Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наркотиклы үсемлекләрнең законсыз чәчүлекләрен ачыкларга

Татарстан Республикасы территориясендә гомумроссия ведомствоара "Мәк" оператив-кисәтү операциясе уздырыла. Анда Россия ФСКНының ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре, Татарстан таможнясы федераль иминлек хезмәте, хәрби часте хезмәткәрләре һәм башкарма власть органнары вәкилләре катнаша.

Операциянең максаты үсемлек төрендәге наркотик матдәләрнең законсыз таралуы белән бәйле җинаятьләрне ачыклау һәм ачу. Әлеге максатка ирешү инструменты гади - бары тик составында наркотик матдәләр - киндераш һәм мәк булган кыргый үсүче үсемлекләр участокларын ачык­лау һәм юк итү таләп ителә.
"Мәк-2011" операциясен үткәрү нәтиҗәсендә Татарстан полицейскийлары уртача йөзләрчә мең дозага җитәрлек наркотикларның наркотик кулланучылар кулына эләгүне булдырмый калдылар. Плантацияләрне юк итү технологиясе гербицидлар, механик чабу һәм җирле бюджет акчасы хисабына яки җир хуҗалары көче белән башка техник мөмкинлекләрдән файдаланып үткәрелә. Аларны юк иткәннән соң киндераш үскән территорияләрдә авыл хуҗалыгы эшкәртүләрен оештыру зарур. Әгәр моны эшләмәсәң, алар кабат үсеп чыгарга мөмкин.
Практикадан күренгәнчә, җир хуҗалары территорияләрнең наркокуркынычсызлыгын бәяләп бетермиләр. Кыргый рәвештә үсүче киндераш, нигездә, 1 метр биеклеккә үскәч кенә юк ителә. Мондый эшнең нәтиҗәсе югары түгел, чөнки тамыр системасы тирән итеп сөргәндә дә саклана, ә аның орлыклары җиргә эләгә. Нәтиҗәдә, икенче елны шул ук урында киндерашның яңа уңышы өлгерә. Шуңа да химик эшкәртү үткәрү зарур, ул механик эшкәртүдән 2-4 тапкырга арзанрак чыга.
Наркополицейскийлар бакчачыларны һәм башка җир участоклары хуҗаларын кисәтүне үз бурычлары дип саныйлар: үстерү тыелган, сос­тавында наркотик матдәләр булган үсемлекләрне чәчү һәм аларны бетерү буенча чаралар күрелмәгән очракта алар РФның гамәлдәге законы нигезендә җавапка тартылырга мөмкин. Мәк һәм составында наркотик булган башка үсемлекләрнең чәчәк ату һәм өлгерү чорында наркоконтроль хезмәткәрләре республикада яшәүчеләрнең бакча участок­ларында составында наркотиклар булган үсемлекләрне эзләү максатында, шулай ук мәк сезоны чорында килеп туарга мөмкин булган куркыныч турында кисәтү өчен рейдлар уздырачаклар.
РФ Җинаятьләр кодексының 231 нче маддәсендә 10нан артык мәк һәм 20дән артык киндераш үсемлеген законсыз рәвештә үстергән өчен 3000 сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең хезмәт хакы күләмендә яки ике елга кадәр чор өчен башка табышы күләмендә штраф салынырга яисә ике елга кадәр срокка ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин. РФ Җинаятьләр кодексының 231 нче маддәсенең 2 нче өлешендә шул гамәлләрне кылган өчен, әмма квалификацияләүче билгеләр булганда (алдан сөйләшү буенча бер төркем кешеләр яки оешкан төркем, зур күләмнәрдә) җаваплылык каралган. Җәза - 3 елдан 8 елга кадәр иректән мәхрүм итү. Законны белмәү җаваплылыктан азат итми.
Составында наркотиклар булган үсемлекләргә каршы көрәштә район хакимиятләре башлыкларына, авыл хуҗалыгы кооперативлары җитәкчеләренә һәм фермерларга аерым роль бирелә. Алар үзләре җаваплы булган территорияләрдә мәкнең һәм киндерашның законсыз һәм кыргый рәвештә үсүче чәчүлекләрен ачыклау буенча чаралар күрергә һәм бу турыда наркоконтрольнең җирле органына тиз арада хәбәр итәргә тиешләр.
РФ административ хокук бозулар турындагы кодексындагы Россия законы белән җир хуҗалары яки җирдән файдаланучылар өчен составында наркотик матдәләр булган кыргый үсемлекләрне юк итү буенча чаралар күрмәгән очракта административ җаваплылык каралган. Ул гражданнарга 15тән алып 20 минималь хезмәт хакы күләмендә, ә вазифаи затларга 30дан алып 40ка кадәр минималь хезмәт хакы күләмендә, юридик затларга 300дән 400гә кадәр минималь хезмәт хакы күләмендә административ штраф салынырга мөмкин.
Үз участокларыгызга һәм күршеләрегезнең участок­ларына игътибарлы булыгыз. Әгәр сезгә мәкнең һәм киндерашның законсыз үсү очрагы яки аларны тарату, шулай ук наркоманнарның җыелу урыннары, притоннар һәм наркотик, психотроп матдәләр сатучы кешеләр турында нәрсә дә булса билгеле икән, сез бу турыда наркоконтрольнең тәүлек әйләнәсе эшләүче "ышаныч телефоны"на: 273-43-45, 274-31-13 шалтырата аласыз. Конфиденциальлек гарантияләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев