Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Мәрхәмәтлелек» социаль проектлары үз нәтиҗәләрен бирәләр

    ТР Дәүләт Советының киңәйтелгән утырышында Чистай районы «Мәрхәмәт - Милосердие» депутат хатын-кызлар берләшмәсенең эш тәҗрибәсен өйрәнделәр. Аның белән муниципаль район депутаты - Казан инновацион университетының Чистай филиалы директоры Ольга Добронравова җитәкчелек итә.

    Утырышта ул хатын-кыз исемен күтәрүче, аның хокукларын яклаучы хатын-кызлар оешмаларына ярдәм итү мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе эшчәнлеге турында без Ольга Владимировна­ның сөйләвен үтендек.
    - Чистай районында «Мәрхәмәт - Милосердие» депутат хатын-кызлар берләшмәсенең эше нәрсәдән башланды?
    - Республика Дәүләт Советында «Мәрхәмәт - Милосердие» депутат хатын-кызлар берләш­мә­се 2009 елда оештырылды. Ул гаиләгә, әти-әниләргә һәм балаларга ярдәм итү буенча зур эш алып бара. 2016 елда шундый берләшмә­ләр Татарстан Республикасының һәр районын­да булдырылды. Чистай районында бу берләшмәне мин җитәклим. Аңа районның алты депутат хатын-кызы керә.
    - Сез нинди хатын-кызлар оешмалары белән хезмәттәшлек итәсез?
    - Без шәһәрнең хатын-кызлар җәмәгать оешмалары белән актив хезмәттәшлек итәбез. Надежда Сергеева җитәкчелегендәге «Чис­тай хатын-кызлары» оешмасы, Зөһрә Гарифуллина җитәкләгән «Ак калфак» Татарстанның татар хатын-кызлары оешмасы бүлеге, шулай ук Лиана Шаязданова җитәкчелегендәге «Мөселман хатын-кызлары берлеге» оешмасы белән бердәм эш алып барабыз. Бергә без төрледән-төрле проектларны эшлибез һәм тормышка ашырабыз.
    - Хатын-кыз исемен күтәрү һәм аның хокукларын яклау буенча нинди эш алып барыла?
    - «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсе эшчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе булып хатын-кыз исемен күтәрү һәм аның хокукларын яклау буенча проектларны гамәлгә ашыручы хатын-кызлар оешмаларына ярдәм итү тора. 2016 елда безнең берләшмә хатын-кызлар оешмалары белән берлектә берничә проектны гамәлгә ашырды. Бердәм эш түбәндәге юнәлешләр буенча алып барылды: мөмкинлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче хатын-кызларга ярдәм итү; күп балалы гаиләләрдә рухи-әхлакый тәрбия; эшкә сәләтле яшьтән өлкәнрәк ялгыз хатын-кызларга ярдәм итү. Без күп балалы әниләр­гә, мөмкинлекләре чикләнгән ба­лалар тәрбияләүче һәм эшкә сәләтле яшьтән өлкәнрәк ялгыз хатын-кызларга ярдәм күрсәттек. Югарыда әйтеп үтелгән категорияләргә керүче хатын-кызларга ярдәм итү буенча билгеле тәҗрибә тупланды. Без юридик ярдәм күрсәтәбез, хокукый һәм индивидуаль консультацияләр, өйрәтү семинарлары, төрле акцияләр һәм «түгәрәк өстәл»ләр үткәрәбез, тематик чараларда һәм хәйрия акцияләрендә катнашабыз.
    - Инвалид балалар тәрбия­ләүче әниләргә ярдәм итү проекты турында сөйләгезче. Безнең районда андый гаиләләр күпме?
    - Муниципаль районда 2016 елның азагына мөмкинлекләре чикләнгән 272 бала һәм инвалид балалар тәрбияләүче 31 әни бар. Узган ел без «Елмаю бүләк ит» исемле проектны тормышка ашырдык. Аның ярдәмендә без мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче хатын-кызларга балаларының хыялларын тормышка ашырырга ярдәм иттек. Кемдер уенчыклар турында хыяллана һәм аларны алды, кемдер сабын күбеге шоусында булырга хыяллана, әмма сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән булу сәбәпле, моны тормышка ашыра алмый һәм аларга өйгә килеп шоу ясадылар. Берәүләргә циркка барырга ярдәм иттек, башкалар өчен өйдә армспорт буенча дөнья чемпионы белән очрашу оештырдык һәм күп кенә башка эшләр.
    - Үзенчәлекле балалар һәм аларның әниләре белән сез нинди чаралар үткәрәсез?
    - Сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән һәм инвалид булмаган балалар арасында социаль һәм шәхесара элемтә урнаштыру, социаль тулы канлылык хисен саклап калу гаять мөһим. Моны исәпкә алып, хатын-кызлар оешмалары белән берлектә бер­ни­чә чара үткәрдек: «Минем гаиләм - минем байлыгым» фотоконкурсы, «Әни күзләре белән бала» рәсемнәр конкурсы, «Әтием, әнием, мин - спорт сөюче гаилә» спорт чарасы һәм башкалар. «Мәрхәмәтлелек юлы буйлап», «Сезнең вак акчагыз гомерне саклап кала», «Игелек җимешләре», «Иганәче сувениры», «Шәфкатьлелек дөньяны коткара», «Башкалар хакына игелек кыл», «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» кебек уртак хәйрия акцияләре аерым игътибарга лаек. Инвалид балалар тәрбияләүче әниләр өчен түгәрәк өстәлләр һәм семинарлар үткәрүгә зур игътибар бирәбез.
    - «Гаилә бәхете» проекты турында сөйләгез әле.
    - Хатын-кызлар җәмәгать оешмалары белән берлектә гамәлгә ашырыла торган «Гаилә бәхете» проекты аерым игътибарга лаек. Муниципаль районда 756 күп балалы гаилә бар, анда 2423 бала тәрбияләнә. Күп балалы гаиләдә әнигә аерым роль йөкләнә. Күп балалы әнинең җәмгыятьтәге урынын исәпкә алып, әлеге проектны тормышка ашыру йөзеннән без төрле чаралар һәм хәйрия акцияләре үткәрдек. Чистай благочиниясенең «Игелекле гамәл» гаиләне, әниләрне һәм балаларны саклау бүлеге зур ярдәм күрсәтте. Аның җитәкчесе протоиерей Андрей Рыбочкин һәм координаторы Светлана Рябова күп балалы һәм тулы булмаган гаиләләргә даими рәвештә хәйрия ярдәме күрсәтәләр.
    - Аз керемле гаиләләргә нинди ярдәм күрсәтелә?
    - Авыр тормыш хәлендә калган гаиләләр өчен кием-салым, уенчыклар һәм ашамлыклар җыю башкарыла. Бу юнәлештә Чис­тай благочиниясенең «Игелекле гамәл» бүлеге тарафыннан зур эш алып барыла. 2016 елда алар өч баланы, шуларның берсе инвалид, ялгыз тәрбияләүче хатын-кызга ике бүлмәле фатирны ремонтларга булышып кына калмыйча, аны җиһазландырырга да ярдәм иттеләр. Булдырь авыл җирлегендә булачак әниләр һәм хуҗабикәләр тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Проект кысаларында кул эшләре буенча мастер-класслар үткәрелде. Кызларның, әниләрнең, хатын-кызларның тышкы кыяфәте дә зур әһәмияткә ия. Матурлык салоны белгечләре кызлар өчен генә түгел, ә аларның әниләре өчен дә битне карап тәрбияләү буенча мастер-класс үткәрделәр.
    - Сезнең өченче проектыгыз эшкә сәләтле яшьтән өлкәнрәк ялгыз хатын-кызлар белән бәйле. Ни өчен сез нәкъ менә халыкның шушы категориясенә игътибар юнәлттегез?
    - Узган ел без ялгыз хатын-кызларның шушы категориясенә игътибар юнәлттек һәм «Ак калфак» ТР татар хатын-кызлары җәмәгать оешмасының Чистай бүлеге инициативасы буенча яңа проектны тормышка ашыруга керештек. Проектның исемен озак уйладык - «Ялгызлык турында оныт», «Мин ялгыз түгел», әмма барлык исемнәр дә шушы аудиторияне ялгызлыкның котылгысыз булуы алдына куйдылар. Проектның максаты шундый хатын-кызларга кызыксынулар буенча төрле клубларга җәлеп итү аша социаль аралашу мохите булдырырга ярдәм итү булганлыктан, исеме дә үзеннән үзе барлыкка килде - «Дөнья бизәкләре».
    Без хатын-кызларны төрле түгәрәкләргә, театр студияләренә, вокал ансамбльләренә җәлеп иттек, анда аларга аралашып кына калмыйча, үз тәҗрибәләрен үсеп килүче буынга тапшыру мөмкинлеге дә туды.
    - Безнең газета укучыларыбыз арасында сезнең проектларда катнашырга, мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүчеләр булса, аларга кая мөрәҗәгать итәргә?
    -Барлык теләүчеләр «Чистай хатын-кызлары», «Ак калфак», «Мөселман хатын-кызлары» хатын-кызлар җәмәгать оешмаларына, шулай ук муниципаль район Советына Бебель урамы, 129 адресы буенча һәм миңа - «Мәрхәмәт - Милосердие» депутат хатын-кызлар берләшмәсе җитәкчесе Ольга Добронравовага 8(84342) 4-04-11 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.
    Без Чистай районы «Мәрхәмәт - Милосердие» берләшмәсенең эш тәҗрибәсе Татарстан Республикасында хатын-кыз исемен һәм аның хокукларын яклау буенча проектларны тормышка ашыру тупланмасын тулыландырыр дип ышанабыз.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: