«Музыка минем тормышым, минем күңелем»
Арина Солодова кулында флейта искиткеч матур җырлый. Үзенең алдагы тормышын кыз иҗат белән бәйләргә хыяллана.
Күптән түгел София Гобәйдуллина исемендәге Балалар сәнгать мәктәбендә флейта классы буена оркестр бүлегенең чыгарылыш укучысы, башкару осталыгы буенча балалар һәм яшүсмерләр конкурс-фестиваль лауреаты Арина Солодованың концерты булды.
Концерт программасында чит ил классиклары И.С. Бах, А.Ф. Реслер-Розетти, Г.Ф. Гендель, Ж.О. Демерссиман, Э. Меццакапо, замана композиторлары Н.Г. Җиһанов, В. М. Птушкин һәм башкаларның әсәрләре яңгырады. Тамашачылар Аринаның чыгышын җылы кабул иттеләр, игътибар белән тыңладылар. Флейтаның җанлы тавышы матурлык яратучы һәркем күңелендә зур кызыксыну уятты.
Музыка әсәрләре яңгыраганда тыңлаучылар уйлары белән Лейпциг, Лондон, Венеция, Франция, Америкада «булып кайттылар», Татарстанда, Башкортостанда, хәтта Украинада да «йөрделәр». Башкорт композиторы Нур Даутовның «Фатыйма» пьесасы тамашачыларда бик җылы хисләр уятты, көчле алкышларга күмелде. Мондый уңышка Арина Солодованы табигатьтән бирелгән сәләт кенә түгел, хезмәт сөючәнлек, үз максатына омтылу, үҗәтлеге, күпсанлы репетицияләр, педагог белән уртак эшчәнлеге дә китерде.
– Мин музыка белән шөгыльләнергә теләдем, әти-әнием мине хуплады. 1 сентябрьдә беренче кыңгыраудан соң без музыка мәктәбенә завуч янына бардык. Миңа ул вакытта 7яшь иде. Мин сынауны яхшы үттем, имтихан тапшырдым, флейта классын сайладым, – дип сөйли Арина.
Кечкенә кызчыкка укуны мәктәптә һәм музыка мәктәбендә бергә алып барырга – бер үк вакытта уку программасын үзләштерергә һәм флейтада уйнау серләренә төшенергә туры килә.
Әмма авырлыклар Аринаны туктатмый, аның тырышлыгы, үҗәтлеге үз нәтиҗәләрен бирә. Яшь музыкантның бармаклары торган саен флейта клавишаларында җитезрәк йөгерә башлый, озакламый ул инструментта беренче әсәрләрен дә башкара.
– Хәзергә кадәр үземнең беренче әсәрләремне, «Перепелочка», «Ой, лопнул обруч» әсәрләрен өйрәнүемне хәтерлим. Мин аларны блокфлейтада башкардым, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Озакламый зур сәхнәдә дебьют була.
– Беренче зур чыгышым «Камская мозаика» фестивалендә булды. Мин анда икенче сыйныфта укый идем, 9 яшь иде. Бу конкурста мин II дәрәҗәдәге лауреат булдым. Шатлыклы, илһамландыра һәм дәртләндерә торган вакыйга булды бу, – дип искә ала Арина.
Беренче уңышы булса да, соңгысы булмый бу. Хәзер Арина – халык ара, бөтенроссия, республика фестиваль ләре, музыка- теоретик олимпиадалар җиңүчесе.
– Музыка мәктәбендә 8 ел уку дәве рен дә төрле фестивальләрдә, конкурсларда, халыкара, республика, «Урсал тауда», «Камская мозаика», «Гордость России», «Твори! Участвуй! Побеждай!», «Страна поющего соловья», «100//лица» кебек бөтенроссия һәм башка конкурсларда катнаштым, – дип билгеләп үтә яшь музыкант.
Уңышка юл җиңелләрдән түгел, шуңа күрә ышанычсыз терәктән, якын кешеләрдән башка аңа ирешеп тә булмый. Аринаның уңышына әти-әнисе дә шактый өлеш кертә, алар аңа һәрвакыт ярдәм итәләр, зур сәхнәләрдә чыгышларын дулкынланып күзәтәләр, уңышын ихластан уртаклашалар.
Моңардан тыш, Арина укытучысы турында да яратып сөйли, Гөлшат Садыйкова аның чын остазына әверелгән.
– Уңышның төп сере дә укытучы белән укучы арасындагы бәйләнештән тора. Шунсыз булмый. Шушы еллар эчендә Гөлшат Зәйнулла кызы минем икенче әниемә әверелде. Без күп вакытлар бергә, өйдәгеләргә караганда да аның белән вакытны күп үткәрәмдер, –дип ассызыклый Арина.
– Син нинди музыканы яратып уйныйсың?
– Һәр музыканың үзенчәлеге бар, һәрберсе үзенчә күңел кылларын кузгата. Шулай да миңа күбрәк чиста, югары ноталардан торган, илһамландыручы, моңлы, инструменталь музыка ошый, –дип билгеләп үтә Арина. Музыка аның тормышында мөһим урын алып торуын, киләчәктә үзенең тормышын иҗат белән бәйләргә теләвен яшерми.
– Музыка – минем тормышым, минем күңелем. Мин кайчандыр музыка миңа ишекләрен ачар дип уйлый да алмый идем. Үз тормышымны иҗатның дулкынландыргыч, сихри дөньясы белән бәйләргә телим, – дип үз планнары белән уртаклаша ул.
Киләсе елга ул Казан музыка көллия тенә укырга керергә хыяллана.
Әлеге талант иясенең хыялы тормышка ашар дип ышанасы килә. Арина Солодованың концертындагы чыгышы, тамашачыларның алкышлары, сокланулары аның хыялының тормышка ашасына ышаныч бирә.
Озакламый безнең язма героена 15 яшь тула. Форсаттан файдаланып, Аринаны котлыйбыз, аңа иҗади уңышлар, укуында яхшы билгеләр һәм яңа үрләр телибез!
Тамашачыларның фикерләре
Булат Гайнуллин, Казан энергетика университеты студенты:
– Очраклы рәвештә генә Балалар сәнгать мәктәбендә булырга туры килде, тынлы оркестр тавышына игътибар иттем. Анда концерт алдыннан репетиция бара иде. Алып баручы игълан иткәч, залга искиткеч музыка яңгырады, ул минем күңелемне айкап салды... Флейта тавышы искиткеч!
Светлана Рябова, Чистай районы иҗтимагый совет әгъзасы, «БлагоДарю» автоном коммерцияви булмаган оешма җитәкчесе:
– Тынлы инструментларда уйнаучы музыкантларга ихластан сокланам. Катлаулы мелодияләрне дә шулай искиткеч башкарулары таң калдыра! Барлык музыкаль әсәрләр дә шундый чиста, чын күңелдән башкарылдылар. Флейтада ул зур осталык белән уйнады. Инструментның ягымлы тембры музыканы искиткеч, кабатланмас югарылыкка күтәрә. Аеруча татар композициясе сокландырды. Концерт искиткеч хисләр калдырды! Ихлас күңелебездән Аринаның педагогына, концерт аккомпаниаторына рәхмәтебезне белдерәбез.
София Кузнецова, Аринаның сыйныфташы:
– Мин элегрәк флейта шундый матур, яңгыравыклы аваз чыгара дип уйламый да идем. Әсәрләрне башкарганда музыкантка ничек һава җитә икән дип аптырыйм. Концерт бик ошады. Яңгыраган музыка бар күңелне кузгатты... Афәрин, Арина!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев