Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Начар күрүче Рифкать Гардеев: “Сукырларны иң борчыган мәсьәлә — эш табу”

"Күңел күзе күрмәсә, маңгай күзе - ботак тишеге", дип кабатларга ярата иде татар теле укытучым. Дөрестән дә, яшен тизлеге белән үзгәрүчән бу заманда күп нәрсәне маңгай күзе белән дә, күңел күзе белән дә күреп бетерә алмыйбыз, өлгермибез дә.

Ә табигать тарафыннан күз күреме начар булучылар күп нәрсәне безгә караганда яхшырак күрә, тоя, белә. Алай гына да түгел, үз тормышларын бераз гына булса да җиңеләйтү юлларын эзли һәм таба.

Мисал өчен, күптән түгел генә Республика начар күрүчеләр һәм күрмәүчеләр китапханәсендә өр-яңа программа тәкъдим ителде. Китапханә директоры Наил Сәфәргалиев сүзләренчә, дөньяда бу программаның тиңе юк. Чөнки ул татар телендә сөйли торган бердән-бер синтезатор! Өстәвенә, аны күз күреме начар булган программистлар эшләгән. Билгеле инде, танылган белгечләр, филологлар да ярдәм иткән.

Татарча синтизаторны ясауда киңәшләрен бирүчеләрнең берсе Рифкать Гардиев. Ул Чистайда сукырлар җәмгыятен җитәкли. Синтезаторны беренчеләрдән булып кулланып караучы да ул.


Рифкать әфәнденең күрү сәләте балачактан ук бозылган.


-Бәләкәй чакта әзрәк күрә идем. 12 яшьтә күзләрем тагын да начарлангач, гади мәктәптә укый алмый башлагач, әти-әни мине Лаештагы махсус интернат-мәктәпкә укырга бирде. Аннан педагогоия инфтитутының физика-математика факультетын тәмамладым. Хәзер 31 ел инде Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең җирле оешмасы рәисе булып эшлим.


Яңа җиһазның барлыкка килүенә Рифкать әфәнде шатланып туя алмый. Бу аның хәтта йөзендә, сөйләшүендә дә чагыла. Ул елмаеп, ниндидер бер эчке дулкынлану белән, шул ук вакытта горурланып сөйли. Бу программаны булдыруда аның да өлеше кергән бит.


-Күрмәүче кешеләр өчен бу бик кирәкле җиһаз. Без, күрмәүче кешеләр, элек, татар текстларын укыганда, бик зур кыенлыклар белән очраша идек. Хәзер инде бу кыенлыклар артта калды дияргә дә мөмкин. Чөнки хәзер татарча текстларны уку мөмкинлегебез бар, без аларны ирекле рәвештә укый алабыз. Интернет сайтларда да мәгълүмат укыйбыз. Әле үзем күптән түгел генә "Казан утлары" журналы сайтына кереп, аларның дайджестларын (чыгачак номердагы иң кызыклы материалларга күзәтү - Л.Л.) укыдым. Минем өчен бу хыял гына иде. Хәзер инде мин моны үзем мөстәкыйль рәвештә эшли алам, - дип сөенә Рифкать әфәнде.


В Казани презентовали татарский синтезатор речи для незрячих


Аның фикеренчә, начар күрүчеләр өчен татар китаплары бар. Тик һәр газета-журнал мәкаләсен Брайль системасында чыгарып булмый. Бу физик рәвештә мөмкин түгел, ди Рифкать Гардеев һәм вакытлы матбугатның төп үзенчәлеген дә оператив булуда күрә.


-Брайль китаплары бар, Алллага шөкер! Тик аларның үз урыны, синтезаторның исә үз урыны.


В Казани презентовали татарский синтезатор речи для незрячих


Рифкать әфәнде фикеренчә, начар күрүчеләр белем алсын, үзләренең акыл дәрәҗәсен арттырсын өчен хәзер бөтен техник мөмкинлекләр дә бар. Ялкаулык кына комачаулый, ди ул.


-Без 40-45 ел элек мәктәпне тәмамлаган кешеләр. Безнең заманда шундый компьютерлар, мәгълүматны табып, аны эшкәртү буенча шундый мөмкинлекләр булмады. Без китапханәләрдә утырып, мәгълүмат эзләп, гади каләм белән дәфтәргә рефератлар яза идек. Ә хәзер кеше рәхәтләнеп интернетта эшли. Кыенлыклар әзәя бара, шул исәптән, начар күрүчеләр өчен дә.


Хәзер мәгълүмат бик күп, океан кебек, ди Рифкать Гардеев. "Кирәкле мәгълүматны табу - тирес чүмәләсе эчендә энҗе бөртеген эзләгән кебек", - ди әңгәмәдәшебез.


Чистайда сукырларны иң борчыган мәсьәлә - ул эш табу, ди җәмгыять рәисе.


-Элегрәк бу мәсьәлә җиңелрәк чишелә иде. Урамнарның, җәяүлеләр юлларының күрмәүче кешеләр өчен җиһазландырылмаган урыннары да бар. Тик без җирле хакимият белән бик тыгыз эшлибез. Әкренләп, ул мәсьәләләрне чишәргә тырышабыз. Алар чишелеп бетмәс инде, тик шул юнәлештә эш алып барырга кирәк. Хакимияттә безне һәрчак кабул итәләр, аңлыйлар, безнең проблемаларны беләләр, ярдәм итәргә тырышалар.


... Физик мөмкинлекләре чиклеләргә Чистайда гына түгел, республиканың, илнең һәр почмагында, һәр шәһәр-авылында мөмкинлекләр тудырылсын иде. Табигать тарафыннан кыерсытылганнары без, алар кебек үк кешеләр, читкә тибәрми, үз игътибарыбызны кызганмый, тормышларын җиңеләйтергә булышсак иде.

Оригинал: http://intertat.ru/tt/society-tt/item/66115-nachar-k%D2%AFr%D2%AFche-rifkat-gardeev-%E2%80%9Csukyirlarnyi-i%D2%A3-borchyigan-m%D3%99s%D3%99l%D3%99-%E2%80%94-ul-esh-tabu%E2%80%9D.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай