Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Муниципальара үзәкләр – көн тенденциясе

2011 елда сәламәтлек саклау учреждениеләре эшчәнлеге йомгакларына һәм 2012 елга бурычларга багышланган киңәшмә балалар һәм яшьләр иҗат йортында узды.

"Чистай үзәк район дәваханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең баш табибы Ф. Шиһапов хисап тотты. Узган ел йомгакларына анализ ясап, агымдагы елның өстенлекләрен билгеләп, проблемаларга да тукталды, иң мөһимнәре арасында - балалар дәваханәсен төзү зарурлыгы.
Киңәшмә эшендә катнашкан ТР сәламәтлек саклау министры А. Фәррахов халыкка медицина хезмәтләре күрсәтү тармагындагы заманча тенденцияләр турында сөйләде һәм шуларның берсе - муниципальара үзәкләр булдыру. Бу уңайдан чистайлыларның билгеле тәҗрибәсе бар һәм әлеге юнәлеш киләчәктә үсәчәк.
Агымдагы елның 1 июленнән сәламәтлек саклау учреждениеләре хезмәт өчен түләүнең тармак системасына күчәчәк, бу медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсен күтәрергә ярдәм итәчәк. Министр балалар дәваханәсе турындагы мәсьәлә игътибарга алынды һәм каралачак дип әйтте.
Муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов үз чыгышын медицина хезмәткәрләренә фидакарь хезмәтләре, кешеләргә риясыз хезмәт күрсәтүләре өчен рәхмәт сүзләреннән башлады. Ул шулай ук муниципаль районның социаль-икътисадый үсеш мәсьәләләренә, моношәһәрләргә ярдәм итү программасына кыскача тукталды, ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыковның шәһәрдә булган уңай үзгәрешләргә саллы өлеш кертүен ассызыклады. Илдус Тәлгать улы торак төзелешенең актив алып барылуын, медицина хезмәткәрләрен, педагогларны торак белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителәчәк дип билгеләп үтте. Виктор Смыков балалар дәваханәсен төзү кирәклеге мәсьәләсендә чистайлыларны хуплады, хатын-кызларны якынлашып килүче яз бәйрәме белән котлады, бүләкләр тапшырырга вәгъдә итте.
Киңәшмә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамоталары, муниципаль район башлыгының Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары, "Чистай үзәк район дәваханәсе" дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибының Мактау грамоталарын тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев