Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наркотиклар саклау, куллану, сату очраклары турында «Халык контроле»нә хәбәр итәргә мөмкин булачак

Наркотиклар саклау, куллану, сату очраклары турында «Халык контроле»нә хәбәр итәргә мөмкин булачак

24 ноябрьдә видеоконференция режимында Татарстан Республикасында наркотикларга каршы комиссия утырышы булып узды. Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, комиссия рәисе урынбасары Вәсил Шәйхразиев алып барды. Шулай ук анда муниципаль районнарның шундый ук комиссия әгъзалары катнаштылар.
Утырышта Вәсил Шәйхразиев Татарстан Республикасы «Халык контроле» дәүләт мәгълүмати сис­темасына тагын бер категорияне кертергә тәкъдим итте, анда наркотик матдәләрне саклау, куллану һәм сату очраклары турында хәбәр итәргә һәм бу юнәлештә эшне төгәл күзәтеп барырга мөмкин булачак.
Республика киңәшмәсе тәмам­ланганнан соң, Чистай муниципаль районының наркотикларга каршы комиссиянең планлы утырышы булып узды, аны Чистай муниципаль районының беренче урынбасары Рөстәм Хамматов алып барды.
Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә куелды. Наркотиклар керү каналларын, составында наркотик матдәләр булган кыргый үсемлекләрнең законсыз чәчүлекләрен ачыклауга һәм кисәтүгә, наркоманнар җыела торган урыннарны бетерүгә һәм яшьләрнең күпләп ял итү урыннарында наркотикларның таралуын һәм куллануын кисәтүгә юнәлгән максатчан ведомствоара оператив-кисәтү чараларын (операцияләрен) үткәрү турында җинаятьчеләрне эзләү бүлеге оперуполномоченные Леонид Свистунов хәбәр итте.
Ул соңгы ун айда РФ Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегендә наркотик­лар белән бәйле 34 җинаять теркәлүен хәбәр итте. Барлыгы 1421,001 грамм наркотик матдә законсыз әйләнештән алынган һәм наркотиклар саклау, куллану, диагностикалаудан һәм дәвалаудан баш тарткан өчен РФ Административ хокук бозулар кодексы маддәләрендә каралган 76 административ хокук бозу ачык­ланган. Агымдагы елның тугыз ае йомгаклары буенча шәһәрнең наркология бүлмәсендә 178 кеше исәптә тора.
Алга таба балаларның һәм яшүсмерләрнең, шул исәптән ышанычсыз гаиләләрдәге, эчке эшләр органнарында исәптә торучы, җәйге ялын оештыру турындагы доклад белән яшьләр эшләре бүлеге начальнигы Ольга Купцова чыкты.
«Балкыш» үзәге белгече Альбина Әхмәтшина наркотик һәм психотроп матдәләр кулланучы затлар булган гаиләләргә социаль хезмәт күрсәтү буенча үткәрелә торган ведомствоара эш турында сөйләде.
Көн тәртибенә куелган дүртенче мәсьәлә «2017-2019 еллар өчен Чистай муниципаль районы халкының наркотиклар куллануын кисәтү»гә кагылды.
Йомгак ясап, башлыкның беренче урынбасары Рөстәм Хамматов наркомания белән көрәшүне шәһәр өчен мөһим бурыч булуын билгеләп үтте һәм компетентлы подразделениеләргә, хокук саклау органнары идарәләре начальник­ларына наркотикларга каршы эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча чараларны көчәйтергә тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай наркотиклар