Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Наилә Әхмәтова ял һәм бәйрәмнәрнең нәрсә икәнен лаеклы ялга чыккач кына белә

Үз гомерен ул Чистай сәгать заводы белән бәйләгән. Әңгәмәдәшем үз эшен шулкадәр яраткан, кайчагында аның хакына гомерен дә куркыныч астына куйган. Әмма йокысыз төннәрне, курку-шикләрне һәм дулкынлануны чираттагы уңышлары аклый.

Безнең героинябызга бик иртә олыгаерга туры килгән. Сабый куллары белән икмәк бушатканда, ул үз теләге белән фронтка киткән ир туганы да алар арасында булган якташларына ярдәм итүен аңлый.

Хәзер Наилә Сөләйман кызына 80 яшь, юбилее алдыннан ул газетабыз редакциясенә килеп, үзенең хезмәттә үткән тормышы турында сөйләде.

– 10 сыйныфны тәмамлагач, мин сәгать заводына 7нче цехка җыючы булып эшкә урнаштым. Бу 1959 ел иде. Югары белем алырга хыялландым, моның өчен заводта 3 ел эшләргә кирәк иде. Нәкъ менә шушы вакыт эчендә мин барлык операцияләрне үзләштердем, тәҗрибә туп ладым, – дип искә ала әңгәмәдәшем.

Производство алдынгысы буларак, аны Казан финанс-икътисад институтына укырга җибәрәләр. Наилә Әхмәтовага (кыз фамилиясе Хәсәнова) сайлау өчен ике югары уку йорты тәкъдим итсәләр дә, кыз туган шәһәреннән ерак булмаганын сайлый.

– Мин Георгий Валентинович Плеханов исемендәге Россия икътисад университетына да укырга керә алдым. Әмма сугыштан соңгы еллар авыр булганга, мин өйдән ерак булмаган уку йортында белем алуны өстен күрдем. Аңлыйсыздыр, ул вакытта, мәсәлән, пароходта бәрәңгене Казанга кадәр генә алып барып була иде, шуңа да мин ерак китмәдем. Хәер, каникуллар вакытында да Чистайга ял итәргә түгел, ә эшләргә кайта идем.

Моны Наилә Сөләйман кызы үзе белән алып килгән стаж турындагы архив белешмәсе дә раслый. Хатын-кыз гальваник цехта эшләгән. Аны производствоның зарарлы булуы куркытмаган.

– Ә нәрсәдән куркырга. Сөт бирәләр иде бит! – ди пенсионер ханым. – Мин хром, никель һәм башка материаллар белән эшләдем, шул рәвешле үз сәламәтлегемне куркыныч астына куйдым. Мин моны аңлый идем, әмма эшләргә тиеш идем. Производствода ут сүнгән вакытта да без эшләүне дәвам итә идек, чөнки заводның барлык цехларын сәгать өчен детальләр белән тәэмин итәргә тиешбез.

Институтны тәмамлагач, безнең героинябызга Казан вертолет заводында эш тәкъдим итәләр. Әмма туган заводы аны җибәрергә теләми. Наилә Әхмәтова бу хакта Чистай җитәкчелегенә хәбәр иткәннән соң, язмыш аңа көтелмәгән борылыш ясый.

– Бервакыт икътисад буенча директор урынбасары, план, финанс бүлекләре җитәкчеләре җыелдылар һәм махсус конструкторлык бүлегендә эш тәкъдим иттеләр. Элек ул Карл Маркс урамында, педагогия училищесы янында урнашкан иде. Бу элиталы бүлек иде, анда танылган маркалы сәгатьләр җитештерүчеләр, яңаларын проектлаучы белгечләр эшләде. Мин Чистайда калырга, туган шәһәремдә эшләргә карар иттем.

Наилә Сөләйман кызын инженер-икътисадчы итеп билгелиләр. Ул эшләргә генә түгел, ә җәмәгать тормышында катнашырга да өлгергән. Шундый вакыйгаларның берсе әңгәмәдәшемнең хәтерендә аеруча истә калган.

– Сугыш башлануга 30 ел тулган көнне без мәктәп укучылары белән хәрби һәм хезмәт даны урыннары буйлап теплоходта сәяхәткә чыктык. Венокларны тантаналы төстә җибәргәннән соң без эшләргә киттек. Безнең бригада камазлыларга йорт төзү өчен бик зур мәйданчыкны чистартырга тиеш иде. Эш тәмамлангач, жюри әгъзалары йомгак ясадылар: республикадан өч төркем арасында без беренче урынны алдык, – дип сөйли Наилә Әхмәтова.

1984 елда ул план-икътисад бүлегенә өлкән икътисадчы итеп күчерелә. Хәл ителмәгән мәсьәлә белән Наилә Сөләйман кызы кабинетка кермәячәген белеп, җитәкчелек аңа җаваплы эшне ышанып тапшыра.

– Заводта җитештерелгән барлык нәрсәне: яңа конвейер яки автоматлаштырылган идарә системасы булсынмы, Мәскәүдә расларга кирәк иде. Мине мондый командировкага җибәргәндә, Чулман аша кичү юк иде. Гомеремне куркыныч астына куеп, мин буранда да боз өстеннән җәяү йөрдем. Әмма хәл ителмәгән мәсьәлә белән беркайчан да кайтмадым.

Хезмәттәшләренең хөрмәтен һәм әңгәмәдәшемнең абруен производство характеристикасындагы түбәндәге язу да раслый «Әхмәтова Наилә Сөләйман кызы бишь еллыкка планнар һәм яңа техниканың еллык планнарын эшләүдә актив катнаша. Продукциянең яңа төрләрен үзләштерүгә һәм техник яктан яңадан коралландыру планы чараларына чыгымнар сметасын төзи. Фәнни-тикшеренү эше буенча башка оешмалар белән эшләр башкаруны контрольдә тота, яңа техника планын үтәүнең икътисади күрсәткечләре буенча хисап әзерли. Эшләү дәверендә үзен икътисади яктан белемле оператив хезмәткәр итеп танытты».

Безнең героинябыз үзенең тулаем эшкә бирелгән булуын ачыктан-ачык белдерә. Улын әнисе үстерергә булышкан.

– Шимбә һәм якшәмбе көннәре булуын белмичә эшләдем. Ирем дә финанс-икътисад институтын тәмамлады. Белгечләр буларак, без фатир алырга тиеш идек. Әмма аны безгә бирмәделәр һәм ирем Яр Чаллыга ревизор булып эшкә китте. Ә мине директор җибәрмәде, мин заводта эшләп калдым. Улымны ялгызым тәрбияләргә мәҗбүр булдым. Әниемнең хәленнән килгәндә, ул миңа ярдәм итте. Улым белән бергә командировкага барган вакытларым да булды. Анда Мәскәүдә эшләгән сеңелем ярдәмгә килә иде. Кыскасы, булдыралганча хәлдән чыгу юлын таба идем.

Наилә Әхмәтова – актив кеше. Ул Мәскәү приборлар төзү институтында тагын бер югары белем алган, Мәскәү приборлар төзү техникумы филиалында дәресләр, югары категорияле хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрү курслары алып барган. Аны икътисади темаларга лекцияләр укырга даими җәлеп иткәннәр. Хатын-кыз Пенза политехника институты студентларына консультацияләр биргән.

1995 елда Наилә Сөләйман кызы лаеклы ялга чыга. Әмма монда да эшсез утыра алмый: сыер, кәҗә асрый. Эшен үз тормышыннан сызып ташлый алмый. Чистай мәктәпләрендә бухгалтерлык курслары укыта.

– Минем укучыларым күп булды, аларның белгечлек буенча эшләүләрен күрү бик күңелле. Хәтта, мәсәлән, дәваханәгә баргач та, анда бухгалтер булып эшләүче укучыларымны очратам. Бөтен җирдә дә диярлек шулай. Үз гомеремне эшкә багышлавым белән горурланам, – ди Наилә Әхмәтова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X