Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Муниципаль хезмәткәрләрне дисциплинар җаваплылыкка тарттылар

Ришвәтчелеккә каршы тору эшен координацияләү комиссиясе утырышын аның рәисе, район башлыгы Дмитрий Иванов үткәрде.

Анда комиссия әгъзалары һәм чыгыш ясаучылар, муниципаль хезмәткәрләр, җирле үзидарә органнарында һәм бюджет учреждениеләрендә ришвәтчел һәм башка хокук бозуларны кисәтү өчен җаваплы затлар видеоконференция режимында катнаштылар.

Көн тәртибе 4 пункттан торды. Мәсьәләләрнең берсе муниципаль бюджет учреждениеләрендә товарлар сатып алу, эш, хезмәт өлкәсенә кагылышлы иде. Районның финанс-бюджет палатасы рәисе Наталья Карманова үткәрелгән тикшерүләр барышында берничә хокук бозу очрагы ачыкланды, дип билгеләп үтте. Аларны җаваплы затлар якын арада бетерергә тиеш.

Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Новикова мәгариф учреждениеләрендә үткәрелә торган ришвәтчелеккә каршы караш формалаштыруга юнәлтелгән чараларны тормышка ашыру турында сөйләде.

Утырышта муниципаль хезмәткәрләрнең, муниципаль вазифаларны биләүче затларның хезмәт тәртибенә куелган таләпләрне үтәү һәм Чистай районы Советында мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу буенча комиссия эшчәнлеге турында да сөйләштеләр. Бу темага доклад белән район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов чыкты.

Киңәшмәдә катнашучыларны чираттагы тапкыр керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүмат бирүгә игътибарлырак карарга өндәделәр. Декларацияне тутырганда хәтта кечкенә генә хата да булырга тиеш түгел, дип билгеләп үтелде.

– Биш муниципаль хезмәткәрнең керемнәре турында дөрес булмаган мәгълүмат бирү очрагы ачыкланды. Моны алар махсус эшләмәгәннәрдер, әмма ничек кенә булмасын, бу кагыйдә бозу булып санала, әлеге җитәкчеләр дисциплинар җаваплылыкка тартылды.  Декларацияне тутырганда хатаның белә торып эшләнүе ачыкланган очракта, түрәләргә ышаныч югалу сәбәпле, эштән азат ителү куркынычы яный, – дип ассызыклады ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Алексей Ефимов.

Утырыш ахырында ул анда катнашучыларны 2021 елга Чистай районында ришвәтчелеккә каршы тору эшен координацияләү комиссиясенең эш планы белән таныштырды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев