт күңелне борчый, ә биредә барысын да үз күзләрең белән күреп, солдатлар өчен өйдәге кебек шартлар булдырылуын күрергә мөмкин. Һәр казармада (6-8 кеше) душ кабинасы, телевизор, автомат кер юу машинасы бар.
-Чыннан да, якташларыбыз өчен шатбыз. Хәзер күп нәрсә үзгәрде: форма да, шартлар да, цивилизация дә сизелә, - дип сөйли делегация әгъзасы, ике Кызыл Йолдыз ордены кавалеры Рәфис Мәхмүтов. - Без алар белән дивизия командиры, замполит (соңгысына чистайлылардан бүләк итеп командирские сәгате тапшырылды) белән рәхәтләнеп аралаштык. Мондый очрашулар бик кирәк. Аларның традициягә әверелүе әйбәт.
Барлык татарстанлыларга да Чистай районы җитәкчелеге исеменнән күчтәнәчләр тапшырылды, шулай ук телевизор да бүләк иттеләр. Егетләрне ТРның Чистай шәһәре, Чистай һәм Яңа Чишмә районнары буенча хәрби комиссариатының чакыру бүлегенең бүлекчә начальнигы ярдәмчесе Радик Мөхәммәдьяров, "Сугышчан туганлык" җәмәгать оешмасы әгъзасы Айрат Сәгъдиев сәламләделәр. Делегация әгъзалары иртәнге смотрны, солдатларның ничек итеп маршка йөрүләрен күзәттеләр, заманча ашханәне дә карадылар (биредә бик тәмле ашаталар).
Үз чиратында, хәрби частьның команда составы исеменнән Чистай муниципаль районы җитәкчелегенә Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев