Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Начальник үзе кабул итә

20 декабрьдә, 18 сәгатьтән Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге начальнигы Алексей Соколов гражданнарны чираттагы кабул итү үткәрә.

Халык белән шундый очрашулар даими була һәм бу бик уңайлы. Гражданнар үзләре дә аларны уңай бәялиләр. Төрле микрорайоннарда яшәүче кешеләр якында урнашкан хокук тәртибе саклау терәк пунктына килеп, бүлек начальнигының үзенә борчыган сорауларны бирә алалар. Практика күрсәткәнчә, алар аз түгел һәм хокук тәртибен саклауга, үзләренең һәм якыннарының иминлеген тәэмин итүгә, хокук бозуларны булдырмауга, кылган явызлык өчен җавап бирүгә кагылалар.
Бу юлы шәһәр үзәгендә - Бебель урамы, 114 адресы буенча урнашкан хокук саклау тәртибе терәк пунктына кереп җавап алырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев