Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Мөселман кызлары өчен мастер-класс үткәрелде

    Чистайда «Ягез әле, кызлар!» дигән яшь мөселман кызлары өчен клуб үзенең актив эшен дәвам итә.Безнең кызларыбыз актив эшчәнлек алып баралар, төрле өлкәләрдәге белгечләр белән очрашулар үткәрәләр, мастер-классларда катнашалар.

    Шулай, чираттагы очрашу Светлана Ситдыйковада булды. Әлеге мөселман кызы күп еллар дәвамында урын-җир кирәк-яраклары тегү белән шөгыльләнә. Аның җитәкчелегендә кызлар кисү һәм тегү нигезләренә төшенделәр, үз куллары белән кечкенә мендәрләр ясадылар.
    Әлбәттә, шундый мастер-класслар үткәрү үсеп килүче буын өчен мөһим. Чөнки яшь мөселман кызлары - булачак хәләл җефетләр, әниләр һәм «Ягез әле, кызлар!» клубы эше кысаларында үзләштерелгән күнекмәләр, Алла боерса, аларга файдалы булырлар.
    Әгәр сез яшь кыз һәм шундый ук яшь, дәртле, шат күңелле кызлар белән аралашырга телисез икән яки сезнең уртаклашыр шөгылегез булса, сезне безнең клуб әгъзалары арасында күрергә шат булачакбыз.
    Элемтә өчен телефон: 8-903-313-02-10 (мөселман кызлары берлеге җитәкчесе Лиана Шаязданова).
    «Чистай мөхтәсибәте» сайты материаллары буенча

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: