Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Наркотикларга каршы акция үткәрелә

    19 марттан 29 мартка кадәр "Кайда үлем белән сату иткәннәрен хәбәр ит" дигән Бөтенроссия ведомствоара наркотикларга каршы акция үткәрелә.

    Узган атнада наркотиклар йөрткән, кулланган өчен шәһәрдә яшәүче берәү тоткарланган. Шундый фактлар һәм психотроп матдәләр белән агулану очраклары, криминаль хәбәрләрдән күренгәнчә, даими теркәлеп тора. Кешеләр үзләренең һәм башкаларның тормышларын әрәм итәләр. Әлеге акциянең төп максаты булып җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы торуга катнашырга җәлеп итү, наркотикларга бәйле кешеләрне дәвалау һәм тернәкләндерү мәсьәләләрендә оператив мәгълүматлар кабул итү, консультацияләр һәм квалификацияле ярдәм күрсәтү буенча эшләр оештыру тора. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге хезмәткәрләре барлык яшәүчеләргә әгәр сезгә наркотиклар сату фактлары билгеле булса һәм сезнең танышыгыз "үлем сатучылар" корбаны булса, кизү частена 02 (кәрәзледән 020) телефоны буенча шалтыратуларын сорап мөрәҗәгать итәләр. Анонимлык һәм иминлек гарантияләнә. Иң мөһиме, чит кеше бәласенә битараф калмаска, бернинди дә чара күрмәгәндә, сезнең якыннарыгыз да әлеге капкынга эләгергә мөмкин.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: